Туган көнең белән!

Тарханова Гүзәлия 22 ноябрь, 2011 - 19:46

Туган көнең беләнБүген 22 нче ноябрь – кызым Гөлназның туган көне. Еллар, еллар... Бер-бер артлы узганнар да узганнар, ә мин сизми дә калганмын. Бантик тагып, бакчага йөргән Гөлназым кай арада зур кыз булып үсеп җиткән дә кай арада минем иң беренче ярдәмчемә, ышанычлы таянычыма әйләнгән. Уйласаң исең китәрлек. Бүген минем иң шатлыклы көнем. Без исән-сау, рәхәтләнеп бергә яшибез. Кызым, мин сине бәйрәмең белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, дөньяның иң зур рәхәтлекләрен, бәхет-шатлыкларын телим. Иртәләрең – кояшлы, көннәрең сөенечле булсын. Тормышыңда әти-әниеңнең, сөйгән ярың һәм туганнарыңның зур таянычын тоеп яшә. Бәхетле бул, кызым.

Туган көнең белән

VK фикерләре

Фикерләр

matur исемле кулланучы сурәте

Рәхмәт, әнием! Үзең дә бәхетле бул, озак яшә!