Һәр укытучы да Яңа уку елына ниндидер өметләр баглый, үз алдына максатлар куя, эшеннән тәм табып, канәгатьлек хисләре кичереп яшәргә хыяллана. Бу - табигый хәл. Кеше шатлык һәм бәхет эчендә яшәргә тиеш.
Коллегалар, сезгә әнә шундый сөенечле тормыш телим. Көтелгән һәм көтелмәгән шатлыкларыгыз (сюрприз) күп булсын. Үз-үзегезне яратып һәм хөрмәт иттереп яшәгез. Гаиләгезнең, балаларыгызның таянычын тоеп гомер итегез.