Казан зоопаркына сәяхәт

Тарханова Гүзәлия 28 август, 2011 - 19:04

Казан зоопаркына сәяхәт26 нчы июнь көнне Булат оныгым белән зоопаркка барып кайтырга уйладым, исәбем аны зоопарктагы җәнлекләр, үсемлекләр дөньясы белән таныштыру иде. 1965 нче елда, 5 нче сыйныфны бетергәч, бер төркем мәктәп укучылары белән мин дә Казанга барган идем. Ул чакта зоопаркта нинди хайваннар, үсемлекләр каравым бүген дә хәтеремдә, тик... Тик бүген ул чактагы зоопаркның исеме генә калган булуын күрдем, флора (үсемлекләр дөньясы) бераз баеса да, ул чордагы кечкенә генә пальмалар зур агачларга әйләнгән булса да, хайваннар дөньсының төре яртылаш кимегән икән ләбаса. Фил дә, хәтта бүреләр юк бүген анда. Жирафлар, кыргый атлар, газельләр семьялыгына кергән күп кенә хайваннар да күренмәде. Маймылларның эре токымлылары – шимпанзе, горилла кебекләре дә юк биредә. Гомумән, зоопарк күпкә ярлыланган.

Мин дә сезнең кебек уйлыйм: хайваннар иректә яшәргә тиеш. Шулай да бала-чагаларыбыз кечкенәдән үк аларны күреп-белеп үсә икән, һәр токымнан берәр пар тотудан зур зыян булмастыр, мөгаен. Бүген зоопаркларыбызның ярлы булуы моңа мөмкинлек бирми икән шул. Нишлисең, кешене тук яшәтү дә авырайган бу чорда зоопаркларыбызның хуҗаларын гаепләү дә дөрес булмас иде. Шунысы сөендерде: зоопарк территориясе чиста иде.

Без хайваннар, рептилийлар, үсемлекләр, кошлар дөньсына караган аерым экземплярларның фотосурәтләрен ясадык. Сез дә балаларыгыз, укучыларыгыз белән аларга карап сөенерсез дип уйлыйм.

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Без дә быел июль уртасында балалар белән белән Казанга килгәч зоопаркта булдык, Гүзәлия апа. Минем дә бала чактагы хатирәләр гел матур гына булып калган аның турында. Без барлык җан ияләре ашатылган, инде ял иткән вакытка туры килдек. Көн кызуыннан качкан байтагын хәтта күреп тә булмады. Маймылларны гомумән күрә алмадык. Ике катлы рәшәткә артыннан күрү авыррак икән кояш нурында. Шуңа күрә вакытын белеп, иркенләп килергә кирәктер бирегә. Фотоларыгыз әйбәт чыккан. Без төшергән фотолар мондый дәрәҗәдә сыйфатлы булмады. Универсиадага кадәр Казан зоопаркы башка җиргә күчәчәк дип ишеткән идем, бу турыда мәгълүматыгыз юкмы?

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Без барганда да бик эссе көн иде. Ак аю җенләнеп йөри иде, кызуга түзә алмагандыр, күрәсең. Аның каравы үсемлекләр янында һәм террариумда иркенләп йөрергә була иде. 

Зоопаркның хәерче икәнлеге күзгә ташланып тора шул. Хайваннар, кошлар кызганыч.

Зоопаркның күчүе турында монда язылган.