Белемне тикшерүме әллә укучының сәламәтлеген бетерүме?

Тарханова Гүзәлия 28 май, 2011 - 13:31

Белемне тикшерүме әллә укучының сәламәтлеген бетерүме?ЕГЭ турында сөйләгәндә, күпләр аны белем тикшерү чарасы булудан бигрәк, укучының сәламәтлегенә зыян китерүнең бер юлы диебрәк саныйлар. Мин үзем дә шулайрак уйлыйм. Чит илләрдә, шул исәптән АКШта да, аның уңышсыз булуын таныдылар. Безнең илдә дә тора-бара бетәчәк ул, ләкин аңа кадәр ул ЕГЭнең никадәр балага зыян салачагы хөкүмәт башындагыларны уйландыра башлаганчы, күпме вакыт үтәсе билгесез.

Имтиханнан бала шактый стресс ала. 26 нчы майда 9 нчы сыйныфларда имтихан булды. Шунда бер кыз баланың газаплануы турында әйтеп китәсем килә. Имтиханны оештыручы укытучы медсестраны чакырырга кушкач аптырашта калдым. Тиз генә ярдәм чакырдым. Баксаң, бу кыз баланың кан басымы төшкән икән, эче дә (анысы стресстан булырга мөмкин) бик каты авырта булып чыкты: бөгелеп төшкән. Имтиханнан кайтып китәсе килми үзенең, югыйсә резерв көн дә бар. Бала белә: кабат имтиханга рөхсәт алганчы, поликлиника юлын таптарга туры киләчәк аңа. Шәфкатьтуташы бераздан аны кабат тикшерде. Кызның кан басымы тагын да төшкән икәнлеге билгеле булды. Кофеин кададылар, чәй эчерттеләр. Белмим, бу бала эшен ничек эшләп бетергәндер, әмма аның кебек сәламәтлекләре бик яхшыдан булмаган меңәрләрнең (имтиханның ил буенча баруын искә алсаң, аннан да күбрәк җыеладыр, мөгаен) тагын да зыян алуы көн кебек ачык иде. Мин әле бер генә очракны сөйләдем.

Элеккеге имтиханнар бәйрәм сыманрак үтә иде. Бала үзе өйрәнергә тиешле 25 билетны әзерләп килә. Барыбер нәрсә дә булса белә инде ул. Онытып җибәргән очракта укытучы өстәмә билет алырга кушачак. Имтихан көнне үк билгесен белеп кайтып китә иде бала.

Бүген нәрсә күрәбез. Имтиханда интегүе генә җитмәгән (монда сиңа берәү дә әйтеп җибәрә алмый, син ялгызың бер утрауда сыман, һәркемнең үз кайгысы), эшенең нәтиҗәсен көтеп күпме тилмерәчәк әле ул. Үз балалары яисә оныклары укымаганнар, бәлки, моны аңлап та бетермәсләр, буяуны артык куертасыз, дип гаепләргә дә мөмкиннәр. Мондыйларга җавап итеп, тагын берничә мисал китерәм. Быел 4 нче сыйныфлар уку елы барышында ЕГЭ формасындагы эшләр башкардылар. Бу алар өчен үзенә күрә булачак ЕГЭларга әзерләнә башлау кебек нәрсә генә булса да, оныгымның борчылуын күреп, үзем дә йокыдан калдым. 8 нче сыйныфта бик яхшы укыган бер кызның әнисе белән сөйләшеп торам.  Кызының бик тә борчылуы (имтиханнарга әле күпме вакыт бар!) турында сөйли бу, хәтта аныңда,сыйныфташларыныңда 9 нчы бетергәч укуларын дәвам итәселәре килмәвен әйтә.

ЕГЭ укучы белемен тикшерүнең бердәнбер формасы булырга тиеш түгел. Теләгәннәр ЕГЭ бирсеннәр, теләмәгәннәргә башка төрле, мәсәлән, билетлар буенча әзерләнү мөмкинлеген бирсеннәр иде. Хәер, алай булган очракта беренчесен бирергә теләүчеләр булыр идеме икән? ЕГЭ биргәндә акыллы һәм уйлап эш итүче балалар күбрәк борчыла. Белмәгән бала ул кадәр кайгырмый да, чөнки ул тормышка остарак яраклашан була: барыбер җаен таба. Былтыргы имтихан нәтиҗәләрен карыйк. Материалны “3” ледән артыкка белмәүчеләрнең байтагы яхшы билгеләренә бирде. Сүз дә юк, бу яхшы. Тик төбенә төшеп карасаң, менә нәрсәләр ачыклана. Кайберләрен күреп сөйләшкәнем булды. Аларның күбесе җавапны билгеләүче “Х” тамгасын очраклы гына, ягъни төгәл җавапны белмичә, теләсә кайсы вариантны билгеләп чыкканнар һәм, бәхетләренә каршы, бу җавап туры килгән. Менә, имтихан – карта уены белән бер, дигән сүз дөрес түгел дип әйтеп кара инде моннан соң! Күчерү мөмкинлеге дә җитәрлек. Бер телефонын имтихан алучыга тапшырса да, аның икенчесе, өченчесе була икән лабаса. Күчерүнең төрле юлларын күршедә яшәүче малайдан сораштырганым булды. Мәктәпне былтыр бетереп, институтта укып йөри ул хәзер. Аннан ишеткәннәремне сезгә җиткерәм. Сорауларны телефонга төшереп ала идек тә (без, укытучылар, бик тә беркатлы икәнбез, дип уйлап куйганым хәтердә) тиешле кешегә җибәрә идек. Бераздан туалетка чыгарга сорыйсың. Имтиханны оештыручыларның чыгармаска хаклары юк. Дөрес, озата барып, ишек төбендә саклап торалар алар. Түземсезрәкләре, вакыт җитте, дип, ишек тә шакыйлар, ләкин синең яныңа бәреп керә алмый бит ул. Ярый әле күзәтү камералары куярга мәктәпләрнең акчасы юк, шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә килгән җавапны карап чыга аласың. Башка юллары да бар икән, тик барысын да сөйләп бетерәсе килмәде күршемнең. Укырга кергәндә имтихан нәтиҗәләреңә генә карап алдылармы соң, дип сорагач, турысын гына әйтмәде, көлеп кенә куйды. Үзем дә төпченмәдем, әле укыйсы бар аның, ник уңайсыз хәлдә калдырырга кешене. Барысы да болай да билгеле бит инде. Сүз дә юк, башкаларга сабак булсын өчен, кайбер имтиханнардан куып чыгару очраклары булырга мөмкин, тик бу гына гомуми картинаны бозмый. Шунысы эчне пошыра: кайсы чиновник ни эшләргә тели, шуны тормышка ашыра ала безнең илдә. Халыктан сорап тору, кеше фикере белән исәпләшү юк, җәмәгатьчелек әллә бар, әллә юк. Ата-аналарның бөтенесе дә каршы моңа. Интервью алган булып, урамда йөрүчеләрдән сорашу үткәргән булалар кайчак, баласы бармы ул кешенең, юкмы, берәү дә кызыксынмый. Уңай җавап бик сирәк ишетелә, анда да ул кешенең алдан әзерләнгән персона (руслар аны “подсадная утка” дип йөртәләр) булуы мөмкинлеген онытмаска кирәк.

Башка укытучылар бу турыда ничегрәк фикер йөртәләр икән? Шуны беләсе иде.

VK фикерләре

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Мәскәү көннәрне бүлеп бетергәннән соң, туган телебезгә ял көне генә калган...