9 нчы май - Җиңү бәйрәме - сугыш кырында ятып калган миллионнарча совет солдатына, тылда хезмәт иткән һәм җиңүне якынайтуда изге өлешләрен керткән кешеләргә һәйкәл булып тора. Барчабызның да әби-бабалары я абый-апалары яу кырында башларын салганнар, меңәрләгән хатын-кызлар тол калып, балаларын үзләре генә аякка бастырганнар. Мондый сугыш беркайчан да кабатланмасын, кан-яшь түгелмәсен иде. Балаларыбызны үзебезгә исән-сау үстерергә язсын.
Барыгызны да Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Исәнлек-саулык, тыныч тормыш һәм сәламәтлек телим.