Сезгә бүләк!

Тарханова Гүзәлия 21 ноябрь, 2010 - 16:57

Хөрмәтле кулланучыларыбыз!

Сезгә чын күңелебездән яңартылган сайтны тәкъдим итәбез. Ул киләчәктә үз эшен ике алфавит (кирилл һәм латин) нигезендә дәвам итәчәк.

Сайтның алфавитын алыштыру өчен, өстә сулда тиешле сылтамага басыгыз (якын арада әлеге сылтамалар уңайлы график элементлар белән алыштырылачаклар һәм уңайлы урында урнашачаклар). Алфавитны алыштыргач, интерфейс та, андагы барлык мәгълүмат та сез сайлаган алфавит нигезендә ачылачак.

Сайтта ресурсларның күп һәм күләмле булуы сәбәпле, әлегә барлык ресурслар да латин алфавитына күчерелмәгән, бу эш дәвам итә һәм якын арада төгәлләнәчәк.
 

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Бик зур эш башкаргансыз, Гүзәлия апа. Сайтыгызның кулланучылары тагын да артыр, Алла боерса. Фикер язучылар да күбәйсен иде.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Рәхмәт, Гөлназ. Синең кебекләр, ягъни тырыш һәм игътибарлы укытучылар күбрәк булса, әлбәттә, бик яхшы булыр иде. Файдалану өчен бирелгән материаллар бушка бит, югыйсә. Керәсе дә аласы гына. Тагын бер кат рәхмәт сиңа игътибарың өчен.