“Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы

“Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы
Тарханова Гүзәлия 6 апрель, 2009 - 15:38

Бик борынгы чорда барлыкка килгән риторика фәненең бер тармагы – стилистика – ХХ гасыр башларында мөстәкыйль фән буларак формалашып җитте. Кешене сөйләм теленең нинди булуы, нәрсә турында һәм ничек сөйләве һәрвакыт кызыксындырган.

Нәкъ менә стилистика фәне сөйләмне дөрес оештыру юлларын, фикерне иң дөрес һәм кирәкле сүзләр ярдәмендә әйтеп бирү ысулларын, ягъни сөйләм-фикерләү культурасының төп нигезләрен өйрәнә.

“Татар теленең стилистикасы” электив курс программасы гуманитар профиль юнәлешендә эшләүче гомуми белем бирү мәктәпләре өчен тәкъдим ителә.

Электив курсның актуальлеге:

Урта мәктәптә “Татар теле һәм әдәбияты программасы”нда стилистикага өлешчә урын бирелә. 11нче сыйныфта укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стильләрнең үзенчәлекләре турында 2-3 сәгать дәвамында танышып китсәләр дә, мәктәп программасында стилистика буенча тулы белем бирү каралмаган. Бу фәнгә кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү, фәнни яктан анализлау, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү электив курсның нигезендә ята.
 

VK фикерләре