Кадерле кулланучылар! Сайтыбыз 10 нчы ноябрь көнне вакытлыча ялга китә.
"Сезгә сайтның латин версиясе булуы кирәкме?" исемле сораштыру шуны күрсәтте: кулланучыларның 60 проценты сайтта латин версиясенең булуына уңай карый. Шуңа күрә сайтыбыз тиздән (ягъни 21 нче ноябрьдән) татар һәм латин графикасында эшли башлаячак.
Бүгенге көннән башлап сораштыруда бүтән катнашып булмый.
мин ясаган әйләндергечне куллану мөмкинлеге бар
ачып карагыз әле:
шунысы начар: текст каршында аңлатма, кисәтү, реклама белән тәрәзә тора , әмма аны ябып куеп була, әмма ул яңа биткә күчкән саен тагы чыга.
рәхмәт.
бу әйләндергечкә теләсә-кайсы сайттагы теләсә-кайсы биттән гади генә
ачышыгыз уникаль дигән сүзегез ошап бетмәде , әмма чынлап та бу әйләндергеч программасында миңа да, башка кемгәдер дә ачыш булып тоела ала торган гади генә ысуллар бар... ачыш диеп тә атарга була инде, әмма әллә ничек оялта, гади нәрсәләр инде ул. һәм "уникаль" дигәне белән дә килешмим, чөнки сервер ягында әйләндергеч булмас сайтында булган иде, төгәл белмим, бәлки хәзер дә бардыр... хәзер эзләп карыйм әле... ә менә таптым, әмма ул хәзер эшләми, бу сайтның адресы мондый булыр иде: