Укытучылар бәйрәме

Тарханова Гүзәлия 5 октябрь, 2010 - 19:07

Хөрмәтле коллегалар!

Барыгызны да олы бәйрәмебез - укытучылар көне белән котлыйм. Ходай сезгә нык сәламәтлек, зур сабырлык бирсен. Хезмәт юлыгызда игелекле балалар, акыллы җитәкчеләр, тыйнак ата-аналар юлдаш булсын.

Беркайчан да үткәнне уйлап кайгырмагыз, киләчәккә карап, бүгенге көндә рәхәтләнеп, шатланып яшәгез.

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Рәхмәт, Гүзәлия апа. Сезне дә Аллаһыбыз үзенең ризалыгыннан ташламасын!