Яңартылган сайтка рәхим итегез!

Тарханова Гүзәлия 8 июль, 2010 - 20:55

Кадерле сайт кулланучылары!

Менә платформаны яңарту һәм дизайнны үзгәртү эшләре тәмамланды да. Сезне яңартылган сайтымда күрергә мин бик шат! Сайт структурасы турында берничә сүз әйтәсем килә.

Хәзер блоклар ике яклап түгел, ә сул якта гына урнашкан. Алар түбәндәге тәртиптә күрсәтелә: “Навигация”, сайтка керү блогы (кунаклар өчен), “Соңгы материаллар”, “Соңгы сораштыру”, “Күз салыгыз”, “Соңгы фикерләр”, “Хәзер сайтта”, “Кулланучылар географиясе”.

Сайттан кызыксындырган мәгълүмат эзләү өчен, “Навигация” блогы өстендәге документ һәм лупа рәсеменә чирттерегез. Эзләү формасына күчү сылтамасын навигация блогында да таба аласыз.

“Сайт баннеры” дигән язмага (сайт башламы рәсемендә, уңда аста) баскач, сез баннер коды язылган биткә күчәрсез.
Сораштырулар бите яхшыртылды. Хәзер анда барлык сораштырулар нәтиҗәләрен күрергә була.

“Дусларым” рәсеме (аста сулда) шул ук исемле биткә илтә.

Өске меню да үзгәрешсез калмады. “Шәхси мәгълүмат” пунктын сайлап алгач, “Биография” яисә “Тәҗрибә” бүлекләренә күчәргә мөмкин. Пункт үзе килешү буенча “Биография” бүлегенә илтә.

Киләчәктә яңа мөмкинлекләр һәм үзгәрешләр кертү күздә тотыла.
 

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Яңартылган сайтыгыз бигрәк матур, күз тимәсен, Гүзәлия апа. Фикер өстәү формасы да үзгәргән. Яңа мөмкинлекләр өстәлгән. Яза башлаганда фонының яшел үлән рәвешендә булуы гына бераз комачаулый, хәрефләрне күрергә уңайсызрак.. Сайтыгыз кунакларының активрак булуын телисе генә кала.  Форум төймәсе теркәлмәгән кулланучыларга күренмиме әллә, игътибар итмичә калганмын. Аның төп бүлекләр рәтендә булуы әйбәтрәк кебек иде. Гомумән алганда, минем үземә сайтыгыз бик ошый. Материалларыгыз бик уйланып, зур көч куеп эшләнгән, бик эчтәлекле. Яңа эшләрегезнең берсен дә калдырмыйча укып барам, барысына да үз мөнәсәбәтемне белдерергә вакыт кына җитеп бетми, ачуланмагыз инде, ашыгыч бит дөньясы. Безгә Сездән өйрәнәсе дә, өйрәнәсе генә әле. Рәхмәт, Гүзәлия апа, рәхмәт, matur! Уңышлар, сәламәтлек, яңадан-яңа идеяләр телим сезгә!

Инде кертелгән текстны редакцияләү мөмкинлеге дә барлыкка килгән икән. Монысы аеруча яхшы. Темага, ни өчендер, "яңа" сүзе ябышып калды, һич үзгәртеп булмый

matur исемле кулланучы сурәте

Рәхмәт, Гөлназ! Җылы сүзләрегез җанга май булып ята. Киңәшләрегез өчен дә рәхмәт. Әйе, яшел чирәм көтелмәгән җирдә килеп чыкты, ул монда бөтенләй күренмәскә тиеш иде, ансын хәл итәргә исәп. Форум төймәсенә килгәндә, аңа урын җитеп бетмәде. Уйлап бетерәсе бар. Бу турыда файдалы фикерегез бардыр, бәлки? Форумның үзенә үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Эшлисе әйберләр күп әле.

"Темага, ни өчендер, "яңа" сүзе ябышып калды, һич үзгәртеп булмый" - чөнки фикерегез яңа. Соңыннан бу сүз күренми, фикер темасы гына кала.

Әнием әлегә үзе дә җавап бирә алмый, вакыты җитеп бетми. Сезгә бер дә ачуланмыйбыз, рәхмәт сүзе дә бик шатландыра! Сезнең кебек сайтта фикер калдыручы кулланучылар күбрәк булсын иде.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Гүзәлия апа, әле сайтыгыз яңартылгач, Сезнең сайтның кунагы булырга насыйп булмаган иде, искиткеч матур һәм эчтәлекле булып чыккан. Афәрин, булдыргансыз. Сезнең осталыктан ак көнләшү белән көнләшәм мин.

http://raushania.ucoz.ru

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Рәхмәт, Раушания!

Үзебезнең театр һәм милләт язмышына багышланган публицистик язмаларга игътибар итсәгез иде.