8 март бәйрәме

Тарханова Гүзәлия 7 март, 2010 - 20:09

Хөрмәтле һәм затлы коллегаларым!

Язның бу көне һәрберегезгә матур елмаюлар һәм бик күп күңелле минутлар бүләк итсен. Бар дөньягыз илаһи матурлык, яктылык, җылылык белән тулсын. Хыялларыгыз тормышка ашсын һәм сезгә гомер буе Өмет, Ышаныч һәм Мәхәббәт юлдаш булсын!

Гүзәлия Инсаф кызы

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Гүзәлия ханым! Сезне дә бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм!

Һәр бәйрәмнең үз рухы, үз традицияләре бар. Шулар арасында 8 Март йөрәкләрне эретерлек назлы, яз җиле кебек йомшак, әниләр күңеле кебек җылы бәйрәм булуы белән аерылып тора. Тынгысыз олы йөрәгегез, матур эшләрегез, иркен күңелегез, һәрнәрсәгә үз карашыгыз булу Сезгә карата бары тик зур хөрмәт, тирән ихтирам һәм олылау хисләре генә уята. Һәрчак шулай ягымлы, сөйкемле, көләч йөзле булып калыгыз. Сәламәт булып, балаларыгызның игелеген, коллегаларыгызның ихтирамын, дусларыгызның игътибарын тоеп яшәргә язсын Сезгә.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Сез һәрвакыт игътибарлы булдыгыз. Сезгә дә гел яхшы кешеләр белән генә аралашырга язсын.

Хәлләрегез ничек? Нинди планнар белән яшисез?