Мөхәммәдьярның “Нуры содур” поэмасын анализлау

Тарханова Гүзәлия 24 гыйнвар, 2010 - 18:27
Ресурс турында: 

Республика олимпиадасына хәзерләнү өчен материал (шул исемдәге дәрестән фрагмент).

“Нуры содур” поэмасын шагыйрь 1542 елда Казан ханы Сәхибгәрәйгә (1521-1524 елларда идарә иткән) багышлап язган. Кереш өлешендә ул, бу ханны хөрмәтләп, аның акыллы һәм гадел хан булуы турында әйтә.

Олуг солтан бөек Сахибгәрәй хан.
Пәйгамбәрлек белән ул хан ибне хан.

Мөхәммәдьяр туры сүзле кеше булган, шуңа күрә аның бу сүзләре һич тә ханга ярарга тырышу була алмый. Ул ханның теләкләре изге булуын белә. Чыннан да, бу хан Казан ханлыгын ныгытырга, Мәскәү йогынтысыннан арындырырга теләгән. Сәхибгәрәй кебек гадел хөкемдарлар булганда, капма-каршы яклар да тату яшәячәк, ягъни “бүре белән сарык бергә су эчәр, үрдәк белән карчыга бергә очар”.

Кереш өлешендә шулай ук шагыйрь үзенең догачы Мәхмүд улы Мөхәммәдьяр булуын хәбәр итә. Биредә шулай ук поэманың һәр бабында (бүлегендә) нинди әхлакый мәсьәләләр хакында сөйләячәген әйтеп уза.

Бу поэмада да кешедә рухи кыйммәтләр тәрбияләү беренче урында тора. Алар һәрберсе аерым бабларда чагылыш тапкан. “Нуры содур”да мондый баблар унау.

Беренче бабта шагыйрь гаделлекнең, игелекле булуның зур әһәмиятен күрсәтә. Бигрәк тә патшаларның гадел булуы халыкка ирек китерә, ил төзек була. Гаделлекне Аллаһы Тәгалә дә сөя, шуңа күрә бер сәгать гаделлек кылу алтмыш ел гыйбәдәт кылуга тиң булуына ышандыра шагыйрь.

Гаделлек белән золым да янәшә яши алмый. Золым хәтта дәүләтне дә юк итәргә сәләтле.
 

Беркетелгән файлКүләме
Мөхәммәдьярның “Нуры содур” поэмасын анализлау [1090]39.5 КБ

VK фикерләре