Котлаулар мәйданы

Яңа ел белән!

 Хөрмәтле коллегалар, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез һәм сайтны кулланучылар!

Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйм. Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен. Хыялларыгызның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын!

Сезгә иң изге теләкләр белән Гүзәлия Инсаф кызы

 

VK фикерләре

Фикерләр

matur исемле кулланучы сурәте

Бу теләкләргә мин дә кушылам! Яңа ел яңа уңышлар, бәхетле көннәр һәм матур вакыйгалар алып килсен! Бәйрәм белән сезне, дуслар!

 P.S. Монда сез дә үзегез теләгән кешеләргә теләкләрегезне калдыра аласыз! Кушылыгыз!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Иң беренче чиратта мин tarkhanova.ru сайтына, аның авторларына яңа 2010 ел теләкләрен белдерәм. Яңа ел сезнең өчен уңышлы булсын, укучыларыгызны яңа хезмәтләрегез белән сөендереп торыгыз. Конкурста беренче урын  алгансыз, сайтыгыз моңа лаек дип табам. Киләчәктә дә маркагызны төшермәгез, татар халкыбыз өчен үрнәк булыгыз, башка татар теле укытучылары да сездән үрнәк алып интернет челтәрендә үзләренең тырыш хезмәт җимешләрен урнаштыра башласыннар иде.

Дуслар! Сайтка кергән кунаклар! Татар телен укыту серләре белән кызыксынучы һәркем! Сезне Яңа ел белән котлыйм! Ак Барслы Татарстан Тигр елында яңа үрләр яуласын, барчабызга да сәламәтлек, иҗади уңышлар телим!

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Теләкләрегез өчен рәхмәт! Амин, шулай булсын.