"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясен бирү" темасына доклад

Тарханова Гүзәлия 12 октябрь, 2009 - 21:07

Сайт кулланучылары игътибарына!

Балалар бакчаларында аттестация үтүче тәрбиячеләргә файдалы ресурс буларак, Казан шәһәре Идел буе районы 163 нче номерлы балалар бакчасының беренче категорияле тәрбиячесе Сибгатуллина К.И. әзерләгән докладны тәкъдим итәсем килә. Әлеге доклад Гофман Галина Александровнаның "Трудовое воспитание детей младшего дошкольного возраста в детском саду и в семье" мәкаләсенә нигезләнеп әзерләнде (http://festival.1september.ru/articles/521162/).


Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясен бирү

В.А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан салынган сәләтен ача ала. Аны хезмәткә күнектергәндә һәм хезмәт итәргә әзерләгәндә бер нәрсәне онытмаска кирәк: баланың җәмгыятькә нинди файда китерәчәклеге турында гына түгел, ә хезмәт аның үзенә дә нәрсә бирә алачаклыгы турында уйларга кирәк. Һәр бала да нәрсәгәдер сәләтле. Аны бары тик күрә һәм ача белергә генә кирәк. Баланың сәләте, таланты хезмәт эшчәнлеге шартларында гына үсә ала.

Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. А.С.Макаренко әйтүенчә, хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.

Без, тәрбиячеләр, моны яхшы беләбез, шуңа күрә үзебезнең балалар бакчасында моңа бик нык әһәмият бирәбез. ...
 

VK фикерләре