Сыйныф җитәкчеләре өчен кызыклы мәгълүмат

Саннар
Тарханова Гүзәлия 17 ноябрь, 2014 - 20:56

Хөрмәтле коллегалар. Быел Абхазиянең Новый Афон, Гагра шәһәрләрендә ял итәргә туры килде. Ул турыда мәкалә язарга җыенам, анысы соңрак булыр. Форсаттан файдаланып, сайтта бер мәгълүмат урнаштырырга булдым. Миңа аны Гаграның бер математика укытучысы бирде, шуларда торган идек.

Сыйныф җитәкчеләре өчен кызыклы мәгълүмат

Кечкенәдән үк кызыксынсам да, мин нольләре күп булган саннарның язылышын моңарчы белеп бетерми идем. Күптән түгел бер материалга тап булдым. Бу укучыларга да кызык булыр дип уйлыйм. Бу зур саннар белән астрономнар һәм фәнни-тикшеренү институты математиклары гына эшли. Мин сезгә Россиядә кулланыла торган Америка системасы буенча языла торган (инглиз системасы да бар) саннарны тәкъдим итәм.

Миллион – 1 000 000 – алты нольле сан

Миллиард – 1 000 000 000 – тугыз нольле

Биллион – 12 нольле

Биллиард – 15 нольле

Триллион – 18 нольле

Триллиард – 21 нольле

Квадриллион – 24 нольле

Квадриллиард – 27 нольле

Квинтиллион – 30 нольле

Квинтиллиард – 33 нольле

Секстиллион – 36 нольле

Секстиллиард – 39 нольле

Септиллион – 42 нольле

Септиллиард – 45 нольле

Октиллион – 48 нольле

Октиллиард – 51 нольле

Нониллион – 54 нольле

Нониллиард – 57 нольле

Дециллион – 60 нольле (моннан соң да дәвам итеп булыр иде)

...................

....................

Гугол – иң зур сан, 100 нольле. Ул абстракт сан, практикада еш кулланылмый.

Бу саннарның зурлыгын берничә мисалда карап китик. Триллион кирпичтән 100 квадрат метрлы 300 млн бер катлы йорт төзеп булыр иде. 1 квадриллион гади укучылар дәфтәре Россияне 2 кат каплап чыгарга җитәр иде. Квинтиллион дәфтәр белән планетаның коры җирен 40 см катлам белән каплап алып булыр иде. 

VK фикерләре