Игътибар!

Игътибар!
Тарханова Гүзәлия 30 август, 2013 - 10:49

Башлангыч сыйныфларда рус телендә сөйләшүче балалар өчен яңа эш программалары төзибез.

Сайтка 3 нче рус сыйныфлары өчен татар теле буенча эш программасын куярга җыенам. Ул программаның нигезен Лилия Рәшатовна төзегән иде. Мин аңа күп кенә үзгәрешләр керттем. Өй эше графасы тулысынча үзгәртелде. Гомумән, программаны үзегез теләгәнчә үзгәртә аласыз.

Яңа дәреслек 2 кисәктән тора. Темаларга бүленеш нәкъ элеккечә калган. Татар теле һәм әдәби уку дәресләре 1-2 нче китапта урнашкан. Анда балалар белергә тиешле төрле әдәби әсәрләр кертелгән. Аларны программага кертү мәҗбүри. Бу әсәрләрдән тыш һәр темага багышланган башка эшләр дә (рәсемнәр буенча хикәя төзү, төрле темага монологик һәм диалогик сөйләм һ.б.) кертелә.

Боларны исәпкә алып, 3 нче рус сыйныфлары өчен әдәби уку программасын һәм 2 нче рус сыйныфларына татар теле һәм әдәби уку программаларын шушы көннәрдә төзим. Һәр кеше аны үзенчә үзгәртә ала. Минем максатым яшь укытучыларга бераз булса да ярдәм итү. Гомумән, сайтка куелган эш программалары эталон буларак кабул ителергә тиеш түгел. Искәрмә: сайттагы 2 нче сыйныфлар өчен иске программа яраксыз. Яңасын урнаштыргач хәбәр итәрмен.

Исән-сау булсам, 5 нче татар төркемнәре өчен әдәбият программасын төзергә торам, тик безнең мәктәптә әдәбиятка 1 сәгать кенә бирелде. Программасы булгач, аңа тиешле сәгатьләр өстәп чыгу кыен түгелдер дип уйлыйм.

Сайттагы программалар барлык укытучыларга да бушлай! Ошаса, рәхәтләнеп файдаланыгыз!

VK фикерләре