Сәхнәдән әйтелгән сүз

Сәхнәдән әйтелгән сүз
Тарханова Гүзәлия 16 август, 2013 - 10:32

Моңарчы күп мәртәбәләр әдәп саклап дәшмичә калырга туры килсә дә, бүген үз сүземне әйтмичә кала алмам, ахры. Сәбәбе бик җитди. 9 нчы августта ТНВ каналы буенча юмористик музыкаль тамаша күрсәтелде. Дөрес, мин аның ахырына гына эләктем, шуңа күрә сүзем тулы бер тапшыру турында бармый. Бер кашык дегет бер мичкә балны боза дигәндәй, мин караган чыгыш бөтен тапшыруның тәрбияви-мәдәни кыйммәтен бетерде дә ташлады. “Тәрбия өлкәсендә зур эш майтаргандай” чыгыш ясаучы ике юмористның күңел кайтаргыч “мәзәкләре” өчен оялып утырдым мин. Концерт карарга килгән тамашачы үзен ничек хис иткәндер – белмим, минем бик тә күңелем төште. Чыгыш ясаучыларның исемнәрен әйтеп тормыйм. Беренчедән, телгә алынган бу ике юмористның өлкәнен мин яшь буын артистларга белем һәм тәрбия бирүче укытучы буларак бик тә хөрмәт итә идем, икенчедән, башка артистларның да мондый тозсыз чыгышларын әледән-әле күреп торабыз. Шулай да үз фикеремне әйтми кала алмыйм, чөнки бу чыгыш “уникальлеге” белән аерылып тора.

Алар уйлап чыгарган юмористик диалогның үзәгендә нәрсә ята соң? Берничә сүз белән генә шул турыда искә төшереп китик. Өлкән таксист яшь коллегасын “тәрбияли”, ягъни клиентлар белән ничек эшләргә кирәклеге турында сөйли. Берничә минут дәвамында ул аны сүгенергә өйрәтә, чөнки яшьрәгенең мондый һөнәре юк икән лабаса. “Сүген син рәхәтләнеп. Сүгенә дә белмисеңмени, иманыңны какшатасы нәрсә!” – ди ул аңа. – Сүгенергә өйрәтәм мин сине.” Бераздан өлкән таксист яшьрәгенә үзе белгән “һөнәрнең” барлык серләрен өйрәтергә тотына, ягъни сүгенүнең төрле алымнарын аңлата башлый. “Сүгенмәгән кеше буламыни, иман тәгаләңне кыйшайтасы нәрсә!” – дип дәвам итә ул сүзен. Диалог шул рәвешле үрелә бара. Юмор остасы “иман тәгаләңне”, “иманыңны” һ. б. шундый сүзләрне кат-кат әйтә, яшь таксистның иманына каныгыпмы-каныга. Бу кадәр денсезлеккә (динсезлек белән бутамагыз!) түзеп утыру мөмкин түгел иде, ямьсез сүз кабатланган саен, тәннәр чымырдап китә. Үзем ишетмәсәм, кемнең дә булса болай сөйләвенә ышанмас та идем.

Бу чыгышы белән халык артисты ни әйтергә тели соң? Сүгенүе белән тирә-яктагыларның тормышын ямьсезләп яшәүче нинди дә булса “аяклы каза” образын ачамы? Әллә шул рәвешле киң җәмәгатьчелекне тәрбияләргә телиме? Алай дисәң, бүтәннәрне сүгенергә өйрәтү тәрбия була димени? Тәрбиянең башка юллары юкмыни? Читләтеп кенә әйтми бит, турыдан яра юморист. Сүгенмичә торып, берни эшли алмыйсың икән лабаса. Тәки ышандырып бетерде коллегасын. “Юмор” үзенең икенче әйләнешен ясаганда, инде яшь таксистның үз “укытучысыннан” да уздырып, катлы-катлы сүгенүен күрәбез. Өлкәне исә моның белән горурланып, укучысы укытучысыннан да уздырырга тиешлек турында сүз куерта. Тамашачы ни уйлый икән? Операторларга ияреп, залны күзәтәм.Төрлесе бар. Чын күңелдән ләззәтләнеп көлүчеләр дә җитәрлек. Болары – сәхнәдәге фикер белән килешүчеләрдер, мөгаен. Кешегә ияреп кенә көлүчеләр бар. Күршең рәхәтләнеп көлеп утырганда, берүзең генә акыллы булып утыру әллә ничек шунда, килешми кебек, ди торганнардыр инде. Сәхнәдән сөйләнгән сүзләрне дөрес ишетәмме соң, дип, аптырап утыручылар да байтак. Алар да минем шикелле мондый “юмор”ны аңламыйлар, күрәсең.

Адәм баласын сүгенә белмәүдә гаепләү, аны катлы-катлы итеп сүгенергә өйрәтү гайре табигый хәл. Бу бигрәк тә сәхнәдән торып эшләнсә һәм бөтен галәмгә яңгыраса. Юмор мондый була алмый. Чын юмористик әсәрләр тыңлап, кеше ял итә, стресстан арына. Үткен фикерле юмор – дусларча тәнкыйтьләп, булган кимчелекләрдән көлү, дөрес тәрбия бирергә омтылу ул. Кеше үзе дә сизмәстән, җитешмәгән якларын төзәтергә омтыла. Димәк, яхшы юмор зур тәрбияви көчкә дә ия. Тамашачыны көлдерү максатыннан уйлап чыгарган бу “юмор” исә һич тә тәрбияләми, киресенчә, “иман”, “Тәгалә” кебек иң изге сүзләребезне сүгенү өчен куллану тупас рәвештә күңелләрне рәнҗетә, гүзәл тәрбиягә ия булганнардан көлә, хурлый. Иман – ул Аллаһыга, диннең төп нигезләренә ышану, инану дигән сүз. Тәгалә (Аллаһы Тәгалә) – барлык нәрсәләрдән өстен, югары һәм бөек зат. Иманлы булу, иман китерү, иман нуры, иманым камил булсын һ. б. билгеле бер мәгънәгә ия булган сүзтезмәләр бар. Сәхнәдән яңгыраган “иман тәгаләңне” дигән сүзтезмә белән авторлар ни әйтергә теләделәр микән? Залда балалар да шактый иде. Юмористлар сөйләгәнне аларга ничек дип аңлатырга? Безне әткәй-әнкәйләр сүгенү сүзләрен кулланып тәрбияләмәделәр. Гомумән, бу начар гадәт кешенең рухи дөньясы бик зәгыйфь булудан килә. Андыйларның сөйләме дә үтә ярлы, үз фикерләрен матур сүзләр ярдәмендә әйтеп бирү сәләте дә бик түбән була. Сүгенүне алга алу, эчү-тартуны һәм башка яман гадәтләрне пропагандалау, гомумән, дөрес түгел. Болар бар да җәмгыятьне артка сөйри һәм аның деградацияләнүенә китерә, ягъни тора-бара адәм баласы үзенең иң күркәм сыйфатларын югалтып бетерә. Соңгы елларда төрле шоуларда мондый тискәре күренешләрне тәнкыйтьлисе урында, киресенчә, ул яман гадәтләрне кеше тормышының аерылгысыз атрибуты итеп күрсәтергә тырышу күзәтелә башлады. Бу үз чиратында арзанлы һәм мәгънәсез “юмор”га мөкиббән киткән талымсыз тамашачыларның саны артуга китерә.

Бар нәрсәне дә коммерциягә кайтарып калдыру һич ярамый. Акча артыннан куып, без тәрбияне икенче планга куябыз. Кеше көлдерәм дип, юк-бар нәрсә сөйләп, рухи байлыгыбызны ваклап бетерәбез. Шул рәвешле гасырлар дәвамында үсеп, баеп, үзенең югары ноктасына җиткән сүз сәнгате төп үзенчәлеген – бөек тәрбияви миссиясен югалта бара. Ә бит адәм баласын матурлык тәрбияли. Акыллы, матур, ипле һәм ягымлы сүз кешене нәзакәтле, әдәпле итә, сөйләм телен баета. Җор һәм тапкыр сүзләр аның акылын, уйлау сәләтен үстерә, шаянлыгын арттыра. Иң гүзәл хисләребез дә матур һәм әдәпле сөйләмдә чагылыш таба. Моңа булган ихтыяҗ исә гүзәллек һәм сүз сәнгате сагында торучы зыялы шәхесләрне – шагыйрьләрне тудыра.

Әдәбият һәм сәнгатебез тарихына әйләнеп кайтып, татар халкының сүз сәнгате һәм аның үсеш юлына игътибар итсәк, алда сөйләгәннәребезнең дөрес булуын күрербез. Борынгыдан килә торган мәкаль-әйтемнәрендә, табышмак һәм мәзәкләрендә халкыбызның тапкырлыгы чагылса, шаян җырлары, юмор-сатирасы аша без аның җор күңелле булуын күрәбез. Без бөек Тукаебыз, затлылык һәм тәрбиялелек үрнәге булып торган Ә. Еники һәм М. Мәһдиев кебек язучыларыбыз белән горурлана алабыз. Татар халкының йөзек кашы булырдай әдәбият корифейларының барысын да санап чыгу, аларның сүз сәнгатен үстерүгә керткән өлешләрен сөйләп бетерү мөмкин түгел. Шулай да сүзем юмор-сатира белән бәйле булганга күрә, Г. Афзал һәм Ш. Галиев кебек шагыйрьләр турында әйтмичә китә алмыйм. Бүген сәхнәдән торып чыгыш ясарга һәм милләтебез тәрбиясенә өлеш кертергә теләгән юмористларга менә кемнәрнең әсәрләрен өйрәнергә, алардан үрнәк алырга кирәк. Сүз осталары элегрәк бу шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйлиләр иде. Күпме тыңласаң да, ул шигырьләр, монологлар туйдырмыйлар, киресенчә, аларның яңадан-яңа кыйммәтләре ачыла гына бара иде.

Ф. Баттал һәм Ф. Шәфигуллинның үзенчәлекле юмор-сатирасы турында да искә алмыйча ярамый. Аларга нечкә тоемлау һәм халыкчанлык хас. Безнең буын кешеләре санап кителгән әдипләребезнең юмористик әсәрләрен укып һәм тыңлап үсте. Аларның әсәрләрен сәхнәдән торып халыкка җиткерүче, тамашачыларны авызларына каратып тотучы сүз осталарыбыз турында да белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Сүз сәнгатен үстерү өлкәсендә зур өлеш керткән Әзәл Яһудин, Айрат Арсланов, Рәшит Сабиров, Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлов кебек тәрбияле, укымышлы һәм зыялы затларыбызның урыны юмор-сатира сәнгатенең түрендә булырга тиеш. Аларның чыгышларын күрсәткән язмалар яшь юмористлар өчен үрнәк булып торсын иде. “Яшьләр арасында чын юмористларыбыз юк шул,” – дип зарланабыз. Тәрбияләмәгәч, кайдан булсын ди алар.

Сәхнә юморсыз булмый. Вакыт-вакыт без аның матур үрнәкләрен дә карыйбыз, ишетәбез. “Мунча ташы”ның да, Буа сатира театрының да нигезендә акыллы юмор яткан тирән эчтәлекле чыгышлары бик күп. Аларның юморы аша тормышыбыздагы кимчелекле якларны күрәбез, йөрәгебез белән кабул итәбез. Чын юмор күңелне рәнҗетми, киресенчә, төзәлергә ярдәм итә.

Бүген үзләрен юмористлар дип санаучыларның саны артканнан-арта бара. Кемнәр генә чыгыш ясамый хәзер. Пародистларыбыз да күбәя, әмма алар бер нәрсәне бик яхшы истә тотарга тиешләр: син җырчыны сурәтлисең икән, аның үзеннән дә остарак итеп, фальшсыз җырларга, хәрәкәтләрен җиренә җиткереп күрсәтергә тиешсең. Булдыра алмыйсың икән тотынма син бу эшкә.

 Ир-егетләребез әбиләр күлмәге киеп чыгып кына, гомерлек тәҗрибә туплаган хөрмәтле кешеләребезнең чын характерын, аларның үзенчәлекле эчке дөньяларын ачып бирә алабыз дип уйлыйлар икән, бик ялгышалар. Болар да кеше көлдерәм диеп уйлап табылган, дөресрәге, рус эстрадасыннан күчереп алынган ялган “трюклар” гына. Хәтта тематикасына кадәр бертөсле.

Ни өчен соң оста юмористлардан үрнәк алмаска? Мәсәлән, М. Задорновтан. Аның кечкенә генә миниатюралары да күп эзләнүләр нәтиҗәсендә туа. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә тирән белемле, үзе дә хикәяләр язучы акыллы сатирикның нәфис юморы кешене уйланырга мәҗбүр итә. Ул шуның белән кызыклы да. Задорнов кеше характерын, аның барлык сыйфатларын, асылын төрле оста алымнар һәм үткен чагыштырулар аша ача, аның гап-гади юморында да тормышның тирән фәлсәфәсен тоемлыйсың. Бу сатирикның эш алымнарын өйрәнеп, үзебезнең чын татар юморын үстерерлек өметле яшь талантлар бөтенләй юк түгел бит. Яхшыдан үрнәк алып, аннан да матуррак итеп эшләргә өйрәнүнең бер гаебе дә юк. Бик тырышсак, без үз юмористларыбызны үстерә алачакбыз. Аларны өйрәтердәй белемле, тәрбияле сәнгать эшлеклеләребез дә җитәрлек. Күп укырга, күп белергә һәм тормышны аңларга, аны өйрәнергә генә кирәк, минемчә.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә. Безнең телевидение тапшыруларын бик күпләр карый, шул исәптән чит илләрдә яшәүче татарларның да мәдәният-сәнгать белән бәйле чараларга битараф булмавын беләбез. Димәк, без милләтебезнең рухи йөзен, интеллектын, аның мәдәниятен бөтен дөньяга күрсәтәбез, танытабыз булып чыга. Элек цензура бар иде. Ни кызганыч, бүген исә ул юк. Димәк, сәхнәгә чыгып, я телевидение аша нидер әйтергә теләгән кеше үз-үзенә бик тә таләпчән булырга тиеш. Беренчедән, хәзер тамашачыны юк-бар мәзәкләр, яисә килделе-киттеле җырлар белән генә канәгатьләндереп булмый. Икенчедән, юморист ул мәзәк сөйләүче генә түгел, ә тәрбияче дә бит әле. Сәнгатьне яратучы үз тамашачыбызны тәрбиялик. Затлы тамашачы каршында чыгыш ясау үзебезгә дә күңеллерәк булачак, яшь буын каршында йөзебез дә кызармаячак. Минем бу чыгышым белән килешмәүчеләр дә табылыр, бәлки. Шулай да чебеннән фил ясап утырма, дип гаепләргә дә ашыкмагыз. Тирәннәнрәк уйларга өйрәник әле. Үз халкыбызның энҗе-җәүһәрләргә тиң сүз сәнгатен саклыйк, булган байлыгыбызны исраф итмик. Тыйнак милләтебезнең үткен акыллы һәм тапкыр сүзле булуын истә тотыйк, аның рух сафлыгын саклыйк. Без башкалардан ким түгел!

VK фикерләре