Сөенечле ике яңалык

Сөенечле ике яңалык
Тарханова Гүзәлия 15 июль, 2013 - 16:18

Беренчесе.

Дүртенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык икенче сессиясендә көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрнең берсе “Мәгариф турында” закон проекты булды. 2013 елның беренче сентябреннән Русиядә “Мәгариф турында” яңа закон гамәлгә керә. Бу турыда Разил Вәлиев чыгыш ясады. Без татарча белем бирүнең өч төрле программасын тәкъдим иттек. Бу хакта законның 8 нче маддәсендә язылган,” – диде Разил Вәлиев.

Безгә, ягъни укытучыларга,  бу программалар таныш: а) татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен; б) рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен; в) рус телле балалар өчен татар телен укыту программалары. Чыгышын дәвам итеп, Р.Вәлиев: “Татар һәм урыс телләре, ТР дәүләт телләре буларак, тиешле белем бирү баскычының федераль дәүләт мәгариф стандартлары кысаларында тигез күләмдә өйрәнелә... ” – диде. Татарстан республикасы экспертлары тикшереп чыккан программаларыбыз һәм дәреслекләребез Мәскәү экспертизасын да уңышлы узар дигән өмет белән калыйк.

Икенчесе.

16 нчы июльдә мин гаиләм белән Абхазиягә ял итәргә китәм. Былтыр йөргән урыннарны кабат карыйсым килә. Төп тору урыныбыз Гаграда. Сухумида һәм Пицунда да берәр көн булырга уйлыйбыз. Сайтта аралашуны августта дәвам итәрбез дип уйлыйм. Хәзергә сау булыгыз. Сезнең барыгызга да күңелле яллар, зур исәнлек телим. Гүзәлия.

VK фикерләре