Тьютор буласың киләме?

Тьютор
Тарханова Гүзәлия 14 июль, 2013 - 17:43

Шул исем белән “Мәдәни җомга”ның 12 нче июль санында бер мәкалә басылып чыкты. “РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2014 елдан Русия мәктәпләрендә яңа штат берәмлеге – тьюторлар кертергә җыена. Пилот төбәкләрдә сынау башланган инде. Тьютор сыйныф җитәкчесе вазифаларын башкарачак, ә укытучының төп эше – үз предметын укыту,”– диелгән анда.

Кем соң ул тьютор? Бу сүз инглизчә дус, киңәшче, конфликтолог (конфликтлы ситуацияләрне чишәргә ярдәм итүче), психолог, белем алу процессында төп ярдәмче (укытучы белем бирүче генә!), хокук белеме белгече, менеджер, маркетолог, тормыштагы төрле хәлләрдән чыгу һәм тиешле карарлар кабул итү юлын күрсәтүче гид дигән сүз. Тьюторның төп функцияләренә түбәндәгеләр керә: идарә итү функциясе, диагностика, методика, контроль, планлаштыру, максат куя белү (целеполагание) һ.б.

Бар да шәп, нәкъ Америкадагыча. Укытучылар “иреккә чыгачак”, үз эшләренә, ягъни фән укытуга, тулысынча “кереп чумачаклар”, иҗатка юл ачылачак. Аларны тау кадәрле кәгазь өемнәреннән (дөньяда нинди отчет бар, шуларның барын да моңарчы укытучы яза һәм тутыра иде) коткарып кына калмыйча, кирәксә-кирәкмәсә дә төрле чараларда мәҗбүри катнашудан һәм бихисап күп, очы-кырые күренмәгән башка эшләрдән азат итәчәкләр. Укытучы сыйныф җитәкчелеген алып барган өчен тиеннәр генә ала. Тьюторлар эшли башлагач, әлбәттә, ул, сөенә-сөенә, сыйныф җитәкчелеге вазифасын аларга тапшырачак, артык йөктән арыначак, бар вакытын белем бирүгә сарыф итәчәк. Укытучы өчен моннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме соң?! Яшәсен тьюторлар! Тик күпкырлы белемгә ия булган, балалар өчен җанын ярып бирергә әзер торган искиткеч тирән эрудицияле затларны кайдан табып бетерергә? Минемчә, мәсьәләнең бу ягы мәгариф системасы алдына тагын да җаваплырак бурычларны куя. Тьютор булып эшләрлек укытучыларыбыз күп күбен, тик алар үз фәннәрен укытуны ташламаячаклар, димәк, мәктәпләрдә бу штатны кертү тиз генә тормышка ашырылмаска да мөмкин, чөнки тьюторлар әзерләүгә вакыт кирәк булачак. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләрдә бу эшне тизләтүне таләп иткән очракта (ә ул шулай булачак та, безнең белән күпме экспериментлар үткәрмәделәр инде һәм үткәрәчәкләр дә әле!) нишләргә?

Безнең республика өчен бу нәрсәләр яңалык түгел. 90 нчы елларда Яр Чаллы мәктәпләрендә белем бирү эшеннән азат ителгән сыйныф җитәкчеләре (освобождённые классные руководители) дигән штат кертелгән иде. Укытучыларга үз предметлары буенча белем бирү йөкләнде, ә сыйныф җитәкчеләре итеп мәктәптә эшләргә теләгән һәм әзме-күпме белеме булган төрле профессия кешеләре кабул ителде. Кемнәр генә юк иде араларында? Бухгалтерлар, дизайнерлар, заводлардан килгән хезмәткәрләр һ.б. Педагогик белеме булганнар бик аз, хәтта юк дәрәҗәсендә иде. Нәтиҗәсе генә сөенерлек булмады. Мондый сыйныф җитәкчеләреннән соң эшне кабат җайга салу яңадан предмет укытучылары җилкәсенә төште. Бу тәҗрибә үз-үзен акламады, тора-бара мәктәпләрдә “освобожденный”лар хезмәтеннән баш тартырга мәҗбүр булдылар.

Яңалыкка каршы төшә, дип уйламагыз. Һич тә юк, бары тик тьюторлар итеп теләсә кемне түгел, алдан әйткәнемчә, белемле һәм балаларны яратучы кешеләрне генә кабул итәргә кирәк, чөнки сүз шәхес тәрбияләү кебек иң катлаулы һөнәр турында бара.

VK фикерләре