Илдар Хановның “Галәм храмы” (“Вселенский храм”) турында

“Галәм храмы” (“Вселенский храм”)
Тарханова Гүзәлия 6 июнь, 2013 - 11:37

Бу гыйбадәтханәне “Барлык диннәр гыйбадәтханәсе” (“Храм всех религий”) дип тә йөртәләр. И. Ханов аны 1994 елда төзи башлый һәм бу эш 11 ел дәвам итә. Ул кайчандыр җир шарында яшәгән 16 диннең гыйбадәтханәләрен төзергә хыялланган. Дөньякүләм диннәрнең гыйбадәтханәләре комплексы ахырына кадәр төзелеп бетмәсә дә, искиткеч матур. Анда ислам, яһүд, будда, католик һәм православие  диннәре гыйбадәтханәләре бер-берсе белән янәшә урнашып, төрле диннәргә табынучы халыкларның дус һәм тату яшәргә тиешлеген күрсәтеп тора, чөнки Аллаһы Тәгалә бар диннәр өчен дә Бер. Бу комплекс турында сөйләп тормыйм, интернет челтәрендә Илдар Ханов иҗатына багышланган материаллар күп чыкты. Казанга килеп, Аракчинода урнашкан бу гүзәл могҗизаны карарга һәм үз күзләрең белән күрергә кирәк. Аннан таралган энергетиканы тоеп, җиһанның бөеклегенә соклану хисләре кичерерсез, дип уйлыйм.

Бу турыда ни өчен язам соң әле? Күпләрегез бу комплекс турында ишетеп кенә түгел, күреп тә беләсездер, мөгаен. Язуымның сәбәбе бөтенләй башкада.

Иптәшем театрда эшли минем. Ул Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” фестивале барган көннәрдә (3-7 июнь) уртак танышыбызны – театр белгече һәм сәхнә бизәлеше буенча тәнкыйтьче Рауза Солтанованы күрүен әйтте. Рауза – минем якташым. Ул да Актаныш районында туып үскән кеше. Чаллыда яшәгәндә, байтак спектакльләрне бергә карарга, фикер алышырга туры килгәне булды безгә. Иң әһәмиятлесе шул: ул Илдар Хановның тормыш иптәше дә иде. Иде, дим, чөнки бөек рәссам, сынчы һәм табиб И. Ханов быел 2013 елның 10 февралендә вафат булды. Рауза Солтанова үзе дә сәнгать белгече буларак, иренең бу хезмәте белән бик горурлана, бу комплекс Татарстан Республикасы карамагына күчәргә тиеш дип саный. Документлар инде әзерләнеп беткән, шулай да Рауза “Галәм храмы”ның намуссыз кешеләр кулына күчүеннән бик тә курка һәм аның куркуы нигезсез түгел (тегеләр аны куркытырга да өлгергәннәр инде). Акча өчен җанын да сатарга әзер булган оятсызлар кулына күчкән очракта, бу бәндәләрнең Илдар Хановның бөек иҗат җимешеннән ничек файдаланачаклары көн кебек ачык. Безгә Раузага исәнлек-саулык, түземлелек теләп, башлаган эшен уңышлы төгәлләвенә ышанасы гына кала. Аллаһыбыз аны ярдәменнән ташламас, дип өметләник. “Барлык диннәр гыйбадәтханәсе” комплексы – Татарстан Республикасы халкы милке, алай гына да түгел, ул, сәнгать могҗизасы буларак, дөнья халыкларының да байлыгы саналырга хаклы.

P. S. Яр Чаллыдагы “Ватан-Ана” монументы авторы да – Илдар Ханов. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган совет солдатларына һәйкәл булып тора. Үзенең уллары, ягъни совет солдатлары белән изге җиребезне сакларга ташланган Ана образы бөеклеге, җиңүгә ышанычы, көчле характеры белән барлык аналарга карата хөрмәт уята.

"Родина-мать" һәйкәле (Яр Чаллы)

VK фикерләре