Тагын Батулла турында

Рабит Батулла
Тарханова Гүзәлия 1 ноябрь, 2012 - 20:53

Бөекләрне хөрмәт иткән, аларның рухына мәдхия җырлаган язучыларыбызның берсе – Батулла. Аның “Урыннары җәннәттә булсын” китабы чыкканнан соң, аерыла алмыйча, бөтен күңелемне салып укып чыккан идем инде. Тагын укыйм, тагын уйланам. Элегрәк, эчем пошып, үз-үземне кая куярга белмәгәндә, Мөхәммәт Мәһдиевне кайта-кайта укый идем. Бүген аның әсәрләре янына Батулланыкы да килеп өстәлде. Минем күңел бакчам тагын бер гөлгә артты.

Быел җәен Батулланың “Шайтан таягы” исемле китабы кулыма килеп керде. Бу китап үзе 2011 елда кыйссалар җыентыгы буларак чыккан икән. Анда дүрт кыйсса – “Апуш-Тукай”, “Бию җене кагылган егет”, “Җимерелгән бәхет”, “Күк капусы ачылганда” урын алган. Барын да кызыксынып укып чыктым. Соңгы кыйссасы Тукай турында фильм төшерү өчен язылган бик тә кызыклы һәм шагыйрь турында бай мәгълүмат туплаган әдәби материал. Бу кыйссада теркәлгән һәм һәрберсе гүзәл афоризмга тиң булган кайбер фикерләрне сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәм.

- Тукай чорыннан ераклаша барган саен, Тукайның бөеклеге арта барыр; ул киләчәк буыннар өчен Алып батырдай биек-калку булып күренер, чөнки Тукай үз иҗаты белән Алып, үз шигыре белән каһарман!
- Тукай чир зәгыйфьләткән гәүдәсе белән ажгырып упкынга бара торган халкын туктатканда имгәнсә дә, рухы белән даһи булып калды.
- Җиде ел янган Тукайның җылысында татар халкы инде йөз ел буена җылына.
- Тукай ул – шовинизм белән милләтчелек арасындагы миллион киловаттлы көчәнешкә куелган саклагыч, башкаларны яндырмас өчен үзе янган кеше.
- Тукай ул – шәм. Шәмнең төбенә яктылык төшми. Шәм ераграк араны яхшы яктырта. Ераккарак киткән саен, Тукайның нурланышы арта барачак.
- Тукай – гасырлар могҗизасы.

Күргәнегезчә, Батулланың бу афоризмнары һәр укытучы өчен кулланма материал булырга лаеклы.

“Җимерелгән бәхет”тә автор Кәрим Тинчурин һәм аның хатыны Заһидә Тинчурина тормышында булган вакыйгалар турында да, алар белән аралашып яшәгән зыялылар, шул исәптән Гаяз Исхакый хакында да мавыктыргыч итеп язган. Күпләр бу материалларны бераз элегрәк “Казан утлары”ннан да укыганнардыр, бәлки. Шулай да бу турыда Батулланың “Шайтан таягы” китабыннан укысагыз, яхшырак булыр, дип саныйм.

“Бию җене кагылган егет” кыйссасын укымыйча кала күрмәгез. Моңарчы татар язучыларыннан берәүнең дә Рудольф Нуриев турында шундый белеп, мавыктыргыч итеп язганы булмады шикелле. Дөрес, 80 нче еллар уртасында, Чаллы укытучылары каршында чыгыш ясаганда, Мөхәммәт Мәһдиевнең Рудольф Нуриев белән атаклы балерина Марго Фонтейнга бәйле кайбер нәрсәләрне сөйләгәне хәтердә калган. Батулла бу кыйссасында татарның бөек биючесе һәм аның иҗаты, катлаулы тормышы турында сурәтләп кенә калмый, бу шәхес турындагы уйдырмаларны юкка чыгарып, аңа карата ихтирам да тәрбияли.

“Апуш-Тукай” кыйссасында Габдулла Тукай тормышының төрле чорларын сурәтләгән. Без, Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романын укып үскән буын вәкилләре, Батулланың бу кыйссасы белән дә таныш булырга, үзебез өчен бай мәгълүмат алырга тиешбез, дип саныйм. Тик шәхсән мин үзем бөек шагыйребезнең атасы Мөхәммәтгариф белән анасы Бибимәмдүдә тормышына, бигрәк тә аларның үлемнәренә бәйле кайбер нәрсәләр турында икенче төрлерәк күзаллый идем. Дөресрәге, бу турыда Ә. Фәйзи язганнар хәтердә уелып калган. Батулла кыйссасын укыгач, сорау туа: язучы мондый мәгълүматларны кайдан алган, нәрсәләргә таянып язган, әллә болар аның бай фантазиясе җимешләре генәме? Кыйссаны яшь укытучылар да укыячак, димәк, алар Батулла язганнарны ничек бар, шулай кабул итәчәкләр. Тукайның ата-анасы фани дөньядан бакыйлыкка шул рәвешле күчкәннәрме? Бу сорау артык әһәмиятле булып та тоелмаска мөмкин, тик шунысы бар: сүз уйдырма геройлар турында түгел, ә Тукайны дөньяга китергән затлар турында бара. Алар хакында сөйләгәндә ике төрлелеккә юл куярга ярамыйдыр, дип беләм. Хөрмәтле коллегалар, Ә. Фәйзинең “Тукай” романын тагын бер кат алып укыгыз да чагыштырыгыз. Сездә дә, кайсында чын дөреслек язылган, дигән сорау тумыйча калмас. Билгеле булганча, Ә. Фәйзи дә эзләнүчән язучы булган, һәр фикерен үлчәп һәм уйлап яза торган булган. Батулла нәрсәгә таянып язды микән? Әлбәттә, аның белән очрашмыйча торылмас, иншалла, барысын да сорашырмын, дип торам.

Ни генә булмасын, минем сезгә җиткерәсе килгәнем шул: аның “Шайтан таягы” китабын укымыйча калмагыз. Татарның бөек шәхесләре турында Батулладан да шәбрәк язучы юк әле. Бу китапның исеме дә үзенчәлекле. Анысы турында китапны укый башлагач ук белерсез. Батулла китабына шундый исем биреп, дөрес эшләгән. Татарны күпме генә юк итәргә теләсәләр дә, ул кабат баш калкыта, һаман яши һәм яшәячәк. Аның бу китабы шул турыда. Укыгыз, үкенмәссез.

Гүзәлия Тарханова.
Июль, 2012 ел

VK фикерләре