Чаллыбызның яшь талантлары

Тарханова Гүзәлия 4 июнь, 2009 - 09:05

Как чудесный корабль выплывают Челны,
Парусами взметнув свои белые башни.
Он прекраснее всех, город нашей судьбы.
Здесь причал всех надежд и любви светлой нашей.

Город надежд, город ветров,
Город-мечта и сбывшихся снов.
Город, который построили мы,
Наши Челны, наши Челны.

Әйе, сез ялгышмадыгыз. Бу – безнең шәһәрдәшләребезнең, бигрәк тә мәктәп балаларының иң яратып җырлана торган җыры – “Безнең Чаллы” (“Наши Челны”). Шәһәребезнең аерылмас атрибутына әйләнгән бу җыр, беренче тапкыр башкарылгач ук, барлык тыңлаучыларның йөрәкләрен яулап алды. Ишеткәнем бар: шәһәребез Мэры И.Ш.Халиков та аңа зур бәя биргән булган. Моның шулай булуына гаҗәпләнәсе юк, ничә ел дәвамында шәһәребездә уза торган әһәмиятле һәр чара, һәр бәйрәм шушы җыр белән башланып китә. Мәктәпләрдә 1 сентябрь – Белем бәйрәме тантанасы да “Безнең Чаллы” белән ачыла. Аның беренче авазлары яңгырый башлау белән, бәйрәмгә килгән һәр кешенең күзләрендә сөенеч утлары кабынуын, йөзләренең яктырып китүен күп тапкырлар күргәнем бар. Бу җыр күңелләрдә шатлык, йөрәкләрдә дәрт уята. Күңеле төшенке кеше дә аны ишетүгә рухланып китә. “Безнең Чаллы”ның балалар хоры тарафыннан башкарылуы аның нәфислеген, матурлыгын тагын да арттыра. Әйе, җырда җырланганча, шәһәребез – “хыяллар шәһәре”. Чаллыны төзүдә катнашкан һәр ветеран-төзүче “Хыяллар һәм төшләр чынга ашкан шәһәр. Безнең Чаллы, безнең Чаллы – без төзегән шәһәр ”, – дип, горурланып кабатлый бу җырны.

Сүз башым “Безнең Чаллы” турында булса да, әйтергә теләгән фикерем бу җыр хакында гына түгел, ә аның авторлары һәм җырның шәһәребез тормышында тоткан урыны турында да.

Кешеләрне ике төркемгә бүлеп карар идем мин. Берәүләр чәнчә бармак тиңлегендә генә эшләп тә, һаман саен үзләрен мактап һәм мактатып, юк кына эшләрен дә күпертеп күрсәтеп, тормышта әллә нинди мәртәбәләргә, данга күмелеп яши беләләр. Ә икенчеләр исә һәр кеше сокланырдай зур эшләр башкарып, меңәрләгән кешеләрнең күңеленә шатлык өстәп яшәсәләр дә, биеклекләргә омтылмыйча, гади генә итеп эшләүләрен дәвам итәләр.

“Барлык гениаль нәрсә гади” дигән гыйбәрәне күпләрегезнең ишеткәне бардыр инде. Чыннан да, тормышта гади генә яшәп, гади генә эшләп, халыкка чын күңелдән хезмәт иткән асыл затларыбыз байтак икән бит. Тарханов Нияз Ильяс улы белән Тарханова Лилия Михаил кызы нәкъ шундыйлардан.
Нияз һәм Лилия – бик гади, тыйнак яшьләр. Музыкага шулкадәр мөкиббән киткән кешеләрне күргәнем юк иде әле. Үзләре турында әллә ни күп сөйләргә яратмыйлар, ә менә музыка диюгә, күзләрендә сөенеч уты кабынып, аларның уй-хыяллары тоташып, бербөтенгә әйләнәләр дә бетәләр.

Нияз Казан консерваториясен, ә Лилия Мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлап, 1998 елда Чаллыга эшкә кайталар. Нияз бүгенгесе көндә Чаллы драма театрында музыкаль бүлек мөдире булып эшли, ә Лилия– 7 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә хор җитәкчесе.

Театрның үз музыка белгече булу – бик зур бәхет ул. Консерваториядә укыган чагында, Рим, Париж, Амстердам сәхнәләрендә халык уен кораллары оркестры составында уйнарга туры килә Ниязга. Шул чакта ук башка халыкларның татар моңына карата ихтирамын күреп, үз гомерен татар җырын үстерүгә багышларга уйлый. Театрның үзендә башкаларның төшенә дә кермәгән музыка студиясен оештырудан башлый Нияз үз эшен. Мәдәният министрлыгы да, шәһәр башлыгы да материаль ярдәм күрсәтеп, бик дөрес эшләгәннәр дип уйлыйм. Бүгенгесе көндә Нияз 18 спектакльнең музыка авторы булып тора. Әйтергә генә ансат. Ә бит күпме көч куелган алар өчен.

Ниязның әйтүенчә, классикларыбызның әсәрләренә көй язу бик күп җаваплылык сораса да, аларга музыка язу барыбер җиңелрәк, чөнки авторның ни әйтергә теләгәне күренеп тора. Ә менә кайбер уртакул пьесалар белән эш катлаулырак тора икән. Авторның сөйләм куәсе дә чамалырак кына булса, монда инде музыка пьесаның бөтен кимчелекләрен капларлык, аны югары дәрәҗәдәге сәнгать әсәрләре баскычына күтәрерлек булырга тиеш. Мондый юкны бар итүләр вакытны күп ала, әлбәттә. Әмма тамашачының, бу әсәрне бөтенләй яңача кабул итеп, сиңа рәхмәтле булуын күрү, бөтен кыенлыкларны оныттыра да куя.

Әйе, спектакльнең уңышлы баруында музыканың роле бик зур. Мин кайбер спектакльләрне кат-кат карарга да яратам. Шунысы кызык: Нияз көйне тоташ бер спектакльгә яза: автор музыкасы анда башыннан алып ахырына кадәр яңгыраш таба. “Корт” (ул 2003 елдан бирле сәхнәдән төшмичә бара), “Ана каргышы”, “Яр”, “Кызлар, ишек ачыгыз”, “Хәят” һ.б. спектакльләр әнә шундыйлар. Казаннан килгән музыка белгечләре (тәнкыйтьчеләр) дә Ниязның бу эшләренә бик зур бәя биргәннәр икән.

“Хәят” – 2007 елда куелган спектакльләрнең иң матуры. Аның уңышлы чыгуы, бер яктан караганда, героиняны нәфис, рухи гүзәллеккә ия булган яшь артистка Г.Исмәгыйлева уйнавына бәйле булса, икенче яктан, музыкасы күңелләргә үтеп керерлек моңлы, аһәңле булуга бәйле. “Әле консерваториядә укып йөргән чак. Гашыйк булдым. Фортепианода уйный башлауга ук, күңелгә шушы музыка кереп тулды. Мин аны, кайчан да булса, спектакльгә язылачак музыканың нигезенә салырмын дип, башыма да китермәгән идем,”– дип сөйли Нияз үзе бу хакта. Спектакль музыкасы героиняның барлык күңел кичерешләренә тәңгәл килеп, аның һәр сулышын, йөрәк авазын чагылдыра; Хәят кайгырганда, ул (музыка) күңелнең иң тирән төпкелләренә үтеп кереп, җанны актарып ташлый, тамашачыларны кызның хис-кичерешләре белән яшәтә: елата да, уйландыра да. Көчле драматизм белән сугарылган, лирик чигенешләр ясап баетылган бу музыка экспрессив характерда булуы белән дә аерылып тора.

Әйе, сәнгатькә әнә шулай үз фикерен кыю итеп әйтә белгән яшьләребез килү бик әһәмиятле. Театр артистлары фикеренчә, Нияз – үзенә бертөрле, уникаль үзенчәлеккә ия булган шәхес; тыныч характерлы, сабыр булуы белән аерылып тора икән.

Алар Лилия белән һәрдаим бергә киңәшләшеп, бер-берсенә ярдәм итешеп иҗат итәләр.

Лилия театр артистларына вокалдан дәресләр бирә. “Минем кайнанам” спектаклен (авторы Георгий Хугаев) укып чыккач, Лилия үзен спектакльгә музыка язу өлкәсендә сынап карамакчы була. Һәм, менә могҗиза: көй туа, мәгънәсе әллә ни тирән булмаган әсәрдән бик шәп музыкаль комедия килеп чыга.

Лилия тугыз ел инде музыка мәктәбендә балалар хоры белән эшли. Бик күп конкурсларда лауреат исемен алып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия була. Ләкин көчле иҗат кешесенә бу гына аз. Шәһәрдә аның сәләтен бик тиз күреп алалар һәм ул “Земляничка” исемле Үрнәк театр эстрадасына йөрүче балалар хорын җитәкли башлый. Лилия өйрәткән балалар Төркиядә, Франциядә, Чехословакиядә булып, Чаллы данын үстереп, зур дәрәҗәләргә ирештеләр. Болардан тыш Лилия – матур-матур җырлар авторы да. Аның җырларын Габидулла Хөрмәтуллин, Лилия Букеева кебек шәһәребезнең атаклы җырчылары башкара. Нияз исә бу җырларны аранжировкага сала. “Энергетик” мәдәният сарае җитәкчесе Гөлзада Рзаева, аларның икесенә дә зур бәя биреп, шәһәребезнең мәдәниятен үстерүгә, халкыбызның рухи байлыгын күтәрүгә зур өлеш кертүләрен әйтә. Шәһәр мэрының, Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары моңа дәлил булып тора.

Тагын бернәрсәне әйтмичә кала алмыйм. Шәһәр күләмендә уздырыла торган зур бәйрәмнәрдә, мәсәлән, Төзүчеләр көнендә, Трамвай депосының юбилеенда, Картлар көнендә, Халык дуслыгы бәйрәмендә, Сабантуйда, хәтта 2007 елда Зәйдә уздырылган һәм Президентыбыз үзе дә катнашкан регион укытучыларының Август киңәшмәсендә дә Нияз белән Лилиянең җырлары (ул җырларны санап тормыйм) яңгырады. Алар махсус рәвештә бәйрәмнәр уңаеннан язылып, коллективларның яраткан җырларына әйләнгән.

Язмамның башында әйткәнемчә, бу ике талант иясенең бергә иҗат иткән иң уңышлы эшләре булып “Безнең Чаллы” (“Наши Челны”) җыры санала. Рус шагыйрәсе Л.Дорженковская сүзләренә иҗат ителгән бу җыр рус телендә башкарыла. Чыннан да, бу – рухны күтәреп, хыялый матурлыкны күз алдына китерергә сәләтле искиткеч талантлы җыр.

Ул балалар бакчаларында, шәһәр мәгариф учреждениеләрдә яратып башкарыла. Бу җыр күптән инде шәһәрдә оештырылган бәйрәмнәрне башлап җибәрә торган үзенчәлекле гимнга әверелде. Аны “Земляничка” ансамбле башкаруында да, Лилия Букеева язмаларында да ишетергә була. “Безнең Чаллы” – шәһәребезнең визит карточкасына әйләнгән, олысы-кечесе яратып тыңлый торган, халык тарафыннан танылып кабул ителгән җыр.

Хәзер соңгы вакытларда барлык рәсми чараларда да “Гүзәл Чаллы” (ул шәһәребезнең танылган шагыйрәсе Зөләйха Минһаҗева сүзләренә язылган) җыры башкарыла. “Танылган солистлар Л. Букеева, Г.Хөрмәтуллин башкаруында күп мәртәбәләр яңгыраган бу җырның киләчәктә шәһәребез гимны булып әверелүенә шигебез юк. Синтезаторда ул симфоник оркестр белән башкару өчен җайга салынган,” – диләр Нияз белән Лилия.

Әнә шундый көчле талантка ия булсалар да, алар бер дә шапырынырга яратмыйлар. “Халык җырларыбызны ярата икән, спектакльләргә килгәч, рәхәтләнеп, хисләргә бирелеп, ял итеп китә икән, без шуңа канәгать. Иҗат итү безнең өчен – үзе зур шатлык,” – диләр алар. Әйе, тыйнаклык – зур сыйфат.

Без бит шундый халык: күңел ачабыз, бәйрәм итәбез, ә безгә шатлык китерә торган җырларны ишеткәч, “Кемнеке бу? Кем язган? Ул үзе нинди кеше?” дип сорарга башыбызга да килми. Ә белергә кирәк, югыйсә.

Бу язмамны төгәлләр алдыннан шуны әйтәсем килә: 2009 елда Яр Чаллыда үткәреләчәк “Сабан туе гүзәле” тамашасы һәм Сабантуйның музыкаль бизәлеше өчен дә алар җаваплы. Шундый җаваплы эш тапшырган шәһәр хакимиятенең ышанычын акларлар алар. Ак юл сезгә, Лилия һәм Нияз.

 

VK фикерләре