Геленджикка сәяхәт

Тарханова Гүзәлия 4 сентябрь, 2011 - 14:30

Геленджикка сәяхәт8.07.2011. Кичке 18.15 тә без Островский урамындагы 104 нче йортта оныгым белән ике кешелек бүлмәдә урнаштык. Калган өчебез безнең белән янәшә бүлмәдә. Кичен шәһәр һәм диңгезне карарга киттек. Төнге диңгез үзендә әллә нинди серләр саклый сыман. Ул зур һәм бераз шомлырак та булып тоела. Суы искиткеч җылы булса да, төнлә су коенучыларны күрмәдек.

9.07. Иртәнге якта су коендык. Булатка су асты күзлеге белән өреп кабартылган жилет алдык. Чумып, су астыннан кабырчыклар, ташлар җыйды. Истәлеккә дип. Диңгездә шулкадәр рәхәт. Геленджик зәңгәр бухтада урнашкан, шуңа күрә монда көчле дулкыннар булмый. Геленджик “ак кәләш” дигән сүз икән. Ул, чыннан да, ак шәһәр. Табигате искиткеч матур. Монда безнең якларда очрамый торган агач-куаклар бик күп. Аларның кайберләрен, шул исәптән төрле чәчәкләрне дә тулы килеш һәм зурайтып (макро съемка) фотосурәткә төшердек. (Мин аларны галереялар битендә урнаштырдым.)

10.07. Иртәнге һәм кичке якларда гел диңгездә коендык. Су җылы, рәхәт. Кемнәр генә юк биредә. Акча эшләүнең нинди генә юлларын күрмисең. Менә бер төркем кара тәнле Африка студентлары үзләре белән истәлеккә фотога төшәргә тәкъдим итеп йөриләр. Аларның пляжга килеп керүләре үк үзенчәлекле. “О-ба-на,” – дия-дия, алар үзләренә игътибар җәлеп иттерәләр. Без дә фотога төштек.

Акча артыннан куып, башка җан ияләрен рәнҗетүчеләр дә җитәрлек монда. Көн буе эссе кояш астында бала-чага төялгән вагоннарны тартып йөрүче понилар да, тауларга менә торган юлны саклап көн үткәрүче бәйләп куелган Дашка кушаматлы ишәк тә кызганыч тоелды безгә. Бар да иректә яшәргә тиеш лабаса аларның. Иң кызганычы тавис кошы (павлин) булды. Бик матур ул, бигрәк тә койрыгын җәеп җибәргән чакта. Тик ул да җан иясе бит, теләүчеләр фотога төшсен дип, көн буе койрыгын күтәреп тора алмый. Туристлар аны аңламыйлар, куллары белән мәҗбүри рәвештә павлинның койрыгын күтәреп, фотога төшәләр. Бар да түгел, әлбәттә, аны кызганучылар да бар, чөнки мескен кош, аның койрыгын күтәрә башласалар, каты итеп кычкыра. Моны күреп, кешеләрнең бәгырьсез булуларына йөрәгебез әрнеде. Әллә безнең кызганганны сизде, әллә үзенә теләктәшлек күрсәтүебезне аңлады, павлин кичен, без диңгез буеннан кайтканда, үзенең куначасына менеп, безне сәламли иде. Аның хуҗасы безнең урамда торганга күрә, кошның оясы урам якка карап тора иде. Булат аның белән сөйләшә. Тегесе дә: “Паша, син кайда?” – диюгә куначасына менә иде. Шунысы кызык: башкалар җыела башлауга, куначасыннан төшеп китә. Кошлар да шәфкать белән усаллыкны тоя, күрәсең. Бу дөньда без аңламаган нәрсәләр күп шул әле.

11.07. Бүген иртә белән тауларга экстрим сәяхәт ясадык. Хәрби джипка утырып, бормалы (серпантин) юллар буйлап таулар аша зур тизлектә (тотынып өлгермәсәң, очып төшүең дә бар) иң өске тау түбәләренә күтәреләсең. Бераз курыксак та, барыбыз да ризалаштык. Безнең өчен иң кыйммәте – дөнья күрү, күкрәк тутырып чиста тау һавасын сулау, матур җирләрне карау. Таулар арасыннан Жане елгасы ага икән, аның өч шарлавыгын карадык. Алар 7, 12, 17 метрлы, тау елгасын яланаяк ера-ера бардык. Шунысы гаҗәп: суы җып-җылы. Тауларга менгәндә дольмен янында туктадык. Бу археологик һәйкәл б. э. га кадәр III меңьеллыкта ясалган. Җирле халык аларга “сыерчык оялары” дигән исем биргән. Алар сыерчык оясына бик тә охшаганнар. Өске ягын каплап торган таш түбә дольменның зурлыгына карап 3-7 тонна авырлыкта була ала икән. Нәрсә бу? Корбан китерә торган урынмы, әллә тору урынымы? Кайбер мифлардан күренгәнчә, аларны борынгы кәрлә кешеләрнең тору урыны дип тә атыйлар. Алай булса, шушы авыр ташларны ничек эшкәртә алдылар микән? Әле бит аларны күтәреп куясы да бар. Әллә борынгы цивилизация вәкилләреннән калган археологик һәйкәлләрме болар? Шулай карый-карый, тауның иң өстенә менеп җиттек. Тирә-яктагы тауларны фотога төшердек, болыннарының чәчәкләрен зурайтып эшләдек. Иң кызыгы алда иде әле. Тауның иң биек урынында урта гасыр чорыннан калган крепость бар икән. Джиптан төшеп, җәяү мендек, крепостьны фотога төшердек. Фёдор Бондарчук Чечня сугышы турындагы “Грозовые ворота” фильмын нәкъ шушында төшергән. Кайтканда, таулардан агып чыгучы ике чишмә суын агызып алдык. Берсеннән – тере су, икенчесеннән үле суага икән. Тауларга сырышып үскән үләннәр үзләре бертөрле ямь бирәләр. Бу сәяхәттән канәгать калдык.

12.07. Бүген суның җылылыгы 25 градуска җитте. Көн буе су коендык. Аннан соң “Приморье” пансионатының бассейнына килдек. Зәңгәрсу төстәге суның матурлыгын сөйләп бетерә торган түгел. Бер беседка тирәли ясалган буада моңарчы күрмәгән балыкларны күзәтеп, аларның матурлыгына шаккатып карап тордык. Мондагы фонтанның матурлыгы да күңелдә калды. Ул көндез бертөрле, ә кичен төрле төсләргә керә. Яр буенда үсеп утыручы магнолия, пальма, банан агачлары һәм төрле-төрле чәчәкләрнең матурлыгын сөйләп кенә бетерә торган түгел. Рәхәтлек хисенең чиге-чамасы юк. Менә кайда ул оҗмах!

16.07. Булатның хыялын, ниһаять, тормышка ашырырга вакыт җитте. Бүген иртүк “Алтын бухта” аквапаркына киттек. 40 лап су таулары (водные горки), төрле бассейннары булган бу аквапарк Россиядәге иң зур парк икән. Су тауларының “Трасса” дигәне ике төрле: берсе кыска, ләкин зур тизлек белән төшәсең. Икенчесе озынрак һәм текәрәк. Калган тауларның күпчелеге ябык, борылып-борылып төшәләр. “Бумеранг” дип аталганы адреналин җитмәүчеләр өчен шәп нәрсә икән. Аннан төшкән чагында йөрәк табан астына “киткән кебек” була. Су тауларыннан туп-туры бассейнга төшеп чумасың. “Диңгез дулкыннары” бассейнының суы җып-җылы, эчкә кергән саен зур дулкыннарга каршы торасың, бассейн тирән түгел. Рәхәтләнеп дулкында тирбәләсең. Аяк-куллары сызлаган кешеләр өчен бу бассейнның файдасы зур икән. “Массаж” бассейнында көчле су агымы җилкәгә, аякка көчле массаж ясаганда, рәхәтләнеп ләззәтләнәсең.

17.07. Бүген көн тагын да кызурак. Булат белән Кәүсәрия “Банан”да диңгез эченә сәяхәт ясадылар. Бу сәяхәтнең үзенчәлеге шунда, диңгез уртасында туктап, үтә күренмәле суда коену искиткеч рәхәтлек бирә икән.

 18.07. Бүген иртән диңгезгә килдек. Озак итеп коену һәм диңгез белән саубуллашу көне булды ул. Ун көн сизелмичә дә үтте. Яр буендагы маяк та, канат юллар да, таулар да – барыгыз да сау булыгыз. Сау бул, Геленджик. Беребезнең дә китәсебез килми. Рәхәт шул диңгез буенда.

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Гаиләбез белән диңгез буенда бер рәхәтләнеп ял итеп кайту - минем дә зур хыялым инде. Шулкадәр матур итеп язгансыз, язмагызны фотолар белән баеткансыз - монда ничек ял итәсе килмәсен! Бигрәкләр дә матур урыннар бар дип карап утырабыз. Рәхмәт, Гүзәлия апа, җентекле язмагыз өчен!

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Гөлназ, диңгезе дә, табигате дә бик ошады шул. Үз якларыбызга кайткач та, бик озак оныта алмадык рәхәт кичерүебезне. Сезгә дә барырга язсын. Без үзебез исән-сау булсак,  Гагра, Пицунда якларында ял итмәкче булабыз. Андагы табигать бигрәк тә шәп булырга тиеш.