- Татарча
- Tatarça
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерәбез. Бүген сайтның "Тормыш мәктәбе" дигән яңа бүлеге барлыкка килде. Әлеге бүлектә хикмәтле сүзләр, ашауга-эчүгә, сәламәтлекне ныгытуга һәм дәвалауга багышланган ресурслар тупланачак. Без берничәсен куйдык инде, бу эшне дәвам итәрбез дип уйлыйм. Мин әлеге материалларны һәр барчагызга да тәкъдим итәм. Файдаланыгыз һәм рәхәтен күрегез.
Бүлек яңартылуын сайтның төп битендә - "Тормыш мәктәбе" блогында күрә аласыз.
Сайтларын бала тәрбияләгән кебек карап, яңартып торучыларны искәрткәнегез бармы: алар язмыйча тора алмый, һәрвакыт эзләнүдә, иң мөһиме - алар табышларын, ачышларын башкалар белән бүлешергә ашыга. Димәк, үзе өчен генә түгел, башкалар өчен дә тырыша, бушлай мәгълүмат белән коралландыра. Моның белән ул үзенә күпме савап җыя, рәхмәт сүзе ишетә. Мондыйларның сайтында мәгълүмат озак яңартылмый торса, я бик шәп яңалык көтәсең, я сайт хуҗасы белән ни булды микән дип борчыла башлыйсың. Аллага шөкер, сез безне тагын чираттагы хезмәтләрегез белән сөендерәсез, Гүзәлия апа. Рәхмәт, уңышлар Сезгә. Мин дә үземнең шәп рецептларымны җибәрермен әле, Аллаһы боерса.