Язучы нинди булырга һәм ничек язарга тиеш?

Тарханова Гүзәлия 19 июнь, 2011 - 15:03

Язучы нинди булырга тиеш

(Яза башлаган һәр кеше истә тотарга тиешле кагыйдәләр)

Бу сорауга төгәл генә җавап бирү кыен, шулай да һәр язучы белергә тиешле конкрет таләпләр турында язып чыккан өч шәхеснең кайбер фикерләре игътибарга лаек. Бу өч шәхес төрле чорларда яшәсәләр дә, аларның әсәрләрендә фикер уртаклыгы бар. Бу язмамда мин шулар турында сөйләргә телим.

Б. э. кадәр 384-322 нче елларда яшәгән бөек философ һәм галим Аристотель әдәбиятка конкрет таләпләр куйган. Аның фикеренчә, чын язучы мәҗнүн булырга тиеш, салкын акыллы кеше әдәбият тудыра алмый. Дөньяга Аристотель“Поэтика”сы билгеле. Поэтика – әдәби әсәр төзелешен өйрәнүче фән. Галимнең әдәбиятка таләпләре ачык һәм аңлаешлы:

* “Әдәби әсәрдә гармония һәм ритм булырга тиеш, чөнки табигатьтә бөтен нәрсә гармонияле,” – дип әйтә торган булган ул.

* Әсәр бербөтен булырга тиеш.

* Күләм эчтәлеккә туры килергә тиеш.

* Тарих һәм әдәбият тыгыз бәйләнештә тора, ләкин тарих үткәнне сурәтләсә, ә әдәбият алдан прогноз бирә.

* Тел аңлаешлы булырга тиеш, әмма түбән стильдәге язу кабул ителергә тиеш түгел.

* Телдә тупас сүзләр дә, артык ялтыратулар да булмаска тиеш.

Аристотельнең бу хезмәтеннән соң 18 нче гасырга тикле беркем дә язмый.

18 нче гасырда француз шагыйре, әдәби критик Николо Буало (1636-1711) “Поэтическое искусство” китабын язган. Анда әдәбиятка һәм язучыга куелган таләпләр үзенчәлекле:

  • Әдәбиятны дилетантлардан (әдәбият кануннарын белер-белмәс көе язарга тотынган тәҗрибәсезләр) сакларга кирәк.
  • Чын әдәбиятны моральяктан чиста булган кеше генә тудыра. Автор фикеренчә, моральяктан чисталык – ул Ватанга мөнәсәбәт.
  • Табигатьтән өйрәнергә кирәк, чөнки анда ялган була алмый.
  • Сүзләр әсәрдә затлы, ягымлы, әмма бик тә табигый булырга тиеш.
  • Чын язучы күңелендәгесен әйтмичә, язмыйча кала алмый, тик заказ буенча язмагыз.
  • Һәр персонажның үз теле бар.
  • Әсәреңә мөнәсәбәтне белергә теләсәң, дошманыңа укып күрсәт, чөнки иң дөрес бәяне ул бирер, иң йомшак урынны ул күрсәтер. Дуска күрсәтсәң, ялган мактау ишетерсең, ә ялган язучыны үтерә.

1927 елда Борис Томашевский (1909-1974) поэтик иҗатка таләпләрне билгеләгәндә, сүз, сөйләм теле турында кайбер фикерләрне әйтә. Аның фикеренчә, гади сөйләм аша үз фикереңне җиткерү әдәби сөйләм аша җиткерүдән шактый аерыла. Гади сөйләм әзерлексез туа. Фикере башкаларга барып җитсен өчен, кеше жестикуляцияне (кул хәрәкәтләрен) эшкә җигә, мимикадан оста файдалана. Әдәби сөйләмдә болай эшләп булмый. Аңа таләпләр зуррак.

Беренчедән, әсәр гади сөйләм нигезендә төзелә, язучы диалектизмнарны да кертә, аны яхшы белә, тик артык мавыгу әсәрне бизәми.

Икенчедән, бик матур телдә язылу белән беррәттән жаргоннарны кертеп җибәрү әсәрнең телен тагын да үзенчәлеклерәк итә, әмма монда да арттырып җибәрү уңышлы булмаска мөмкин.

Өченчедән, фикер аңлаешлы булсын өчен, персонажлар теленә игътибар сакланырга тиеш.

Дүртенчедән, әсәр чын күңелдән, ялгансыз язылырга тиеш. Язучы үз героена тере кеше итеп карарга тиеш. Аның турында күзаллауны көчәйтү өчен, сөйләмен, елмаюын, күз карашын, фигурасын, гомумән, башка билгеләрен ачык сурәтләргә кирәк.

Бишенчедән, текстны аның эчтәлегенә туры килмәгән очраклы сүзләр белән тутыру әсәрнең матурлыгын, төп фикерен җуюга китерә.

VK фикерләре