Татар теленнән имтихан үткәрү өчен көн табылмады

Тарханова Гүзәлия 29 май, 2011 - 18:17

Татар теленнән имтихан үткәрү өчен көн табылмады29 нчы майда, ягъни якшәмбе көнне, 9 нчы сыйныфларда татар теленнән имтиханнар булды. Аннан алдагы көнне коллегаларымны котларга теләсәм дә, кире уйладым, чөнки имтиханның ял көненә туры килүе беребезне дә сөендермәде, шуңа күрә ачуларын китерәсем килмәде. Шәһәр читендә бакчалары булганнарның бөтен эше калды бүген. Авыл укытучыларының яз көне хуҗалыкларында кырык эшләре кырык җирдә кырылып ята. Язның бер көне ел туйдыра шул. Элегрәк тә имтиханнарны нәкъ сабан туена туры китереп аптыраталар иде. Балалар да, аларның әти-әниләре дә көтеп алган сабан туена кайта алмыйча калалар иде. Хәзер тагын да уңайсыз көнне – һәркем көтеп ала торган ял көнен (уйлап карасаң, бу бит әле законга да каршы килә) татар теленнән имтихан тапшыру өчен файдалану кемнең башына килде микән? Беләсе иде: ул кеше үзе ял итте микән? Ә бит укытучыларның күбесе иртәгә ЕГЭ оештыручылар арасында булырга тиеш. 27-28 нче майда да эшләделәр алар. Нәрсә, әллә татар теле укытучыларының ял итәргә хокуклары юкмы? Әллә туган телебезнең кирәге шулкадәр генәме?

Артык һәм үги булуыбызны болай да гел искәртеп кенә торалар. Бусы инде: “Сезнең имтиханыгыз өчен көн дә табылмады, кирәгегез шуның кадәр генә,” – дип әйтергә теләүләре түгелдер лабаса? Безнең белән исәпләшмәсәләр дә, ата-аналар турында уйларга иде, ичмасам. Гомумән, тел өйрәнүгә тискәре караш уяту өчен тагын бер адым ясалды бүген.

Мондый мөнәсәбәткә карашыгыз нинди?

Р.S. Ни генә булмасын, имтиханнар матур узды. Укучыларның әзерлекләре шәп иде. Безнең дә күңелләр күтәрелде. Киләчәк турында яхшы нәрсәләр генә уйлыйсы килә.

VK фикерләре

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Мәскәү көннәрне бүлеп бетергәннән соң, туган телебезгә ял көне генә калган...

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Мәскәүдә генә микән хикмәт? Миңа калса, безнекеләр үзләре "тырышалар" сыман. Телебезгә әнә шул рәвешле "мәхәббәт тәрбияләп", әкренләп бөтенләй котылмакчылар, ахры.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Татар теленнән имтиханның ял көнендә булуы безне дә шаккаттырды. Ул атналарда бер ялсыз эшләдек. ЕГЭ га килгәндә бу сүзне ишетәсе дә килми. Инде ничә ел отпуска вакытында мәҗбүри ЕГЭ дип эшкә чыгаралар. Быел июнь  аенда профком ял итәргә путёвка биргән иде, шул ЕГЭ аркасында җибәрмәделәр (отпускада булсам да). Имеш мине база данныхтан алып булмый, безгә хәзер чирләргә дә ярамый.