Укытучы яклауга мохтаҗ

Укытучы яклауга мохтаҗ
Тарханова Гүзәлия 28 декабрь, 2010 - 13:07

Укытучының бу көннәрдә нигәдер җаны тыныч түгел, йөрәге дә, нидер сизенгәндәй, тик торганда бәргәләнә, үрсәләнә. Соңгы вакытларда еш кына яшь чаклары да искә төшкәли. Менә ул бүген дә очсыз-кырыйсыз уйларына ирек биреп, үзе дә сизмәстән, гомер йомгагын сүтә башлады. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүен, нәни укучыларының, ышаныч тулы күзләрен тутырып, аңа карап торуларын, ата-аналарның сынаулы күз карашларын күргәндәй булды. Күңелдә шул үткәннәрне сагыну хисе барлыкка килде. Әйе, яшьлек бик тиз узган да киткән икән шул. Шулай да гомер буе башкарган хезмәтенең кешеләргә кирәклеген тою аңа әйтеп аңлата алмаслык рәхәтлек бирә иде. Менә ул тагын мәктәбенә ашыга. Яраткан укучыларын күрү белән, башны тыгызлап торган авыр уйлар үзләреннән-үзләре юкка чыгар да ул көндәлек мәшәкатьләренә чумар.

Шундый уйларга уралып бара торгач, укытучы мәктәбе янына килеп җитүен сизмичә дә калды. Ишектән керә-керешкә үк, ул хезмәттәшләренең үзенә сәерсенеп каравын тойды. Нидер булган, ахры, дип уйлап бетерергә дә өлгермәде, аны директор бүлмәсенә чакырдылар. Бер атнадан 55 яшен тутырырга әзерләнгән укытучыны күңелсез яңалык көтә иде. Үз сыйныфындагы бер әни кеше укытучыны гаепләп, шикаять язган булып чыкты. Менә ни өчен борчылган аның йөрәге, димәк, күңелсезлек буласын алдан ук сизенгән икән шул. Газета һәм телевидение журналистларын аякка бастырып, укытучыны кара тамгалар белән тамгалаган ананың ике кызы тиң аның сыйныфында әйбәт кенә билгеләргә укып баралар югыйсә. Бу анага кайсы ягы белән ярамаган соң укытучы? 55 яшен тутыру хөрмәтенә шундый “бүләк” әзерләргә аны нәрсә мәҗбүр иткән? Җитмәсә, анага теләктәшлек күрсәтеп, журналистлар аның хатын газетада бастырып та чыгарганнар, ә кичен телевидение бу турыда бөтен шәһәргә җиткерде. Тикшерү-нитү юк, укытучының үзе һәм башка ата-аналар белән сөйләшеп тә тормыйча, дөньяга чаң суктылар, тагын бер укытучыны кешелектән чыгарып ташладылар. Ник шунда берсе: “Тукта, дөрес эшлибезме, гомерен балаларга багышлаган укытучыны нахакка гаепләп, үз өстебезгә гөнаһ алмыйбызмы?” – дип уйлап карасын икән. Юк, арзанлы шаккаттыру (сенсация) кыйммәтрәк шул. Укытучы белән ни булыр, аны хөрмәтләп пенсиягә озатасы урында исемен пычратып кара ягудан кем отар – менә шул турыда уйлау кирәк иде дә... Хәер, кеше турында уйлау соңгы вакытларда арткы планга чигенә, һәм иң гаҗәбе шул: моңа күнегә барабыз шикелле. Бүген сүзебез әнә шул хакта. Ул 96 нчы гимназиянең һәр укытучысын тетрәндергән, аларның намусын шик астына куйган шикаять хаты белән бәйле. Бу хатның эчтәлегенә кире кайтып торуның кирәге юктыр дип уйлыйм, чөнки 22 нче декабрьда “Комсомольская Правда” газетасында шикаятьтә язылганнарның бөтенләй дөрес булмавын раслап, укытучының үз сыйныфы ата-аналары тарафыннан язылган хат басылып чыкты.

Ул көнне минем дә бу сыйныфта дәресем бар иде. Сыйныф бүлмәсенә якынлашам. Коридор тулы ата-аналар, барысының да кулында кочак-кочак чәчәк бәйләме. Укытучы күренүгә, алар да, балалары да аны туган көне белән котларга ашыктылар. Эх, менә кайчан кирәк иде ул телевидение! Күрсеннәр иде ата-аналар белән балаларның үз укытучыларын ничек хөрмәтләгәннәрен. Юк шул. Кирәк вакытта без артык тыйнак. Ниндидер явыз бәндәнең сине таптап-сытып киткәнен рәхәтләнеп күзәтеп утырабыз, ә иң күркәм минутларга карап соклана белмибез. Ата-аналарның сүзләре колагыма чалына. Никадәр ихласлылык, хөрмәт һәм беткәнче укытучыны аңлау сизелә аларда. Берничә көн элек кенә булып узган хәлләрнең юшкынын юып алырга теләгәндәй, күзләрдән яшь саркый. Минем дә күзләрем яшьләнә. Укытучыны күзәтәм. Ул һаман элеккечә тыйнак кына елмая, ә күзләрендә нәүмизлек, тирән сагыш. Әйе, аны бар да ихтирам итәләр, тик сиңа нахак бәла яккан бер кешенең сүзе йөрәккә тирән җәрәхәт салырга өлгергән шул инде.

Бу турыда язарга да шул сагышлы күзләр этәрде мине. Юк, үз сүземне әйтмичә кала алмый идем мин, чөнки укытучыны яхшы беләм. Артык тыйнак, зыялы, укучыларның һәрберсен үз балалары кебек ихлас яратучы кеше булуы берәүгә дә сер түгел. Югары квалификацион категорияле бу укытучы кешеләргә олы хөрмәт белән карый, чөнки Кеше дигән затка сак карарга, аңа авырлык китермәскә, рәнҗетмәскә кирәклеген ул бала чагыннан ук ишетеп үскән. Ул тәрбияләнгән кешелекле гаилә дә, аны кайчандыр килен итеп кабул иткән шагыйрь кайнатасы белән шагыйрә кайнанасының затлы гаиләсе дә (бу шагыйрьләрнең исемнәре татар халкына яхшы таныш) зыялылык үрнәкләре булып торалар. Кызганычка каршы, мин аларның исемен атый алмыйм, чөнки укытучы үзен рәнҗетүләре дә чиктән ашып киткән дип саный, изге затлар итеп караган кадерле кешеләренең исемнәрен мондый вакыйгалар белән бәйләп искә алуларын теләми, аларның рухларын рәнҗетү булыр бу, дип уйлый. Әйе, ул хаклы. Монда да аның кешелеклелеге, үзенә килгән күңелсезлекләргә, шулай язгандыр, дип кенә каравы, башкаларны борчуга салырга теләмәве сизелеп тора. Зыялылык билгесе түгелмени бу?! Шулай да минем, озак еллар дәвамында мәктәптә эшләгән укытучы буларак, кешеләргә әйтер сүзем бар. Ул – укытучы турында.

Укытучы һәм җәмгыять. Кайчандыр бу ике сүз бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр булган. Ни кызганыч, бу бүген дә шулай дип, кистереп кенә әйтеп булмый. Нидер үзгәрде, укытучыга ихтирам кимеде шикелле. Тыштан караганда бу артык сизелми дә сыман. Балалар да, ата-аналар да шул ук кебек, хөкүмәтебез дә укытучылар турында гел кайгыртып тора, тик укытучы халкының бәгырендә төенләнеп килгән канәгатьсезлек хисе генә зурая бара. Чыннан да, соңгы егерме ел эчендә укытучыга карата мөнәсәбәт бик нык үзгәрде. Укытучыга хөрмәт кимеде, нык кимеде. Адым саен я газеталарда, я телевидениенең үзәк каналларында (шөкер, үзебезнең телевидение укытучылар турында хөрмәт белән генә искә ала, анысына рәхмәт) укытучыларны каралтып, хәтта җинаятьчеләр дәрәҗәсенә төшереп сурәтләү ешайды. Күптән түгел беренче канал күрсәткән вакыйга күпләрне шаккаттырды. Укытучыны үтерә язган (аңа тугыз тапкыр тән җәрәхәте ясалган) егеткә шартлы хөкем карары чыгару, ә укытучының үзенә каршы җинаять эше кузгату үзе үк гайре табигый хәл. Моңа охшаш мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Хәзер җәмгыятьтә мондый нәрсәләргә гадәти хәл итеп карау сизелә башлады. Бер тиенлек куян, биш тиенлек зыян, дигәндәй, аларның укыту-тәрбия системасына күпме зарар китерүен чамалау кыен түгел, минемчә. Бу, беренчедән, укытучының абруен түбәнәйтсә, икенчедән, тәрбия процессына тискәре йогынты ясый, чөнки “абруйсыз” тәрбиячегә ышаныч кими, аның сүзенә баланы инандыру авыр булачак. Моннан килгән зыян искиткеч зур. Җәмгыять тиздән аны үз җилкәсендә татый башлаячак, дип әйтү һич тә арттыру булмас.

Бер 20-30 еллар элек кенә дә әле укытучыга изге кешегә караган кебек карыйлар иде. Ата-ана сиңа ышана, баласында да укытучыга – ихтирам, белемгә хөрмәт тәрбияли иде. Ата-ана һәм укытучылар ныклы союзниклар булганга күрәдер, мөгаен, бала тәрбияләү кебек катлаулы проблемаларны чишү, бүгенге көн белән чагыштырганда, күпкә җиңелрәк иде.

Бүген укытучы кебек яклаучысыз, хәтта хокуксыз диярлек, башка профессия кешесен күрсәтә алабызмы? Юк, мең кабат юк. Ата-аналарның кайберләре (мин күпчелек турында әйтмим!) мәктәпне белем алу урыны дип түгел, ә урта белем алу турындагы таныклык бирә торган җиргә саный. Документ алгач, баласын теләсә кайсы ВУЗга кертәчәгенә ул нык инанаган. Димәк, укытучы шушы өлкәдә бары тик арадашчы ролен генә башкара. Укытучы хәзер оркестрдагы беренче скрипка ролен үтәми. Димәк, аны ихтирам итү мәҗбүри түгел, дип уйлыйлар, ахры, кайберәүләр. Япония, Швеция һ.б. алга киткән илләрдә укытучы һөнәренә иң уңай караш яшәп килгәнгә дә, ул илләр иң белемлеләрдән санала икән, бу бер дә гаҗәп түгел. Бездә нәрсә үзгәрде соң? Әллә укытучылар начаррак эшли башладылармы? Юк, әлбәттә. Заман таләпләре арткан саен, укытучы да һәр яклап үсеш кичерә: үзлегеннән белем алуын дәвам итә, яңа технологияләр кулланырга тырыша. Һаман да төннәр буе утырып, дәфтәр тикшерә, дәрес планын төзи, сыйныфы белән театр-музейларга да барырга өлгерә. Үз гаиләсен, балаларын карарга да вакыты калмый аның. Барлы-юклы хезмәт хакына күпме китап сатып ала укытучы. Минем өемдәге китапларны күргәч, бер танышым: “Җүләр китап җыяр,” – дигән сүзләр дөрес икән дигән иде. Хәзер кешене китапханәң белән дә, рухи дөньяңның байлыгы белән дә шаккаттыра алмыйсың шул. Син аңа иң модалы машинаңны, кием-салымыңны күрсәт, менә шунда булырсың кеше. Ата-аналар, җәмәгатьчелек моны күрми, белми дип уйлаучылар ялгышалар. Барын да беләләр дә, күрәләр дә, тик укытучының җанын гына аңларга теләүче юк. Аны теләсә кем рәнҗетә ала икән, монда җәмгыятьнең дә гаебе зур. Үзең утырган ботакка балта чабу белән бер бит бу. Укытучыны рәнҗетү җиңел ул, чөнки аның яклаучысы юк. Килер бер көн, мәктәпләрдә эшләргә теләк белдерүчеләр дә калмас, моңарчы укытучы күрмәгән зур хезмәт хакларына да кызыгучылар табылмас. Рухы имгәтелгән укытучылар яшәгән җәмгыять үзе дә рухсыз калыр, ә бу коточкыч нәрсә. Өстә утырган җитәкчеләребезгә, депутатларыбызга әйтер сүзем бар: килегез сез укытучылар янына, йөрәгегезне ачып сөйләшегез алар белән, яклагыз укытучыны. Моннан сезнең дәрәҗәгез тагын да артыр гына, чөнки укытучы ул – элекке заманнардагы кебек үк изге зат. Саклыйк укытучыларны, юк-бар белән күңелләрен рәнҗетмик, бүген ирешкән уңышларыбызда укытучыларыбызның да өлеше зур икәнне онытмыйк.

Сүз башым 96 нчы гимназия укытучысы турында иде. Аның хәлен аңлаган ата-аналарына рәхмәт әйтәсем килә. Көтүдәге бер нәҗес сыер бөтен көтүне пычрата алса да, Аллага шөкер, без көтү түгел. Бер кеше фикере әле күпчелекнең фикере дигән сүз дә түгел. Уңышлар сиңа, укытучы.
 

VK фикерләре

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Мәкалә бик яхшы язылган, тик менә газетага һәм телевидениегә чыгарганда укытучыны исеме, фамилиясе белән фаш иткәннәрдер бит, җәнҗалчы ананың да кем булуын конкрет беләсе килгән иде, исемен, фамилиясен, эш урынын, җурналистлардан да компенсация түләтсәң, икенче аң булырлар иде. Һаман тынычланып булмый әле, бик җанга тия торган булды. Яла ягучыларга да җәза каралсын иде. Фәридә.