Бәгырьләрдә Вакыт... Хәтер бәрелешә

Сөембикә һәм Ярославна
Тарханова Гүзәлия 9 октябрь, 2010 - 17:41

Хәтер һич тә үткән генә түгел,
Хәтер – синең киләчәгең дә.

Мөдәррис Әгъләмов

Галимнәребез, әдипләребез һәм бигрәк тә укытучыларыбыз каршында яшь буынга халкыбыз турында чын тарихи дөреслекне җиткерү бурычы тора. Бүгенге көн укытучысы ана телен ипи-тозлык кына белгән балага телебез һәм гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны өйрәтү өчен бөтен көчен куеп тырыша. Татар баласы үз теленең гаҗәеп матурлыгын тоярга, аның әдәбият һәм сәнгатенең иң гүзәл үрнәкләрен белергә, бер-берсе белән аралашып яшәргә тиеш. Тик җәмгыять тормышында телебезне гамәли куллануга ихтыяҗ булмаганга күрә, баланың күңеле бик тиз сүрелә, аралашу да гаилә кысаларында гына (әле ул да бөтен гаиләгә дә хас түгел!) бара. Татар тарихы мәктәпләрдә я өстән-өстән генә өйрәнелә, я бөтенләй диярлек укытылмый. Бала татар халкының чын асылын, тарихта тоткан урынын белмичә кала. Аның каравы татар баласы урысның “бөеклегенә” инанып үсә һәм яши. Бу – аның өчен аксиомага әйләнгән чынбарлык, чөнки мондый фикерне аның аңына тыгызлап тутыралар. Бала үзеннән-үзе милләтеннән читләшә, ә кайберләре хәтта ояла ук башлый. Димәк, без нәрсәнедер эшләп бетермибез, күрәсең.

Форсаттан файдаланып, бер вакыйганы искә төшереп китәсем килә. Улыбызның югары сыйныфларда укып йөргән вакыты иде. Рус теле укытучысы боларга “Игорь полкы турында сүз” поэмасын укырга биргән. Китапны тапмадык, шулай да, тарих факультетын бетергән кеше буларак, мин аңа поэма турында сөйләп аңлаттым. Бер мәктәптә эшлибез бит, икенче көнне, тәҗрибә уртаклашу максатыннан дип, бу укытучының дәресенә кердем. Менә шул дәрестән алдым мин беренче сабакны. Бу укытучы бөтен дәрес дәвамында урыс кенәзе Игорьның кыпчакларга каршы сәбәпсез-нисез , ягъни тик торганда ясаган походын күкләргә күтәреп мактады, бу походның бик тә “әһәмиятле һәм кирәкле” булуына балаларны ышандырды. Далада яшәүче “поганый” кыпчаклар урыс иленә тынычлап яшәргә ирек бирмәгәннәр, янәсе. Бар бала да моның шулай булуына берсүзсез ышанды. Ахырдан композитор А. П. Бородинның “Князь Игорь” операсыннан урыс кенәзен, аның дружинасын данлаган өзекне дә тыңлагач, бу укытучыда укыган татар балаларының кыпчакларга (ә бит алар төрки халыкның бер кавеме) мөнәсәбәте нинди булачагын күзаллау кыен түгел иде инде. Өй эше итеп “Ярославна елавы” өзегенең бер өлешен ятларга кушылды. Бу укытучыны мин беркайчан да начарлар исәбенә кертә алмадым. Киресенчә, ул үз эшен чын осталарча башкарды: милләтен бөек итеп күрсәтте һәм шуңа башкаларны да ышандырды.

Ни өчен безгә дә шулай эшләмәскә?! Үткән тарихында Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы кебек дәүләтләре булган татар халкының бөек шәхесләре турында төпле белем биреп чыгарырга, милләтебезнең бөеклегенә ышандырырга, горурлык хисләре тәрбияләргә безгә кем комачаулый?! Әдипләребез дә бу юнәлештә җитәрлек эшлиләр. Соңгы елларда тарихи романнар белән беррәттән “Мөхәммәдьяр”, “Кол Шәриф” (Ә. Рәшит) һ.б. бик күп поэмаларның иҗат ителүе дә – сөенечле күренеш.

Игътибарга лаеклы әсәрләр арасында шагыйрь З. Мансуровның “Ике еглау” поэмасы (“Казан утлары”, 2002 ел, 10 нчы сан) үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Язмамның башында ук урыс әдәбиятының йөзек кашы саналган “Игорь полкы турында сүз” поэмасын искә алуым да очраклы түгел. Моңарчы әдипләребез игътибарыннан читтә калып килгән бу борынгы поэманың бер персонажы – Ярославна кенәзбикә образы – З. Мансуровның “Ике еглау” поэмасында урын алган. Кем соң ул Ярославна? Ни өчен автор аны Сөембикә образы белән янәшә һәм шул ук вакытта капма-каршы яссылыкка куеп сурәтләгән? Поэманы аңлап уку өчен, тарихка (“ Князь Игорь турында сүз” гә таянып) күзәтү ясап алыйк. 12 нче гасырда урыс җире вак кенәзлекләргә таркалып беткән була, шулай булса да, кенәзләр, башкаларны талап баю максатыннан, төрле җирләргә яу чабарга яраталар. Новгород кенәзе Игорь 1185 елның 1 нче маенда – кояш тотылган көндә – Дәште Кыпчак җиренә чираттагы походын оештыра. Бу җирләр иркенлеге белән һәрчак урыс кенәзләрен кызыктырып торган. Аңа кояш тотылуның начар фал булуын әйтсәләр дә, байлыкка, коллар һәм чибәр кыпчак кызларына ия булу теләге көчлерәк була. Бу бәрелештә Игорь, аның улы Владимир һәм якыннары Көнчак ханга әсирлеккә төшәләр. Бу хәбәрне ишеткән хатыны Ярославна бик кайгыра: көн-төн елый, үзәк өзгеч тавыш белән сыктый. Игорь тоткынлыкта да начар яшәми, шулай да тиздән, Овлур исемле кыпчак ярдәме белән качып, Новгородка кайта. Улы да Көнчак хан кызына өйләнеп, ике елдан соң үз җиренә аяк баса. Кенәзнең җиңелеп, әмма исән-сау кайтуын урыс халкы данлый, чөнки Игорь сыман үз илен “дошманнардан сакларга” әзер торучының булуы вакытлыча җиңелүдән әһәмиятлерәк була. Борынгы урыс поэмасында һәм алдагы чорларда байтак авторларның башка әсәрләрендә кенәз Игорьның бу походы әнә шулай данлана, ә кенәгинә Ярославнаның ире өчен кайгырып елавы урыс язучылары тарафыннан символлаштырылып, аларның роман-поэмаларында урын ала.

 

Тарихка кереп калган икенче елау 16 нчы гасырда яшәгән Казан ханбикәсе Сөембикә исеме белән бәйле. Ул “Сөембикә бәете”ндә һәм башка әсәрләрдә чагылыш тапкан. Бу турыдагы мәгълүматлар кайбер урыс елъязмаларында да очрый.

З. Мансуровның “Ике еглау” поэмасында ике төрле чор очраша сыман. Автор икесе ике чорда яшәгән шәхесләр – Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикә һәм кенәгинә Ярославна диалоглары аша бу геройларның хис-кичерешләр драматизмын гына сурәтләп калмый, ә татар һәм урыс халкының яшәеш үзенчәлекләре, әхлагы, тормышка карашлары турында фәлсәфи уйлануларга да этәрә. Дөрес, ул чорларда булып узган вакыйгалар һәм сугышларны тасвирламый шагыйрь, ләкин поэманы укыганда, ул вакытларның бөтен фаҗигасен күз алдына китерәсең, аны тоясың. Шагыйрьнең осталыгына исең китәрлек, ул Сөембикә һәм Ярославна тормышында булган һәр вакыйганы төгәл эзлеклелектә сурәтләү белән бергә, алар арасындагы рухи каршылыкларны сиздермичә генә укучы аңына җиткерә тора. Төп геройлар йөрәк түрләрендә йөрткән хисләрен, кичергән газапларын бер-берсенә ачып салганнан соң, аларның әйтеп бетермәгән һәм поэма юллары арасына яшеренгән ишарәле сүзләреннән, читләтеп әйтүләрдән сизелә ул каршылыклар.

Сөембикә һәм Ярославна елавы. Тарихларга кереп калган, “икесе ике ярда” яшәгән ике хатын-кызның елавы. Ике төрле язмыш, хис-кичерешләр өермәсе очраша бу поэмада. “Бәгырьләрдә Вакыт... Хәтер бәрелешә...” – ди автор үзе. Вакытлар узса да, хәтер югалмый икән, чөнки ул кешенең аңында яши. Шул ук вакытта билгеле бер Вакыт кысаларында гына да кала алмый ул. Казаннан Мәскәүгә тоткынлыкка озатылган Сөембикә язмышын уйлап, бүген дә татар бәгыреннән кан тама. Кайсы халык үз патшабикәсен чит кавем кулына тапшырган, бармы тарихта шундый хәл?! Сөембикә ире Сафагәрәй кабере белән соңгы тапкыр саубуллашканда, аның иңрәп елавыннан хәтта Ханбикәне Казаннан Мәскәүгә алып китәргә килгән кенәз Серебряный да еламыйча тыелып кала алмаган. Сөембикәнең күз яшьләре төшмәгән безгә, дип, кем генә кистереп әйтә алыр икән?! Онытма, татар, синең яшәү-яшәмәвең үз хәтереңә бәйле. Сөембикәңне, аның үз җирендә соңгы тапкыр елавын, йөрәгеннән сыкрап чыккан күз яшьләрен дә онытма, бу турыда балаларың үз балаларына сөйләрлек итеп, аларның аңнарына сеңдереп кал, диясе килә.

Сөембикә һәм Ярославна елавы. Бу ике затны “кайгы... тигез күрә”, тик хәсрәтләре бертөсле түгел шул. Елау белән елау арасында да зур аерма бар, чөнки аларның сәбәпләре төрле. Үз мәнфәгатьләреңне кайгыртып, шәхси сәбәпләр аркасында, үз-үзеңне кызганып елау һәм аның артыннан ук зур сөенеч кичерү була. Илеңне, тәхетеңне, халкыңны югалтканга кайгырып һәм аларның бәхетсез язмышына ачынып, билгесезлектән, ялгызлыктан әрнеп елау була. “Миңа тиңдәш булып еглар өчен, Ярыслауна, яшең җитәрме?” – ди Сөембикә. Әйе, “еглау сәбәпләре” буенча аларны тиңләп булмый, чөнки Ярославна ирен (ул да вакытлыча гына), ә Сөембикә Илен-Ватанын югалта. Шагыйрь З. Мансуров бу ике зат арасындагы диалогның беренче строфаларыннан ук алар арасында шул рәвешле каршылык сызыгы үткәрә башлый. Сөембикә иң элек халкына: “Егла, халкым, әйдә, егла, халкым, минем белән бергә еглачы, “ – дип мөрәҗәгать итә һәм шунда ук: “Киленеңне, илем, килешенеп, канлы туйга калым иттеләр...” – дип елавының сәбәбен аңлата. Белә Сөембикә, татарның үз кулы белән үз иреген юкка чыгаруын күңеле белән сизә. Кырым, Казан, Нугай илләренең берләшеп эш йөртмәвенә үпкә дә чалынып китә сыман бу сүзләрдә.

Хөрлек таҗы ничек тора алсын
табан ялаучылар башында, – ди ул үзен коллыкка биреп җибәргән ватандашларына әрнеп.

Ярославна яуга киткән кенәз Игорьның кыпчаклардан җиңелү сәбәбен кояш тотылудан, “иләмәннәр белән киңәшмичә”, кыпчак даласына ашыгудан һәм мәрхүм әнкәсенең “кара яулыгын җиргә җәеп” төшенә керүеннән күрә. Ярославна да ахирәтләре белән бергә ( тик халкы белән түгел!) яшь түгә, әсир төшкән ирен кызгана. Тик Сөембикә сүзләре ачы хакыйкатьнең күзләренә туры карарга мәҗбүр итә.

Кенәзеңнең канлы барымтасын
Аклап күпме генә аһ орма,
әсир төшү белән әсир алу
арасында бардыр аерма...
Анда сөрән салып яткан ирең,
Әсир ителсә дә, кол түгел!

Бу җөмләгә бар да сыеп беткән. Әйе, кенәз әсир төшүенә үзе гаепле булса, Сөембикәнең әсирлеккә алынуында кем гаепле? “Үтәмешем киеп өлгермәде әтисеннән калган таҗын да...” – дип сыкраган ханбикәнең күз яшьләре кемгә төшәр? “Ерак әсирлектә” юк ителгән “Габдел Латыйф, Илһам ханнарны”ң җаннары өчен кемнәр җавап тотар? Хәтта ерак гасырлардан яңгырап ишетелгән Ярославна авазында да “ханбикәсен биреп җибәрүче кавем”не аңлый алмый гаҗизләнү сизелә:

...ханбикәсе, биреп һамаюнын (бәхет кошын),
саклап калган, димәк, үз илен.
Янып сөйгән газиз иле генә
ханбикәсен саклый алмаган.

Халкының үткән чорларда кылган үкенечле хаталары шагыйрь йөрәген ничек әрнетүен әнә шул сүзләрдән дә тоеп була.

Поэмада геройларның диалогларыннан тыш автор хикәяләве дә әһәмиятле урын алып тора. Ул геройларының хис-кичерешләрен сурәтләп кенә калмый, алар яшәгән чорны күзалларга ярдәм итә, гомумиләштереп, нәтиҗәләр дә ясый, укучысын да уйландыра.

Кенәз Игорьның кылган гамәлләренә шагыйрь, гасырлар аша карап, иң дөрес бәясен бирә. “Угланнары язмышыннан угаланып”, үзен гаепле санаса да, аның улы Владимирга берни дә булмый, киресенчә, Көнчак ханның кызына өйләнеп, үз иленә исән-сау кайта. Урыс шагыйренең борынгы поэмасында (“Игорь полкы турында сүз”) Көнчак кызының чукындырылып, аңа Свобода исеме бирелү турында язылган. Димәк, Игорь берни дә югалтмый. Шагыйрьнең Игорь кенәзгә биргән бәясе алдагы чорлардагы урыс баскыннарына да кагыла. Җиңелүдән “җәберсенгән” кенәз өчен: “Кирәк чакта яудаш булган гаярь кавем хәзер инде әшнә түгел – “Поганый!..” Чыннан да, Игорь үз илендәге кенәзләргә каршы көрәшкәндә күп тапкырлар Көнчак ханның көченнән (“яудаш” итеп) файдалана, ә җай чыгу белән, аңа һөҗүм итә. Кыпчак халкына тагылган “поганый” сүзе (борынгы поэмада шулай дип бирелгән, алга таба да дәлилләүләрдә шул әсәргә таянырбыз) берничә гасырдан соң татарларга да тагыла.

“Ике еглау” поэмасында Сөембикә белән Ярославна диалоглары аша алар яшәгән чорда кылынган гамәлләр бик оста бәяләнә. Берничәсен карап китик. Ярославнага кенәз Игорьны әсирлектә итеп күрү бик авыр. “Ул бит... кенәз кадәр кенәздер!..” – дип, аны якларга теләп әйткән сүзләренә каршы Сөембикәнең җавабы катгый: кенәзне үзенең комсыз ниятеннән тыш яуга чыгарга берәү дә мәҗбүр итмәгән.

Борын чөеп, бакчы, сөңге кадый
Кыпчак даласының читенә.
Очлым белән Донны эчеп кую
Аның өчен, имеш, чүп кенә.

Чыннан да, Дон, Азов буйларын, кыпчак далаларын буйсындыру барлык урыс кенәзләренең дә төп нияте булган. Борынгы урыс поэмасында: “О Рус җире! Син инде калкулык артында ук калдың!” – дигән сүзләр дә күпне сөйли. Аз шул, аз урысның җире. Аһ, ничек зур итеп күрәсе килә кенәзнең үз җирләрен.

Чынлык өчен, әйдә, санап карыйк –
кемнәр башлап күбрәк яу чапкан?..

Әле кайчан гына Күбәк ханның
Әсирлектә башы җуелды, – дип дәвам итә Сөембикә гаепләү сүзләрен.

Шагыйрь үз героеннан шундый сүзләрне әйттерә икән, бу тикмәгә түгел. 1184 елда урыслар кыпчак җиренә килеп, Күбәк ханны әсирлеккә алалар һәм юк итәләр. 7 меңләп әсирне төрле җирләргә юк кына бәягә сатып җибәрәләр. Борынгы урыс поэмасында бу горурлык белән искә алына. Тагын да элегрәк, 1068 елда, Святослав кенәз – Шәрукан ханны (Көнчак ханның бабасы), ә соңрак Владимир Мономах Отрок ханны (елъязмада шундый исем белән аталганы Көнчак ханның атасы була) әсирлеккә алып китеп юк итәләр. Алай гына да түгел, уңайлы вакыт килеп чыгуга ук, урыс ушкуйниклары (юлбасарлары) “ничә ишкәк белән Идел суын чайпалдырып”, Идел Болгарын да талап киткәннәр (монда 1183 елда кенәз Всеволодның Идел Болгарына яу чабуы, аның башкаласын җимерүе күздә тотыла). Югыйсә, урыс илен ничәмә-ничә тапкыр ач үлемнән коткарып калган халыкка каршы шундый этлек эшлиләрмени?! Болар әле борынгы урыс елъязмасында телгә алынганнары гына. 1185 елда үзе сугыш белән килеп, кыпчакларга әсир төшкән кенәз Игорьдан Көнчак хан бабасы һәм атасы өчен үч алмыйча, аңа мәрхәмәт күрсәтә: әсирлектә дә Игорьны кенәзләрчә яшәтә: “тели икән, ауга чыгып керә, кичен кымыз эчеп, җыр тыңлый”. Көнчак хан хәтта кенәз улына үз кызын кияүгә бирә. “Кыргый” дала кешесенең бу адымын ничек бәяләргә? Борынгы төрки кавем, бәлки, күршеләре белән тату яшәргә теләгәндер. Гомумән, төркиләрдә әсирләргә илтифат күрсәтеп, илләренә кире кайтарып җибәрү дигән нәрсә еш кабатланган. Олуг Мөхәммәд ханның (15 нче гасыр) әсир төшкән Василий II не Мәскәвенә кайтарып җибәрүне тарих бүген дә хәтерли. Ә бит уйлап карасаң, Василий кенәз үзе беренче булып, аңа каршы сугыш башлаган. Урысның хәтере кыска икәнлеген, аш атканга таш ату белән җавап бирүен Сөембикәнең сүзләре раслый да инде: “Төрле хәлләр була: колмак бата, ә таш йөзә башлый еш кына.”

Бу сүзләр 980 елда Болгар иле белән урыслар арасында төзелгән килешүгә ишарә булып тора. Таш су өстенә калкып йөзә башласа яисә колмак үләне таш шикелле су төбенә китсә генә, бу килешү юкка чыгар, дип уйлаганнар ул чакта. Тарих исә киресен сөйли.

Ярославнаның Сөембикәгә биргән җавабы аша автор урыс токымының чын асылын күрсәтә: “Олы халык сугыш белән яши, ыру... узмый, диләр бузадан.” Урыс һәрчак үзен “олы халык” санап, башкаларга каршы кылган эшләрен шул исем белән аклаган. Бүген дә “ыру” дәрәҗәсеннән уза алмаган башка халыкларның хөрлек даулавы “буза” куптару булып кына саналмыймыни?! Сөембикәнең: “Очлым белән тәгам җияр ирнең комсызлыгы арта яудан соң,” – дигән җавабында “олы халык” образы тагын да тулырак бәяләнә.

 Алга таба диалоглар тагын да тирәнрәк мәгънә ала башлый. Аларда ике халык арасында гасырлар дәвамында булып узган каршылыклы вакыйгалар, мөнәсәбәтләр бөтен кискенлеге белән тоемлана бара. Бу ике халыкның хаталары да җитәрлек булган. Гасырлардан килгән елау-сыктаулар, күз яшьләре өчен кем гаепле? Бу сорауга җавап бирү шактый катлаулы. Моны күздә тотып, З. Мансуров “Ике еглау” поэмасында өченче образ – Гайса пәйгамбәрнең анасы Хәзрәти Мәрьям образын бирә. Нәкъ менә шушы Изге Мәрьям-ана, һәр ике якны тигез күреп, үзенең гадел сүзләрен җиткерә: “Үзегездән үзәк өзелүләр, үзегездән килә барсы да.” Аның: “Инде ничә халык юкка чыкты – нигә бер дә сабак алмыйсыз?” – дигән сүзләре безгә, татарларга, кисәтү булып та яңгырый. Сөембикәнең: “Әллә инде, халкым, сине саклар фәрештәләр гаип булганмы (юкка чыкканмы) ?!” – дигән соравына каршы Хәзрәти Мәрьям: “...ирексезләп артта калдырылган соңра... беренчегә әйләнер, ” һәм “...җиңү яулар синең халкың да” – дип, аны юата, яхшы киләчәккә өметләндерә. Авторның бу сөйләшүләрне күтәренке рухта сурәтләве бик тә әһәмиятле. Киләчәккә ышаныч белән карап яшәү татарга бик тә кирәк.

Төш күрүләр, сурәтләү алымы буларак, поэмада әһәмиятле урын алып тора. Сөембикә һәм Ярославна күргән төшләр геройларның язмышын, туган Ватаннарының киләчәген алдан күрү чарасы буларак кулланылган. Төштә энҗе яки җиргә җәеп куелган кара яулык күрү алга киләчәк бәхетсезлеккә ишарә булып тора. Сөембикәнең соңгы төшендә ил башлыклары – “әүлиядәй диван әһелләре хансарайда... “бишташ” уйныйлар.”

“Ханлыгымның асыл чүлмәгенә
берсе уйнап кына таш ора...
Ташны юри генә ата кебек,
чүлмәк исә чынлап ватыла... – ди Сөембикә.

 Чөеп уйналган вак ташлар татар дөньясының таркалып, вакланып бетүенә дәүләт белән идарә итүчеләрнең гаепле булуын күрсәтә. Чүлмәк ватылуга килгәндә исә, милли түбәтәебезне киеп, олы күсәк күтәреп йөргән чүлмәк ватучыларның күбәеп китүе Сөембикәбезнең рухын да рәнҗеткәндер, мөгаен.

Күргәнебезчә, тарихларга кереп калган Ярославна елавы белән чагыштырганда, Сөембикә елавы газиз Ватанын җуйган, ирегеннән мәхрүм ителгән татар халкының аһ-зарын чагылдыруы белән аерылып тора. Поэманың соңгы бүлегендәге Сөембикә монологы кан-кардәшлекне оныткан, байлыкны, дан-дәрәҗәне, корсак кайгысын ил кайгысыннан өстен куйган, тәхет өчен иң затлы шәхесләрен – Идегәйләрен дә юк иткән сатлык ырудашларын, дәүләтнең кулдан китүендә бар гаепне “унбиш яшьлек Иван”га аударган мирзаларны гаепләү акты булып яңгырый.

Поэманың “Бетем” өлешендә шагыйрь иксез-чиксез кайгы –хәсрәтнең дөнья яратылганнан бирле дәвам итүен тасвирлый. “Исәннәргә нинди аһлар ишетәсе, алгы көндә тагын ниләр күрәсе?!” билгеле булмаса да, үткәннәрне онытмыйсы иде, дия төсле ул. Хәтерне гел яңартып торыйк, милләтебезнең киләчәге өчен җаваплы кешеләр булуыбызны онытмыйк.

VK фикерләре

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Искиткеч кызыклы мәкалә. Белем форумында Матур куйган сылтама буенча кызыксынып ачып караган идем, озынрак булуына карамастан бер тында укып чыктым. Татар теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихы укытучылары, укучылар һәм студентлар, үткән тарихыбыз белән мавыккан һәрбер кеше  өчен бик бай материал китерелгән, образлы сөйләм телендә үзенчәлекле дәлилләр белән баетылган. Мәкаләнең матбугаттагы вариантын тагын да киңрәк катламга чыгарырга кирәк, әллә инде чыктымы. Сезнең сөйләм телегез гаҗәеп матур.

Ихтирам белән Фәридә Нуруллина.Дуслар

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт, Фәридә, җанга сары май булып ятты. Бу мәкалә "Казан утлары"ның 2 нче санында басылып чыгарга тиеш диделәр.

Сезгә дә иҗатыгызда зур уңышлар телим.