Замана режиссёры

Замана режиссёры
Тарханова Гүзәлия 21 апрель, 2010 - 22:38

Татар милләтенең чын асылын, рухи йөзен һәм үзенчәлеген төп ике нәрсә – аның мең еллык бөек әдәбияты һәм йөз еллык театры билгели. Милләтебезнең рухын, телен, иманын саклауда һәм дөньяның төрле илләренә сибелеп яшәгән татарны берләштереп тотуда театрның роле бик тә зур. Әйе, сүзебез театр турында, дөресрәге, театр сәнгатенең үсеш юлын билгеләүче, аны халыкка якынайтучы режиссёр профессиясе хакында.

Безнең милли традицияләребезне дәвам иттерүче, төрле жанрларда эшләп килүче драматургиябез бар. Драматург тарафыннан уйланылган образларның эчке дөньясын ачып, сәхнә әсәрләрен хәрәкәткә китерүче төп көч – артистларыбыз һәм аларның эшчәнлеген оештыручы, җитәкләүче режиссёрларыбыз бар.

Режиссёрга иң җаваплы миссия йөкләнгән. Ул кеше, аның рухы белән идарә итә, шуңа күрә дә югары эчке культурага ия булырга тиеш. Режиссёр кулында артист язмышы – сәхнә язмышы. Артист ул очарга өйрәнүче кош сыман. Аның нинди биеклеккә күтәрелүе һәм шул теләгән биеклегендә кала алуы – барысы да күпмедер дәрәҗәдә режиссёрдан тора. Үзе хыялланган образларны уйный алса, һәр роленнән тәм табып, аларны тиешле югарылыкта башкарса, артист бәхетле, димәк, ул шәп режиссёр белән эшли: иҗат итә.

Нинди генә театрда эшләмәсен, режиссёр аңа кадәр яшәп килгән традицияләрне сакларга, ләкин шул ук вакытта үз эшенә иҗади якын килә белергә тиеш. Шул чакта гына ул артистлар һәм тамашачы алдында абруй казаначак. Үз кыйбласын таба алмаган режиссёр, телиме-теләмиме, сәнгать арбасыннан төшеп калачак, чөнки театр сәнгате торгынлыкны, бертөрлелекне кичерә алмый. Даими эзләнү, дөреслегенә ышанган идеяләрне сәхнәдә куллану, яңалыклар кертү – режиссёр иҗатының төп юнәлешләре әнә шулар. Театрга да төрле инновацияләр куллану хас. Артист уенында чагыламы ул, сәхнә бизәлешендә күренәме – бу әһәмиятле түгел, әйтергә теләгән фикер бары тик тамашачы күңеленә барып җитсен дә аның җанын кузгатсын. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры Ренат Әюпов – менә шуларны истә тотып иҗат итүче алдынгы фикерле режиссёрларның берсе.

Р. Әюповны мин Яр Чаллы драма театрында эшләгән елларыннан ук беләм. Сәнгать әһелләренең иҗатына тиешенчә бәя бирә алган һәм шул ук вакытта аларның һәр эшен энә күзеннән үткәреп, үз фикерен әйтә белгән Чаллы тамашачысы аны бик тиз үз итте. Тормышка фәлсәфи карашы, үз иҗатына да, башкаларның эшенә дә таләпчән булуы, артист психологиясен аңлый белүе өчен ихтирам иттеләр аны. Тамашачыны алдый алмыйсың. Ул синең бөтен күңел җылыңны биреп тудырган чын сәнгать әсәреңне дә, миннән китсен, иясенә җитсен, дип башкарган эшеңне дә күрә, аңлый.

Ренат Әюпов беркайчан да кеше таптаган сукмактан йөрүчеләр рәтендә булмады. Ул һәрвакыт эзләнә, яңа табышларын, ачышларын иҗатында курыкмыйча куллана. Шунсыз булмый да, чөнки, беренчедән, театр сәнгате даими үзгәрешләр кичереп тора, икенчедән, тормыш алга барган саен, тамашачының да дөньяга карашы, фикер йөртүе үзгәрә, гомумән, менталитет та икенчегә әйләнә. Ни генә булмасын, бары бер хакыйкать үзгәрешсез кала: театр халыкның рухи ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш. Заманаларның авырлыгына сылтап, кешене тормыш проблемаларыннан әзгә генә булса да “коткарып торабыз” дип, җиңел, уйландырмый торган “арзанлы” әсәрләр куеп торып кына булмый. Кеше проблемалардан качып котыла алмый, ул тормыш юлында очраган каршылыкларны хәл итәргә омтылып, төрле фәлсәфәгә бирелеп яши. Тамашачы театрдан уйсыз китәргә тиеш түгел. Димәк, театр яшәеш мәсьәләләрен, тормыш драмаларын сәхнәдә күрсәтүдән туктый алмый. Сәхнәдәге тормыш белән кешенең чынбарлыктагы тормышы бер үк медальның ике ягы гына ул. Спектакль карарга килгән кеше сәхнәдә күргәннәрен башыннан үткәрә, гыйбрәт ала, нәтиҗәләр ясый. Нәкъ менә шуларны истә тотып, Ренат театр репертуарына кергән әсәрләрнең тамашачы үзаңына уңай тәэсир итәрдәйләрен сайларга тырыша.

2000 еллар аның иҗатында бигрәк тә тирән эз калдырды. Ул Гаяз Исхакыйның иң матур проза әсәрләрен бер-бер артлы сәхнәләштерергә кереште. Әдипнең драма-комедияләре дә җитәрлек, ни өчен прозаларны сәхнәләштерергә, бу бит эшне катлауландыра гына, диючеләр дә булыр. Эш бөтенләй башка нәрсәдә. Р. Әюпов әдип әсәрләренең зур тәрбияви көчкә ия булуын аңлады, чөнки Г. Исхакый – милләтебез проблемаларын бөтен йөрәге белән аңлап, аның язмышы өчен борчылып яшәгән классикларыбызның берсе. Аның прозаларында татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен барлау һәм саклап калу, милләтнең телен, рухын саклаучы хатын-кыз әхлагын тәрбияләү мәсьәләләре киң чагылыш тапкан. Ренат, беренчедән, бөек әдип әсәрләре аша тамашачыны тәрбияләү максатын куйса, икенчедән, ул шул рәвешле Г. Исхакыйны тагын да халыкка якынайтырга теләде. Дөрес, прозаны сәхнәләштерүнең кыенлыклары байтак. Әсәрнең сюжетын саклаган хәлдә, аның проблемаларын, идеясен, образлар системасын ачып бирергә һәм шул ук вакытта сәхнә кануннарына туры китереп сәхнәләштерергә кирәк. Режиссёрның бер бик яхшы сыйфаты бар. Ул мондый әсәрләрне куйганда, иң элек галимнәр, дин белгечләре белән (Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен куярга алынгач, ул иң элек Россия мөфтиләр Советы рәисе Равил Гайнетдиннән консультация алган иде) киңәшә, чөнки кайбер әсәрләрнең тукымасында ук төп урынны алган дини-фәлсәфи фикерләрне, чын милли төсмерләрне, бизәкләрне бик уйлап һәм нигезләп, тамашачыга җиткерергә кирәк. Г. Исхакый әсәрләрен куйганда, ул Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни хезмәткәре (хәзер ул лаеклы ялда) Лена Гайнанова белән киңәшеп эшләде. Режиссёр күп очракта проза әсәрләренең сценарийларын да үзе төзи, әмма эш барышында ул рәссамнар, композиторлар белән элемтәдә тора. Нәтиҗәдә тирән фәлсәфәгә корылган, миллилеге, аһәңе белән берәүне дә битараф калдырмый торган чын иҗади әсәрләр барлыкка килә.

Р. Әюпов иң элек Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында “Кәләпүшче кыз” повестен сәхнәләштерде. Моның җитди мотивлары бар иде. Г. Исхакый хатын-кызларыбызны милләтебез аналары, аның киләчәген билгеләүче затлар итеп карап, татар кызларын тормыш баткаклыгына – фахишәлеккә тартып кертүче төрле сәбәпләрне ачыкларга һәм моңа каршы көрәшергә чакырды. Бу проблеманы ул милләтнең олы фаҗигасе итеп кабул иткән, күрәсең. Повестьның ахырында: “... шул начарлыктан милләтебезнең башка кызларыны сакламак өчен, һәркем кулыннан килгән куәтне сарыф кылмак тиеш, бәлки лаземдер, ” – дип яза бөек әдип. “Кәләпүшче кыз”да күтәрелгән проблема бүген дә актуальлеген югалтмаган. Режиссёр моны яхшы аңлый. Ата – улны, ана кызны белмәгән бу заманда әхлак тәрбиясе беренче урында тора. Бер генә кыз баланы булса да ялгыш юлга керүдән саклап калабыз икән, бу инде күзгә күренеп торган нәтиҗә. Болай дип әйтүем мәсьәләнең гадәттән тыш җитди булуын күрсәтергә теләүдән генә. Бер генә түгел, меңәрләгән бала карады бу спектакльне. Ул берничә ел рәттән сәхнәдән төшмичә уйналды.

Әсәрнең сюжетын искә төшереп китик. Камәрнең әнисе, ире үлгәч, икенче кешегә кияүгә чыгу нияте белән яна. Кызының уй-теләкләре белән кызыксынып та карамаган ана баласын язмыш иркенә ташлый. Кыскасы, Камәр, әшәке ниятле Вафа дигән егетнең юха теленә алданып, йөккә уза. Бу хурлыктан ул шәһәргә качып китеп котылмакчы була. Кыз төрле “яхшы” кешеләр ярдәме белән фәхешханәгә барып эләгә. Тора-бара начар авыру ияртеп, бала тапканда үлә.

Бик тә гыйбрәтле әсәр. Аны сәхнәдә күрсәтүнең кыенлыкларын аңлый Ренат. Төп рольне кем уйнар, яшь кызның фаҗигасен бирә алырмы ул? Бу урында режиссёрның мактауга лаеклы тагын бер сыйфатын искәртеп үтәсем килә. Ул яшь артистларга теге яки бу катлаулы фәлсәфи рольләрне бирергә куркып тормый. Эчке сиземләве көчлеме, әллә алдан күрүчәнлеге зурмы, сайлап алган артисты да аның өметләрен һәрчак аклый. Шул рәвешле ул яшь талантларны ача, аларга үз вакытында тиешле биеклеккә күтәрелергә ярдәм итә, хәер-фатихасын бирә.

Ул чакта Ренат Камәр ролен башкаруны яшь артистка Ләйсән Шәяхмәтовага (Вәлиева) тапшыра. Аның амплуасындагы рольләрнең берсенә дә охшамаган (ул күбрәк малайлар яки хезмәтче кыз ролен башкара иде) Камәр образын Ләйсән көтелгәннән дә остарак итеп башкара алды: эмоциональ кичерешләрне иң биек ноктага күтәреп, бәхетсез кыз язмышының драматизмын тулы итеп ачып бирде. Драманың героинясы Камәрнең тетрәндергеч язмышына берәү дә битараф кала алмады, аның аянычлы хәлгә төшүенең сәбәпләрен дә бик яхшы аңладылар.

Күп кенә тамашачылар Ләйсәнне Камәр образы аша таный иделәр. Башка режиссёрлар да аңа катлаулы рольләрне бик теләп бирә башладылар. Бу таныла башлауның беренче билгесе иде.

Драманың эчке хиссиятен ачып бирү өчен, режиссёр төрле шартлылык алымнарына мөрәҗәгать итә. Бу бигрәк тә декорациядә чагылыш таба. Сәхнә куполына таба винт рәвешендә үрелеп менә торган баскыч драманың үзәгендә яткан төп фикерне ачыграк аңларга ярдәм итә. Баскыч – тормышның үзе, ә инде аның бормалы-бормалы булуы тормышта күп каршылыклар-киртәләр булуына ишарә итә. Югарыга күтәрелү тормышта дөрес яшәүне аңлата.

Ренат Әюпов драманың чишелешен үзенчә үзгәртә: иңнәренә ак канатлар куелган ап-ак киемле Камәр әнә шул тормыш – баскычтан югарыга менә. Бала елаган авазлар астында (ул бөтен йөрәге, күңеле белән әнә шулай булырга тиешлеккә ышана) фәрештә сыман томанга төренеп юкка чыга. Ялгыш юлга баскан кыз хатасын аңлый, күңеле чистарып калган Камәрнең, үз тормышын бөтенләй икенче төрле итеп күзаллап, мәңгелеккә китүе шуны аңлата. Мондый финал – режиссёрның зур табышы, минемчә. Татар кызларын чиста һәм саф күңелле итеп күрергә теләү, шуңа ышаныч белдерү Ренатның үзенең дә кешелекле һәм шул ук вакытта бик эмоциональ булуын күрсәтә.

2004 елдан башлап Ренат Әюпов бер-бер артлы Г. Исхакыйның “Сөннәтче бабай” повестен, “Остазбикә” хикәясен һәм М. Галәүнең “Мөһаҗирләр” романын сәхнәләштерде. Шул исемдәге драмаларны ул Минзәлә татар дәүләт драма театрында (директоры Роберт Шәймәрданов) куйды. Бу театр белән иҗади дуслык бүген дә дәвам итә. Белгәнебезчә, Минзәлә театры стационарда эшләүдән бигрәк, авыл халкына хезмәт күрсәтә. Соңгы елларда авылларда куелган бу драмаларны халык бик җылы кабул итте. Авыл халкыннан бу спектакльләр хакында сораштырганым бар. Аларны карагач, күңелләргә нур, сафлык иңүе хакында, геройлар арасындагы мөнәсәбәтләрнең эчкерсезлеге һәм риясызлыгының озак вакытлар күңелдә саклануы турында сөйли авыл тамашачысы. Халык әйтсә, хак әйтә. Мин үзем дә нәкъ шул фикердә. Бу спектакльләрне карагач, Р. Әюповның гаҗәеп идеяләр авторы булуына бөтенләй дә шигем калмады.

Бу әсәрләрдә кузгатылган проблемалар аларның нигез ташын тәшкил итәләр. Геройларның барлык хис-кичерешләре – ярату, изге гамәлләр кылып яшәргә омтылу, кешеләргә мәрхәмәтле булу, кылган гөнаһларың өчен үкенү әсәрләрнең күзгә нык ташланып торган өске катламын чагылдыра. Р. Әюпов спектакль геройларының кичерешләренә аерым сурәтләү өлкәсе итеп карый һәм аларны сәхнәдә чагылдыруның иң оптималь юлларыннан оста файдалана. Сәхнә декорациясенең һәр детале дә драмада чагылыш тапкан тормышны символик яктан чагылдыра. Гомумән, символлар белән эш итү фәлсәфилекне арттыра, таркау фикерләрне бер үзәккә җыеп тупларга, әсәрдә чагылган проблемаларны тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Ренат – бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган режиссёр, шуңа күрә аның эшчәнлегенең шушы ягына күбрәк тукталырга кирәк дип саныйм. “Сөннәтче бабай” һәм “Остазбикә” әсәрләре мисалында моны ачык күрергә була.

“Сөннәтче бабай” әсәре үзенең үзенчәлекле темасы белән татар әдәбияты тарихында бердәнбер. Г. Исхакый үз героеның сөннәтчелек һөнәренә олы хөрмәтен күрсәтә. Авылдашлары инде аның яшен дә, исемен дә онытканнар, чөнки аны шушы һөнәреннән аерып карый алмыйлар. Әсәрдә кеше һәм аның һөнәре бербөтен итеп бирелә. Хәтта аны чолгап алган бар нәрсә дә – өе дә, киеме дә, кош-кортлары да үзенә охшаган. Карчыгы Гөлйөзем белән дә бар яктан да бертөрле булып беткәннәр. Тормыш чылбырындагы бер кечкенә буын җимерелсә дә, аларның яшәешләре тукталачак. Бер тән, бер җан булып яшәүче бу ике затның бердәнбер уллары үлгән, димәк, изге сөннәтче һөнәрен дәвам итүче дә булмаячак. Сөннәтче бабайның карчыгы үлгәч, ул икенчегә өйләнә, ләкин ул юньсез карчык бабайның күз карасы кебек саклаган пәкесе белән бәрәңге әрчи. Сөннәтче бабай моны үз һөнәрен мыскыл итү дип саный, карчыкны кичерә алмый һәм тиздән вафат була. Гөлйөзем әби белән аның кабере өстендә пар каен үсеп чыга. “Бер тормыш бетте, бер тормыш башланды...” – дип төгәлли автор әсәрен.

Әсәрне сәхнәгә куйганда, режиссёр, беренчедән, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклап калу кирәклегенә басым ясый; икенчедән, изгелек һәм сафлык белән мәгънәсезлек һәм затсызлык кебек төшенчәләр арасындагы бәрелешне чагылдырып, кешеләр арасындагы саф мөнәсәбәтләрнең тормыш өчен никадәр әһәмиятле булуын расларга тырыша. Максатка ирешү өчен, барлык фантазия эшкә җигелә: пространство, вакыт, кеше һәм төсләр чагылышы әсәрнең эчке мәгънәсен тулырак ачарга ярдәм итә.

Югарыдан идәнгә таба агымсу сыман “агып” төшкән ап-ак кисея пәрдәләр һәм арткы планда кып-кызыл миләш тәлгәшләре белән капланган озын миләш агачы пространствоны киңәйтеп күрсәтә. Кеше шушы пространствода никадәр кечкенә булып күренмәсен, ул кылган гамәлләре һәм изге һөнәре белән зур, дияргә тели режиссёр.

Ак төс керсез күңелне, чисталык, сафлыкны белдерүче төс буларак, әһәмиятле урын алып тора. Сөннәтче бабайның кешелеклелеге, күңел сафлыгы, изгелеге ап-ак киемнәрендә дә, аны чолгап алган кешеләр белән мөнәсәбәтендә дә чагылыш таба. Ак төс күңелгә рәхәтлек, җиңеллек бирсә, кып-кызыл миләш төсе кинәт сискәнеп куярга мәҗбүр итә. Кызыл төс тормышны чагылдыручы төс булса да, бу очракта ул кисәтү булып та тора: Сөннәтче бабайның һөнәрен дәвам итүче булырмы? Ел саен мул итеп җимеш бирүче миләш агачы әби белән бабайның бергә үткән гомерен чагылдыра, ягъни ул бар нәрсәгә дә шаһит. Алар үлүгә, миләш тә ава. Миләш агачы әнә шундый фәлсәфи уйларга этәрә.

Ренат Әюпов драмага яңа төсмер өсти: аны күтәренке рухта төгәлли. Кеше китсә дә, тормыш дәвам итә. Үз нәселе калмаса да, Сөннәтче бабайның һөнәрен дәвам итүче дә бар икән ләбаса. Ул – кечкенә шәкерт. Димәк, бу һөнәр югалмаячак. Өстәл өстендәге кәрзиндә яткан миләш ботаклары әнә шул турыда сөйли.

“Остазбикә” хикәясен сәхнәләштерүгә режиссёр бигрәк тә зур әһәмият биргән. Татар хатын-кызларының ихласлыгын, киң күңеллелеген, мәхәббәт һәм киләчәк хакына барын да эшли алуларын сурәтләп кенә калмый ул, аларга дан җырлый, олы йөрәкле остазбикәдән үрнәк алырга чакыра. Әсәрне сәхнәгә куюның төп мотивы да әнә шулдыр, минемчә.

Бала тудыру, кешелек яшәешен дәвам итүче затны дөньяга китерү – хатын-кызның иң гүзәл сыйфаты. Вахид мулланың яшь хатыны Сәгыйдә остазбикәнең баласы булмаячак. Нишләргә? Остазбикә өчен бу зур бәхетсезлек, ләкин ул аннан чыгу юлын таба: үз ирен яшь кызга өйләндерә. Драманың кульминацион ноктасы кеше хисләренең байлыгы, кичерешләренең үткенлеге белән истә кала. Остазбикә үз куллары белән ире Вахид һәм яшь кәләшкә урын җәя. Тетрәндергеч күренеш. Моны аңлау өчен, бу хәлне үз башыңнан үткәрү түгел, уйлап кына кую да җитә. Остазбикәнең үз-үзен тотышына, сабырлыгына исең китәрлек. Эчендә давыл уйнаса да, ул тыныч булырга тырыша, чөнки ирен бик ярата, ә аның муллалык һөнәрен тапшырып калдырырлык бер улы булырга тиеш. Ярату хакына ул үзе теләп бер хатын-кыз да эшли алмаслык адымга бара: ирен икенче кызга өйләндерә. Бу хатын бер-бер артлы берничә бала таба, өйгә нур, ямь иңә, әмма балалар тудырган аналарын түгел, ә Сәгыйдәне аналары итеп күрәләр. Остазбикәнең дәрәҗәсе бермә-бер арта. Ул Вахид мулла өчен элек ничек булса, хәзер дә шулай бердәнбер кадерле зат булып кала.

Драма эмоциональлеге белән аерылып тора. Хатын-кыз күңеленең, хисләренең нәфислеген, холкының сабырлыгын күрсәтә ул. Ургып торган хисләр ташкынын, мәхәббәтнең изгелеген, яратучы кешеләр арасындагы якты, саф мөнәсәбәтләрне чагылдыру шактый катлаулы. Драмадагы вакыйгаларны көнкүреш ыгы-зыгысына кайтарып калдырсаң, бу гүзәл хисләрнең тоныклануына китерәчәк, шуңа күрә режиссёр сәхнә мөмкинлекләреннән дә бик уңышлы файдаланган. Сәхнә уртасыннан елга ага, ягъни ак һәм зәңгәрсу төстәге ефәк тукымалар аккан сыман хәрәкәтләнеп торалар. Яшь Вахид мулла һәм Сәгыйдәнең очрашып, бер-берсенә мәхәббәтләрен белдерү урыны ул. Авыл кызлары шунда кер юа, бер-берсенә серләрен сөйлиләр. Гомумән, кеше язмышы, тормышы, аккан су сыман, туктаусыз хәрәкәттә. Адәм баласының кайгы-хәсрәте, шатлыклары бер-бер артлы уза тора, ләкин җирдә шушы тормышны хәрәкәткә китерүче мәхәббәт яши.

Ренат Әюпов бу драмасында остазбикә образы аша хатын-кыз хисләрен илаһи югарылыкка куеп сурәтли алды. Бу юлы да ул тамашачы күңеленә ачкыч тапты. Остазбикә кичергән хисләрне кичереп, аның белән бергә шатланып һәм кайгырып, ике сәгать дәвамында тамашачы сәхнәдәге тормыш белән яши, хисләр дөньясында кайный. Бу үзе сәнгатьнең бөек көч булуын расламыймыни?!

Әйе, театр сәнгате – зур көч. Ул тәрбияли, кеше күңеленә изге уйлар сеңдерә, йөрәгенә яшәү көче өсти. Шул изге юлда үз хезмәтен куйганнар арасында театрга җаны-тәне белән бирелгән режиссёр Ренат Әюпов та бар. Ул гади генә сәхнә әсәрен дә фәлсәфи югарылыкка күтәреп, кыйммәтле фикер әйтергә тырыша. Ренат – бөтен барлыгы белән, булсын дип, ихлас күңелдән эшләүче интеллектуаль шәхес һәм көчле профессионалларыбызның берсе. Мондый шәхесләр милли театрыбызның горурлыгы булып торалар.
 

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Чаллы театры авылларга чыгып спектакльләр куя микән? Мөслимгә килгәненәрен бер дә хәтерләмим аларның. Минзәлә театры куйган "Мөһаҗирләр", бигрәк тә "Сөннәтче бабай"ны  балалар да, үзебез дә бик яратып караган идек. "Сөннәтче бабай" спектаклен караган укучылар инде мәктәпне тәмамладылар, хәзер дә исләренә төшереп сөйлиләр сораганда. Бүгенге укучыларыбызга да бик күрсәтәсебез килә шул спектакльләрне. Репертуарларыннан төшеп калмаса, тагын бер кат карар идек. "Кәләпүшче кыз", "Остазбикә", Кыйссаи Йосыф"ны бөтенләй күргәнебез юк, кызганычка каршы.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Гөлназ, синең соравыңа кыскача гына җавап бирәм. Чаллы театры гастрольләр белән күбрәк Уфа, Оренбург, Казан шәһәрләренә йөри. Авылларга да чыгыштыралар, тик Мөслим якларына барганнарын хәтерләмим. Минзәләләр 2010 елга кадәр шул санап киткән спектакльләр белән гел йөрделәр, ә хәзер ничектер, белмим. Минем ирем озак еллар буе Чаллы театры директоры булып эшләгәнгә күрә, бу театрларның эше белән таныш идем, ләкин бүгенге репертуарлары турында хәзер төгәл генә әйтә алмыйм.

Сәлам белән Гүзәлия апаң.