Татар телен укыту серләре форумы

Тарханова Гүзәлия 16 февраль, 2010 - 00:36

Сайт кулланучылары игътибарына!

Берничә көн элек кенә Татар телен укыту серләре форумы ачылды, һәм бүгенге көндә бу өлкәдә эшнең зур өлеше тәмамланды да инде.

Форумда аралашу сайттагы материаллар буенча, шулай ук төрле темаларга алып барылачак. Моннан тыш ярдәм бүлмәсе эшләячәк (тәҗрибә белән уртаклашу, сораулар, киңәшләр бирү, яшь укытучыларга ярдәм итү һ.б.). Теркәлгән кулланучылар өчен темалар төзү мөмкинлеге булдырылды.

Әлеге форум сайт белән синхронлаштырылды (имзалар һәм сәгать поясы әлеге шартларга кайбер сәбәпләр аркасында кертелмәде). Сайтта моңа кадәр теркәлгән кулланучы, сайттан чыгып, яңадан үз исеме белән кергәндә, аның хисап язмасы автомат рәвештә форумга күчереләчәк (шул ук исем, аватар һ.б.).

Яңа (әлегә теркәлмәгән) кулланучылар исә башта сайтта теркәлергә тиеш (форумда теркәлү ябык, бу – куркынычсызлык чарасы). Аларның хисап язмалары да шуннан соң форумга автомат рәвештә күчереләчәк.

Форумның сайт белән синхронлаштырылуы кулланучыларга сайттан форумга һәм кирегә проблемасыз күчү максатыннан ясалды. Искәртеп үтәбез: сайтта да, форумда да хисап язмагыз (исем, серсүз һ.б.) бер үк булачак.

Кунаклар игътибарына! Сайтта теркәлү проблемасы хәл ителде. Тулы мәгълүмат монда.
 

VK фикерләре