Укымышлы булырга тырышыйк

Тарханова Гүзәлия 23 гыйнвар, 2010 - 16:12

Сайтта урнаштырылган “Мәхәббәтнең бөек көченә сокланып яшик” исемле мәкаләмне “Мәдәни җомга” бастырырга алынган иде. Ул анда 2010 елның 15 гыйнварында “Һәр чорның үз гашыйклары була” исеме астында басылып чыкты. Редакциядә мин язган зәвык сүзен зәвекъ, ә әдәбияты сүзен әдәбияте дип үзгәрткәннәр. Зәвекъле сүзен, зинһар, зәвыклы дип, әдәбияте сүзен әдәбияты дип укыгыз. 

Авторның дөрес итеп язган сүзләрен белдеклеләнеп, үзләренчә төзәтеп утырган редакция хезмәткәрләре өчен гафу үтенәм. 

VK фикерләре

Фикерләр

koshlaush исемле кулланучы сурәте

Газета хезмәткәрләре газета битләрендә, киткән хатаны төзәтеп гафу үтенергә тиеш дип саныйм. Монда гына калдырмагыз! Газета укучылар хаталарны Сездә дип уйларлар. Хәбәр итегез үзләренә.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Үзем дә шулай уйлыйм. Рәхмәт!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Соңгы елларда гәҗитләрне укучыларга күрсәтү куркыныч. Бер макәләдә әллә ничә хата. Сүзләр юлдан-юлга дөрес күчерелмәгән. Ә берничә ел андый хәл бөтенләй юк иде. Булган очракта икенче санда төзәтмә кертәләр иде.

 Булат.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Администратор иптәш ялгыш басып үзем дә хата җибәрдем әле. мәкалә һәм элек сүзе төшеп калган карау урынына саклауга басканмын.

Булат