Г. Тукай шигырьләренең язылу тарихы

Габдулла Тукай
Тарханова Гүзәлия 4 iyun', 2011 - 12:00

Г. Тукай рус халкының бөек әдипләренә һәм аларның иҗатына хөрмәт белән караган. Пушкин, Лермонтов, Майков, Плещеев, Позняков кебек шагыйрьләрнең әсәрләре аны иҗатка рухландырганнар. Ул, бигрәк тә, А.С. Пушкинны, М. Ю. Лермонтовны яратып укыган. М.Ю. Лермонтовның биографиясе дә Тукайныкына охшаш. Аның да әти-әнисе булмаган. Бик сизгер, әмма моңсу кешегә саналган ул. Лермонтов та усал телле, әйтсә, үтереп әйтә торган булган. Бу сыйфатлары белән ул безгә Тукаебызны хәтерләтә. Тукай Лермонтов аша Генрих Гейне иҗатына чыга. “Мәхәббәт” шигырен дә шуның йогынтысында яза. Шулай итеп, Европа классиклары Гейне, Байрон иҗатлары да бөек шагыйребез игътибарыннан читтә калмаганнар. Аларның шигырьләрен үрнәк итеп алып, үзе дә күп кенә шигырьләр иҗат иткән.

Тукай күңелендә татар халык авыз иҗатына карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләүдә Пушкин әкиятләренең роле зур булган, Пушкинга исә  нянясы Арина Родионовна аша кергән. Пушкинның әкиятләре ничек яратып укылса, Тукайның да “Шүрәле”се, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык” һ.б. әкиятләре бер сулышта укылалар, үзләренең гадилеге, халык күңеленә якын булулары белән аерылып торалар. 

VK фикерләре