Шомырт чәчкәседәй саф мәхәббәт

Шомырт чәчкәсе
Тарханова Гүзәлия 23 may, 2011 - 08:03

Мәхәббәт кеше яшәешенең нигезен тәшкил итә. Аннан башка яшәүнең яме, тормышның мәгънәсе дә булмас иде. Гап-гади кешеләр дә, бөек акыл ияләре дә мәхәббәткә мәдхия җырлаганнар. Гасырлардан гасырларга, җырлардан җырларга күчкән Таһир-Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүн, Хөсрәү-Ширин, Галиябану-Хәлил мәхәббәте турында укып ләззәтләнмәгән кеше бар микән бу дөньяда? Юктыр, мөгаен. Мәхәббәтнең гүзәл мизгелләрен, сөю назын һәм газабын үз башыннан кичермәгән кешене тулы бәхетле дип атап та булмыйдыр ул.

Мәхәббәтнең бөек көче турында сөйләгәндә, Хәсән Туфан һәм Луиза Салиәскәрованың ак чәчкәдәй саф сөюләрен, бу фани дөньядан киткәнче, бер-берсенә карата тугрылык саклап яшәүләрен искә аласым килә. Михнәт тулы тормышларында аларга саф сөю хисләре яшәүгә көч һәм дәрт-дәрман биргән. Мәхәббәтне изгеләштереп яшәгәннәр алар. Хәер, Хәсән Туфанны үзе исән чакта ук “изге кеше” дип атаганнар. Андый кешенең сөюе дә башкача була алмый торгандыр инде. Луиза Салиәскәрованы белгән кешеләр дә, Хәсәненә эшләгән игелекләрен күреп, аңа соклана торган булганнар. Бу ике затның тормышында да җырларда җырланырлык, әкият итеп сөйләнерлек эчкерсез, гади, әмма тирән мәгънәле сөю, кешелекле мәхәббәт зур урын алып торган.

Алар беренче тапкыр Лысьва шәһәрендә танышалар. Шактый еллар үткәч, бу турыда Хәсән Туфанның туганнан туган сеңелесе, ә 1961 елдан Казанда Хәсән абыйсын карап торучы Мөнҗия болай дип язган: “Хәсән абый әле Лысьвада. Кояш яңа баеган. Без, балалар, буа тирәсендә уйнап йөрибез. Шәһәр яшьләре көймәдә. Су өстеннән мандолина тавышы бик матур ишетелә. Кызлардан берәү чиртә. Аңа Хәсән абыйның скрипкасы кушыла. Яшьтер, чибәрдер үзе... Кызлар аһ итеп йөри иде аның өчен, миннән дә сораштыралар иде”.

VK фикерләре