Язучы җаны ник сызлана?

Язучы җаны ник сызлана?
Тарханова Гүзәлия 12 aprel', 2011 - 20:02
Ресурс турында: 

Драматург Данил Салиховның “Баязит” трагифарсы турында уйланулар

Тормышының көзенә кереп барганда, вакыт яшь чактагыга караганда икеләтә кызурак чаба башлаган бер мизгелдә, адәм баласы, күңеленнән генә булса да, үткәненә ешрак әйләнеп карый башлый. Узган тормышының кыйммәте турында уйлана, эшләнеп бетмәгән эшләрен барлый, нәтиҗә чыгара. Кемдер үзенең яшәешеннән канәгать кала. Кабат яшәргә туры килсә, барын да элеккечә эшләр идем, дип уйлый ул. Икенче берәү гомеренең үзе теләгәнчә узмавына, кылган гамәлләренең беркемгә дә файда китермәвенә сызлана, аһ ора. Кайда ялгышты ул, нәрсәне эшләп бетермәде, кемне рәнҗетте? Үткәннәргә кайтып, барын да үзгәртү мөмкинлеге булсамы?.. Терсәк якын да, әмма тешләп булмый шул. Менә шул чакта җан үз-үзенә тынычлык тапмыйча үрсәләнә, бәргәләнә башлый, икенче төрле әйткәндә, җан тынычлыгы югала. Андый вакытларда кешедән, җаныма урын таба алмыйм, җан тынычлыгым булса, бүтән берни дә кирәкмәс иде, дигән сүзләрне еш ишетәсең. Мондый кешегә ярдәм итү дә бик кыен.

Кеше җаны – карурман, аңа үтеп керергә тырышу, беренчедән, әдәпсезлек булса, икенчедән, ялгыш сүз ычкындырып рәнҗетүең бар. Адәм җанын бары тик вакыт кына дәвалый ала, диләр. Тик вакыт бит ул аккан су сыман: кирегә борыла алмый. Димәк, үткәнгә кире кайтып, барысын да үзгәртү, хаталарыңны төзәтү мөмкинлеге дә юк икән ләбаса. Менә шуңа күрә дә адәм баласы кылган һәм кылыначак һәр гамәлен энә күзеннән үткәреп бәяли белергә, үз вакытында дөрес юлны сайлап алырга тиеш, дип уйлап куясың. Шулай эшләгәндә генә, олыгайган көнендә аңа үкенергә туры килмәячәк. Тик кеше әүлия түгел шул, ничек кенә дөрес яшәргә тырышмасын, барыбер кайдадыр абына, ялгышлык җибәрә.

Драматург Данил Салихов “Баязит” трагифарсында тормышның бик тә әһәмиятле һәм четерекле шушы проблемаларын, шул исәптән, язучының, бигрәк тә совет чоры язучысының җәмгыятьтә тоткан урыны һәм фаҗигасе турында бик тә үзенчәлекле алымнар белән язучы Баязит образы аша сурәтли алган.

Berketelgän faylKüläme
Язучы җаны ник сызлана? [4]74 KB

VK фикерләре