Мәхәббәтнең бөек көченә сокланып яшик

“Галиябану” спектакленнән күренеш
Тарханова Гүзәлия 27 noyabr', 2009 - 19:35
Ресурс турында: 

Казанның Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры режиссеры Ренат Әюповның М. Фәйзинең “Галиябану” мелодрамасы буенча куелган спектаклен караганнан соң туган уй-фикерләр.

Театрлар тормышында кызыклы вакыйгалар еш булып тора. Иҗади эзләнүләр аша үзенә генә хас үзенчәлекле сәхнә әсәрләре тудыра алучы режиссёр Ренат Әюпов М.Фәйзинең “Галиябану” драмасын кабат сәхнәгә кайтарды. Юк, һәркемгә дә таныш булган классик вариантны түгел, ә бөтенләй яңа стильдәге әсәрне куйды ул. Классик әсәрләрне үзгәртеп кую һәр тамашачыга да ошап бетми, чөнки кайбер режиссёрларның мондый әсәрләре уңышсызлыкка очраган чаклар да булды. “Галиябану”ның бу яңа вариантын караганчы, күңелдә бераз шик бар иде, әмма уенның беренче минутларында ук барлык шик-шөбһәләр дә юкка чыкты.

Тамашачы, гадәттә, игътибарын иң элек сәхнә бизәлешенә юнәлтә. Пәрдә ачылуга, күптән ияләшкән сәхнә күренеше – авыл өенең бер бүлмәсендәге сәке, сандык өстенә өеп куелган мендәрләр урынына өр-яңа декорация җәлеп итә. Һәркемгә билгеле булганча, классик вариантта барлык вакыйгалар да Бәдри абзыйның өендә бара, ягъни тормышның көнкүреш ягын күрсәтүгә өстенлек бирелеп, үзәккә бер гаилә язмышы гына куелып сурәтләнә. Авылдагы яңалыкларны, гомумән, тормыш ыгы-зыгылары турындагы хәбәрләрне геройлар сөйләшүеннән генә чамалап була. Ни генә булмасын, нәкъ менә тормыш-көнкүреш детальләре аша М.Фәйзи бер-берсен сөюче яшьләрнең матур хисләрен, яшерен хыялларын чагылдырып, чын мәхәббәткә мәдхия җырлаган һәм ничәмә-ничә буын тамашачыны тәрбияләгән.

Режиссёр Р.Әюпов менә шушы бөек әсәргә үзгәреш керткән, әмма аның сюжетына, эчтәлегенә хилафлык китермәгән. Мелодраманың рухи кыйммәте, затлылыгы, нечкә хиссияте, тамашачыга тәэсир итү көче һич кенә дә кимемәгән, киресенчә, ул элеккеге бөтен гүзәллеге белән бүгенге көн тамашачысына, аның аңына барып җитәрлек булып, төптән уйланып эшләнгән. Һәр чорның үз тамашачысы, шулай ук үз Хәлилләре-Галиябанулары бар. Р.Әюпов моны бик яхшы белә һәм мелодрама геройлары арасындагы мәхәббәт вакыйгаларын ул көнкүреш җирлегеннән чыгарып, иҗтимагый югарылыкка куеп сәхнәләштерә. Бу сәхнәнең үзенчәлекле бизәлешеннән үк күренә.

Шарлавык ясап, югарыдан агып төшүче инеш аркылы басма салынган. Инеш куенында чишмә, тирә-якта таллар. Барлык вакыйгалар да шул чишмә янында бара. Чишмә буе элек-электән авыл халкы өчен изге урын булып саналган. Тормыш турындагы яңалыкларны да шунда ишетә ул, яшьләрнең кичке уеннары, төрле бәйрәмнәре дә шул чишмә буенда үтә, гомумән, бер-берсен өзелеп сөюче яшь йөрәкләр өчен чишмә буе – очрашу, аралашу урыны да. Чишмә буе изге эшләр кылу урыны буларак, аның янында төрле әшәкелекләргә, намуссыз гамәлләргә урын булырга тиеш түгел. Әмма ул җирләр Исмәгыйль кулында, димәк, саф мәхәббәт эшләренә тыкшынучы бозык күңелле кешеләрнең эш-гамәлләре дә шунда эшләнә. Рәссам декорациясе әнә шундый капма-каршылыкны күрсәтә белүе белән дә камил.

Тормыш беркайчан да тигез генә бармый: бер карыйсың, бар да тыныч кебек, икенче караганда, тормыш сине, үз кануннарына буйсындырырга тырышкандай, инеш шарлавыгы төсле бөтереп ала да төрле якка бәргәли башлый. Югарыдан агып төшә торган шарлавык шуңа ишарә булып торадыр, мөгаен. Күпергә килсәк, ул тормышны төрле яклап чагылдыра төсле. Беренчедән, бер-берсенә тартылучы яшьләрнең очрашу-кавышу урыны булса, икенчедән, капма-каршы көчләрнең бәрелешү урыны да ул күпер. Режиссёр һәм рәссам бу якны да бик отышлы итеп бирә алганнар. Болар барысы да баштарак тамашачы тарафыннан көтелмәгәнрәк күренеш буларак кабул ителсә дә, тора-бара сәхнә бизәлешенә әнә шундый тирән һәм эзлекле мәгънә салынуын күрәсең.

Геройларның кием-салымнары да шактый үзенчәлекле. Алар, беренче чиратта, персонажлар арасындагы контрастлылыкны чагылдыралар. Мәсәлән, кара төстәге кием Исмәгыйльнең рухына, характерына тәңгәл килеп торса, борынгы стильдә тегелгән ачык төстәге киемнәр саф күңелле яшьләргә туры килеп тора.

Өс һәм аяк киемнәре, аларның тышкы бизәкләре бик күп нәрсә турында сөйли ала. Татар халкының кием-салымында милли төсмерләр аеруча нык чагыла. Төсләрнең, бизәкләрнең яктылыгы һәм төрлелеге халыкның рухын, көнкүреш культурасын, гадилеген һәм бер үк вакытта горурлыгын чагылдыра, аларда тирәнгә яшерелгән эчке мәгънә бар. Хәлил һәм Галиябану, авыл яшьләренең киемендә борынгыдан килә торган зәвык сизелеп тора. 

Болгар бабаларыбыз чорында ук тирә-яктагы халыкларны таң калдырган читекләрне халкыбызның милли билгесе дип карарга була. Бабаларыбызның горур табигатен, иркен тормышын һәм ирек сөюче бәйсез характерын күрсәтеп тора алар. Хәзерге яшьләребезне зәвыклы, горур һәм борынгы бабаларыбызга лаеклы итеп тәрбияләү кирәклеген режиссёр Р.Әюпов бик яхшы аңлаган.

Сәхнәдә тамаша дәвам итә. Кеше табигатенең күркәм сыйфатлары белән яманлык арасында көрәш бара. Һәр күренеш саен характерлар ныграк ачыла. Сәхнәдәге күренешләр күптөрле булса да, алар арасында төгәл эзлеклелек саклана, вакыйгалар тыгыз үрелеп бара. Исмәгыйльнең, башкаларны рәнҗетеп, авылдашлары арасында үзен тәкәббер тотуы, байлыкны намустан да өстен куюы; Галимә белән Бәдри абзыйның үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, кызларын акчага сатып җибәрергә дә әзер булулары, Бәдыйга абыстайның яшьләрне кавыштырырга тырышып йөрүе дә; авыл яшьләренең Хәлил белән Галиябануга теләктәшлек күрсәтүләре дә бербөтен тормыш итеп сурәтләнгән.

Режиссёр Хәлил-Галиябану һәм Исмәгыйль арасында килеп чыккан каршылыкны тар гына кысага кертеп калдырмыйча, иҗтимагый тирәнлектә, ягъни кешелек кануннары яссылыгында чишәргә омтылган. Бу аның тормыш катламнарын тирәннәнрәк күрсәтергә теләвеннән киләдер, дип уйлыйм. Байлыкны калкан итеп алып, ни теләсәм, шуны эшлим, замана – көчленеке, дип яшәүчеләр белән намусны беренче урынга куеп, сөю-мәхәббәтне илаһи биеклеккә күтәреп, бер-берсе өчен үләргә дә әзер торган чиста күңелле авыл яшьләре арасындагы каршылык җәмгыятьтә даими яшәп килүче конфликт буларак сурәтләнә. Байлык һәм шул байлыкны чагылдыручы акча иң бөек һәм үлемсез көчкә – мәхәббәткә каршы куела. Мелодрама үзәгендә ятучы бу конфликт тормышта еш очрый. Йөз ел элек тә, хәзер дә акчага табынучылар, бәхетне шуның белән үлчәүчеләр булып торган. Кеше тормышында акча никадәр генә әһәмиятле роль уйнамасын, кешелеклелек идеаллары – гаделлек, саф күңеллелек, кешеләрне ярату, мөнәсәбәтләрдәге самимилек – яшәешнең төп нигезен тәшкил итә.

Бу сыйфатларны сәхнәдә бирә белү артисттан зур тырышлык, осталык сорый һәм аның эчке дөньясы да шушы идеалларга тәңгәл килергә тиештер дип уйлыйм. Характерлы геройларның эчке дөньясын ачып бирә алырлык артистларны дөрес сайлап алу – режиссёрның уңышын билгеләүче төп факторларның берсе. Төп геройлар беренче күренештән үк тамашачының мәхәббәтен яулап алдылар. Артистлар тышкы кыяфәтләре белән дә, үзләренең күңел түреннән чыккан нәфис тавышлары һәм сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары белән дә беркемне дә битараф калдырмадылар. Иң әһәмиятлесе шул: алар геройлар тормышы белән яшәделәр. Кызының бәхетен, үзенең намусын акчага алыштырырга әзер булган Бәдри абзый да (артист Фәнәвил Галиев), башкаларның хисләрен бар дип тә белмәүче, үзенә каршы төшкәннәрне явызларча таптап китәргә әзер торган Исмәгыйль дә (артист Марсель Мәхмүтов) кешеләр тарафыннан хөрмәт күрмәячәкләр, тормыш арбасыннан төшеп калачаклар. Яшәешне хәрәкәткә китерүче бердәнбер нәрсә – мәхәббәт. Илаһи зат тарафыннан кешелек дөньясына бүләк ителгән иң изге хис ул. Хәлил-Галиябанулар, Таһир-Зөһрәләр кешелек дөньясы яши башлаганнан бирле булганнар һәм булачаклар. Мәхәббәтне җиңәрлек бер генә көч тә юк. Галиябану образын башкаручы Алсу Шәмсетдинова (Казан дәүләт консерваториясенең II курс студенткасы) һәм Хәлилне уйнаучы артист Ильяс Фәйзерахманов үз геройларының эчке дөньясын, аларның драматик кичерешләрен бөтен тулылыгы белән ачып бирә алдылар. Тамашачы да сәхнәдәге геройлар тормышы белән яши: уйлана һәм тетрәнә, күз яшьләрен тыеп кала алмый. Режиссёр бүгенге көн яшьләренә үз фикерен ачык итеп җиткерә алды: Хәлил-Галиябануларның илаһи мәхәббәт көче, эчкерсезлеге, рухи сафлыклары каршында матди байлыкка ия булган һәм үзен дөньяның кендеге дип санаган Исмәгыйльнең мин-минлеге, явызлыгы әһәмиятсез бер нәрсә булып калды, димәк, мәхәббәт – үлемсез көч.

М.Фәйзинең татар драматургиясенә алып килгән төп яңалыгы музыкаль, халыкчан әсәрләр тудыру булган. Күңелнең иң нечкә хисләрен уятырга сәләтле булган “Галиябану” җыры – спектакльнең җаны ул. Р.Әюпов бу гүзәл әсәрне халкыбызның башка асыл җырлары, җырлы-биюле уеннары белән тулыландырып, тагын да баеткан. Халкыбызның рухи дөньясын, акылын, хисләрен чагылдыручы халык җырлары спектакльгә яңа төсмерләр өстәгән, мәгънәви асылын арттырган, милли колоритны тагын да көчәйткән.

“Галиябану” мелодрамасын тамашачылар, шул исәптән яшьләр дә, бик җылы кабул иттеләр. Мәхәббәткә, матурлык һәм гаделлеккә мәдхия җырлаучы, югары эстетик зәвыкка ия булган бу әсәрнең тәрбияви көче бик зур. Шәхсән минем фикеремчә, режиссёр Ренат Әюповның бу әсәре дә сәхнәдә озак уйналыр, иншалла.

 

"Галиябану" спектакленнән күренешләр

VK фикерләре