Оҗмах капкасы кемгә ачыла?

Оҗмах капкасы
Тарханова Гүзәлия 4 fevral’, 2011 - 21:32

Әлмәт театры килгән дигән сүз Казан тамашачысын җылы урыннарыннан кузгатып, Галиәсгар Камалга китерде. Репертуары һәрчак бай Әлмәт театры бу юлы да сәнгати яктан камил, тәрбияви яктан көчле эшләнгән спектакльләре белән сокландырды.

Гастрольләр Мансур Гыйләҗевнең “Оҗмах капкасы” трагикомедиясе белән башланып китте. Режиссёры – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. “Оҗмах капкасы” Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәренә нигезләнеп язылса да, М.Гыйләҗев аның сюжет сызыгына үзгәрешләр кертеп, аерым детальләр белән баетып, әсәрнең кабул ителү юнәлешен үзгәрткән. Авторны моңа нинди мотивлар этәргән соң? Моңа җавап биргәнче, иң элек А. Гыйләҗевнең повестена күз салыйк. Повестьта Бибинур үзен корбан итү хакына кешеләр тормышын яхшы якка үзгәртергә теләүче һәм миһербанлылык үрнәге булып торучы, әмма тирә-яктагыларда бары тик кызгану хисе генә уятучы образ буларак чагылыш тапкан. Әйе, кылган изгелекләре сине сокландырса да, аны кызганасың, чөнки гомер буе ул үзен корбан итеп яши. Чит кеше балаларын кызганып, яратмаган кешесенә кияүгә чыга. Мәхәббәтеннән баш тартып, үз бәхетен, киләчәген җимерә. Кеше шундый итеп яратылган: аңа эшләгән яхшылыкны ул шулай тиеш дип кабул итә, үзе бәхетле булганда, тирә-яктагыларны оныта. Бибинур чит кеше балаларын үз балалары кебек карап үстерә, үзенә гел киртә корып килгән, гомер буе мыскыл итеп яшәгән туганы Зөһрәбануның тормышын көйли, адым саен кешеләргә ярдәм итәргә омтыла. Башкаларга күпме генә яхшылык эшләсә дә, ул үзе бәхетсез һәм беркемгә дә кирәкмәс кеше булып кала бирә. Димәк, ул бу тормышта артык кеше. Шуңа күрә дә ул үләргә тиеш.

Яхшылык, мәрхәмәтлелек, үзеңне корбан итү белән генә бу җәмгыятьне үзгәртеп булмый, чөнки яманлыкның тамыры тирәндә ята. Әмма усаллыкка каршы куелган миһербанлылык зур көчкә ия. Көчсез, әмма кешелекле Бибинур алдында укучы баш ия. “Җомга көн кич белән” әсәре әнә шул ягы белән дә зур әһәмияткә ия.

Бибинурлар һәр чорда да бар. Миһербанлылыкның да кыйммәте үзгәрми. Шулай да М. Гыйләҗевнең “Оҗмах капкасы” пьесасындагы Бибинур бөтенләй башка яктан ачылган, аңа икенче миссия йөкләнгән: кешелеклелек сыйфатларының яшәү нормасы булырга тиешлеген раслау, шуңа башкаларны да ышандыру. Дөрес, сюжет үзәгендә шул ук нәрсәләр ята. Башкалар бәхете өчен үзеңне корбан итү, үзеңә тиешле бәхетне бүтәннәргә өләшү Бибинур тормышының төп максатына әйләнгән. Тик бу әсәрдә Бибинур көчсез дә, кызганыч та булып күренми, киресенчә, ул тирә-яктагылардан күпкә өстенрәк һәм горур булып кала. Барысы да аның йомшак күңелле булуыннан файдалансалар да, Бибинур аларга ярдәм итә алуыннан тәм табып яши. Ул үзенең дөрес яшәвенә нык инанган, шуңа күрә дә аны мескен итеп күрмисең.

Бу спектакльдә Әлмәт татар дәүләт драма театрының иң көчле труппасы артистлары уйный. Һәрчак яңалыкка омтылучы һәм аны рәхәтләнеп үз театрында кулланучы директор буларак танылган Фәридә Исмәгыйлева “Оҗмах капкасы” кебек гаять җитди әсәрне сәхнәләштерүне режиссёр Ренат Әюповка тәкъдим итә һәм ялгышмый. Барлык әсәрләрне дә тиешле фәлсәфи югарылыкка күтәреп сәхнәгә куючы бу режиссёрның кулы тигән һәр әйбер чын иҗат үрнәге булып әверелүенә тамашачылар инде күптән күнектеләр. Режиссёр һәм аның иҗат командасы бу юлы да сынатмады. Спектакль, бер яктан, Әлмәт театры артистларының уйнау осталыкларын күрсәтсә, икенче яктан, Казан тамашачысы күңеленә зур эстетик ләззәт бирде. Режиссёр автор әйтергә теләгәнне аңлап һәм үзенең бай иҗат мөмкинлекләреннән оста файдаланып эшләгән. Хәер, әйдәгез спектакльнең үзен карап китик.

Сәхнә иң элек үзенең бизәлеше белән җәлеп итә. Декорация бербөтен һәм бик тә үзенчәлекле, тирән мәгънәгә ия. Күпер һәм басмалар аша узып, берүзе утырган ялгыз һәм кечкенә авыл йорты янына килеп чыгасың. Икесе ике якта урнашкан сыерчык оялары күренә. Алар яңа тормыш башлануын белдерә, икесе ике төрле язмышны чагылдыра. Төп вакыйгалар шушы йортта барачак. Ялгыз йорт һәм ялгыз кешенең тетрәндерерлек язмышы уйнала сәхнәдә. Йортның өске һәм идән асты өлеше киселештә күрсәтелгән. Идән астында бензин һәм көмешкә салынган шешәләр. Берсе – кеше өчен кирәкле, икенчесе кеше тормышына зыян салучы бу ике әйбер Бибинур тормышында әһәмиятле урын алып торалар. Алга китеп булса да әйтеп китик. Шул көмешкәне эчкән бандитлар колхоз председателе белән бутап, өч бала анасын үтерәләр, ә бензин Бибинурга икенче кешене үлемнән саклап калырга ярдәм итә. Аларның тамашачыга күренеп торуында да мәгънә бар. Бу начарлык белән яхшылыкның капма-каршы торуын белдерә.

Өйнең өске өлешендә чаршаулы карават тора. Спектакль башында идәндә намаз укып утыручы әбине күрәбез. Бер ир үзенең хатынын бала тудырырга шушы әби янына алып килә. Гадәттән тыш әһәмиятле вакыйга алдыннан була торган илаһи тынлык яңа тормыш башлануга – кеше тууына ишарә ясый. Тиздән ир белән хатынның игезәк балалары – кызлары дөньяга килә. Беренчесенә, яратып, Бибинур исемен бирәләр. Нур чәчеп торучы булыр бу, дигән язмыш юрыйлар аңа ата-анасы. Ул көтеп алынган бала, ләкин кендек әбисе икенче баланың тууын хәбәр итә. Көтелмәгән яңалыкка ата кеше аптырабрак калса да, кеше туу – барыбер зур шатлык, чөнки һәр бала үз бәхете белән туа. Аңа да исем табыла. Зөһрәбану булыр, ди атасы. Таң алдында туа торган ялгыз йолдыз, дип әйтеп куя анасы. Ата кеше бер сүз әйтмичә генә, сискәнеп, хатынына күз ташлый. Биредә артистның (Хөрмәт Фәйзуллин) уенына югары бәя бирәсе килә. Аның һәр хәрәкәте төгәл, бер сүз әйтмәсә дә, күз карашы күп нәрсәне аңлата ала. Тын да алмыйча, сәхнәне күзәтүче тамашачы да бу хәрәкәтне күрми калмый, ул сискәнеп куя. Балаларның язмышын билгеләүче алдан юрау була бу.

Әнә шулай матур гына башланып киткән тамашаның нигезендә тирән мәгънә ятуы тоемлана. Игезәк кызларның үсүе, җиткән кызлар булып җитү күренешләре кинокадрлар сыман бик тиз узып китә. Аларның әбигә әйләнүләре һәм, киресенчә, яшьлекләрен искә төшерү күренешләре дә еш алышынып тора һәм болар бар да сәхнәдән чыкмыйча башкарыла. Тамашачы барын да аңлый, аңарда болай эшләү сорау тудырмый. Бу, әлбәттә, режиссёрның осталыгын күрсәтүче тагын бер дәлил.

Игезәк кызлар матур булып үсеп киләләр. Тиздән аларны бер-берсеннән аерып торучы билгеләр дә күренә башлый. Зөһрәбану уенда да, эштә дә еш кына, мин беренче, дигән сүзне әйтеп куя. Әкрен генә ишетелгән бу сүзләргә тамашачы да колак сала. Ул күрә: анадан туганда бер гөнаһсыз булган сабыйлар, тормыш узган саен үзгәрә, характерлары калыпка салына башлый. Зөһрәбану (Гөлнара Вәлиева) усаллана барган саен, Бибинур (Наилә Нәҗипова) аңа юл бирә, анда әкренләп кешелеклелек сыйфатлары артканнан-арта бара. Ата-аналарының фаразлаулары да чынга аша. Бибинур тирә-якка якты нур сибүчегә әйләнә. Егетләр дә аның йомшак күңеленә, нәфис җанына тартылалар. Усаллыгы арта барган Зөһрәбанудан бар да читләшә.

Кешелек дөньясына билгеле бер фәлсәфә бар: кешенең һәр эше аның гадәтен формалаштыра, ә гадәт характерны билгели, характер аның язмышына йогынты ясый. Режиссёр менә шуны истә тотып, бу ике кызның һәр эш-гамәлен, аларның тормышка, кешеләргә булган мөнәсәбәтләрен, характерларын һәм, ниһаять, язмыш борылмаларын динамик үсештә сурәтли. Иң әһәмиятлесе: Ренат Әюпов сәхнәдә гап-гади чынбарлыкның үзен күрсәтә алган: көнчелек (Зөһрәбану сыйфаты) усаллыкка китерә, усаллык үз чиратында тормыш юлында очраган бар яхшылыкны да җимерә. Нәтиҗәдә ул ялгыз кала. Ялгыз Зөһрәбану – ялгыз таң йолдызы.

Кешеләрне аңлый алу, аларга ярдәм итәргә омтылу Бибинурның күңелендә миһербанлылык тудыра. Шул аңа яшәү көче өсти, гел яхшылыкка әйдәп тора һәм алга алып бара. Санап кителгән бу нәрсәләр һәр кешенең чын йөзен билгели, аларның тормышларына бәя бирергә ярдәм итә. Сәхнәдә бик аз вакыт аралыгында боларны күрсәтә һәм тамашачыны ышандыра алу җиңел түгел, әмма режиссёр моңа ирешүнең иң уңышлы алымнарын таба алган.

Иң элек төп образларны тудыручы артисткаларны сайлап алуга игътибар итик. Тышкы кыяфәтләре шактый охшаш булу гына җитми бит әле, алар бу образларны тудыра алырга сәләтле булырга тиешләр. Аларның сәхнәдәге һәр адымы, хәрәкәтләре, сөйләмнәре зур төгәллек белән формалаштырылган ки, артисткалар сәхнәдә уйнамыйлар, ә яшиләр. Ник бер ясалмалылык булсын да, ник бер кирәкмәгән хәрәкәт ясалсын. Спектакль ахырына кадәр һәр тамашачының фикере формалашып өлгерде шикелле. Баштарак Зөһрәбану кылган гамәлләрне гаепләсә дә, тора-бара кызның бушка үткән гомерен, усаллыгы белән үз-үзен ашавын күрүдән тамашачы күңелендә аны кызгану хисе генә калгандыр, мөгаен. Бибинур, үзенең сөйгән яры Мирзаһитны (Фазыл Насыйбуллин) калдырып, чит кеше балаларына ана була, ә ул балаларның атасы Габдуллаҗан сугышта үлеп калгач, аларны бөтенләй үз канаты астына ала. Тормышта мондый адым ясаучы хатын-кызлар байтак булса да, яп-яшь кызның бу юлны сайлавы, яшьлеген, бәхетле киләчәген корбан итүе кайберәүләргә, бигрәк тә ир-атларга аңлашылып җитмидер, бәлкем. Шулай да, сайларга туры килсә, хатын-кызның байтагы Бибинур адымын кабатлар иде, минемчә. Бары тик олы йөрәкле кеше генә шулай эшли ала. Аны бит барысы да гаепли, Зөһрәбану да каһәрли, ләкин кызның үз фикере, үз юлы бар. Сөйгән егете дә аны бу уеннан кайтара алмый. Бибинур балалар язмышын беренче урынга куя икән, бу җүләрлекме? Юк, бу – чын кеше адымы, күпчелек кеше өчен буй җитмәслек миһербанлылык үрнәге. Аның керсез җаны авылдашларының гайбәтен дә, картайган көнендә ташлап киткән балаларының намуссызлыгын да кичерә алуы белән өстен. Вакыйгалар агышында бу образ тагын да ныграк ачыла, аның кичерешләре тирәнәя, ул торган саен тормыш ваклыкларыннан өстенрәк була бара. Тамашачы аның ныклы рухын тоя, аңа теләктәшлек күрсәтә. Ни хикмәт, ул кызганыч булып түгел, ә горур булып кала. Аның алдында баш иясе килә.

Бу образны тулысынча ача алган артистка Наилә Нәҗипова шәхсән минем үземдә бары тик соклану хисләре генә уятты. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр сәхнәдән чыкмый уйнау һәм, тамашачыны ялыктырмыйча, үз тормышың белән яшәтү, аны уйланырга мәҗбүр итү җиңел эш түгел. Наилә моңа ирешә алды. Аның герое һәр эпизодта төрле ягы белән ачыла барды. Менә ул кечкенә генә авыл малаена оҗмах капкасының кемнәр өчен ачык булуын аңлата. Бар да аңлаешлы, моның өчен бары тик кешеләргә яхшылык эшләргә, күңелеңдә начар уй йөртмәскә генә кирәк икән ич. Беренче карашка җиңел сыман тоелган хакыйкать, ләкин гомерең буе шушы язылмаган кануннардан читкә тайпылмыйча яшәргә кирәк. Бу бик үк җиңел түгел шул, әмма шуңа ирешә алган кешеләргә оҗмах капкасы һәрвакыт ачык булыр. Баланың керсез күңеленә әнә шундый сау-сәламәт орлыклар салына. Авыл кешеләренең төртмәле усал сүзләренә каршы куелган ачык йөз, елмаюлы караш Бибинурны алардан өстен итә. Наилә үз героеның холкын, һәр сыйфатын оста итеп бирә алды.

Бибинурның саф һәм чиста күңеле аны тышкы яктан юаш итеп күрсәтә, ләкин бу геройның рухы нык. Үзе кылган гамәлләрнең дөреслегенә нык инанган, дөреслек сукмагыннан читкә тайпылмыйча баручы Бибинурның башкаларны ышандыру сәләте дә көчле икән ич. Олыгайган көнендә үзенә күз төшереп йөргән Галикәйне картлыгын ялгызлыкта каршылаган Зөһрәбануга өйләнергә күндерә алуы нәкъ шул турыда сөйли. Ярый, артык йомшак күңелле Галикәйне шулай эшләргә кирәклеккә ышандырсын да ди, тик киребеткән Зөһрәбануны ризалата алуы Бибинурга карата ихтирам уята. Үз үлемен көтеп яшәгән чакта ике кешене бәхетле итү турында уйлау, минемчә, бик сирәк кешегә хас сыйфат. Наилә Нәҗипова автор һәм режиссёр әйтергә теләгән фикерне тамашачыга тулысынча җиткерә алды. Сәхнә әсәренең шундый бер үзенчәлеге бар. Образны иҗат иткән артистны тамашачы бөтен күңеле белән яратып кабул итә икән, бу образ турында сүз чыкканда, ул нәкъ шул артистны күз алдына китерә. Наилә Бибинур образын тудырып кына калмады, ул үзе дә Бибинурга әйләнде. Бу артист өчен дә, режиссёр өчен дә зур мәртәбә.

Бибинурның дөнья белән алыш-биреше бетеп килә. Балалары белән арасы күптән өзелгән, аларның егерме елдан бирле кайтып күренгәннәре юк, димәк, аның инде берәүгә дә кирәге калмаган. Ул бу дөньядан китәргә тиеш. Моны ни рәвешле җиткерергә? Бу спектакльдә тагын бер образ бар. Ул – Бабай образы. Фоат Зарипов башкарган бу образны тамашачы Хозыр-Ильяс дип кабул итте. Ул Бибинурга бу дөньядан китәргә вакыт җитүен һәм аның җомга көн кич белән үләргә тиешлеген хәбәр итә. Бу хәбәрне Бибинур, ыгы-зыгы килмичә, бик тыныч кабул итә. Начар яшәлмәгән, кыласы игелекләр кылынган. Вакыт җиткәч, матур яшәгән кебек, матур итеп үлә белергә дә кирәк. Бераздан беренче тапкыр Бибинурның каударлануын күрәсең. Баксаң, әле аның эшләнеп бетмәгән эшләре бар икән. Балаларына телеграмма сугасы, Зөһрәбануның тормышын җайлыйсы бар. Ашыгырга кирәк, вакыт күп калмаган. Ул хәтта үзенә тиешле өч аршин җирне дә билгеләп куярга өлгерә. Менә шушы урында спектакльнең умыртка баганасын тәшкил иткән фәлсәфә калкып чыга. Кешегә өч аршин җир җитә, артыгы аның кирәк түгел. Иң әһәмиятлесе – кешеләр алдында намусың чиста булсын, ә ул дөнья байлыгы белән билгеләнми. Берәүнең дә әле үз байлыгын төяп киткәне юк, ул кала, вакыт үтү белән югала да, ә менә намуслы исемең каламы? Менә ни турында уйларга тиеш адәм баласы.

Авторның үз әсәрен “Оҗмах капкасы” дип атавы бик тә урынлы, минемчә. Кеше дөньялыкта яшәгән вакытта ук кылган гамәлләренә бәя бирә белергә, үзен бакый дөньяга әзерләргә тиеш. Коръәндә сурәтләнгән оҗмахка керергә омтылу – бу тормышта изге гамәлләр кылып, кеше рәнҗетмичә, саф күңел белән яшәргә, башкалар күңелендә үзең турында иң әйбәт истәлекләр калдырырга омтылу дигән сүз. Дөньяда кешелеклелек белән янәшә усаллык, көнчелек, кеше гомеренә кул сузу, комсызлык кебек начарлыклар да яши. Кешелеккә каршы яманлыклар кылган адәми затларга оҗмах капкасы ябык. Бу фәлсәфәгә ышанмаучылар, бәлки, күбрәктер дә. Автор моны белә, әлбәттә, тик аның максаты – кешеләрне дөрес юнәлештә тәрбияләү. Тәрбия максатында тормышта яшәп килгән иң яхшы үрнәкләр – Бибинур кебекләрнең яшәү рәвеше алына. Оҗмах капкасы әнә шундыйларга ачык.

Яшәп килүче каршылыкларның тирәнлеген күрсәтү өчен, автор бу әсәрен хәзерге көн позициясеннән торып сурәтли, ягъни вакыйгалар безнең көннәрдә бара. Дөрес, яманлык кайсы чорда да бертөсле буладыр, тик аның масштабы гына үзгәрә торгандыр. Безнең чорда комсызлыкның азуы, кешеләргә юнәлтелгән явызлыкны арта баруы күзәтелә. Кайберәүләргә меңәрләгән гектар җир дә җитми. Андыйларны мәңгелеккә күчкәндә, өлешенә тия торган өч аршин җир булуына сөенеп яшәгән Бибинурларга каршы куеп буламы? Булса, бу очракта кемнәр җиңәр? Бу сорауга фәлсәфи тирәнлектән җавап бирергә алынган авторның уйларын сәхнәдә чагылдыру мөмкинме? Әйе, мөмкин икән. Тамашачы да моны күрде.

Тыныч кына яшәп яткан авылга үзенең яраннары белән килеп чыккан Җиһангир – яулап алучы – беренче көнне үк каршылыкка очрый. Бер каршылыксыз һәр максатына ирешүче эшкуарны монда көтеп тормаганнар лабаса. Иң матур урыннарда башка кешеләрнең яшәве аңа киртә була алмый, әлбәттә. Ул аларны сатып алачак! Җиһангир Бибинурдан кала барысын да сатып ала. Бибинур гына аларга игътибар да итми. Ул үз мәшәкатьләре белән, җомга киченә кадәр эшләп бетерәсе эшләре белән мәшгуль. Үз өенә кат-кат килеп йөргән кара киемле кешеләрнең ниятен белгәч, Бибинур юлында очраган бу кешегә тормышның матурлыгы, яшәешнең мәгънәсе дөрес яшәүдә, кешеләрне рәнҗетмәүдә икәнен аңлатырга тырыша. Өч аршин җир турында сүз куерткан әбинең сүзләренә Җиһангир башта колак та салмый, тик Бибинурны тыңлаган саен, аның күзләре ачыла бара. Ул җомга көн киченә кадәр үзенә вакыт бирүләрен сораган әбине тынычлыкта калдыра. Җиһангир яшәү мәгънәсе турында уйлана, хәтта балалары ташлап киткән әбигә ярдәм итмәкче була: аның улына чылтырата. Димәк, тагын бер кеше тормышта дөрес юнәлеш тапты. Спектакльнең шул урынында режиссёр, тамашачыны шаккаттырып, бер эпизод кертеп җибәрә: Җиһангир сәхнәгә шәп мотоциклга утырып килеп керә һәм Бибинурны утыртып, урам әйләнә. Үзен тормышка башкача карарга өйрәткән әбигә ихтирамын, рәхмәтен ул шул рәвешле белдерә. Аның соңгы көннәрен үзенчә матурайтмакчы, яңа кичерешләр белән баетмакчы була.

Әсәрнең чишелеше дә зур әһәмияткә ия. Җиһангирның бу авылга тимәскә әмер бирүе белән килешмәгән дуслары аны үтерергә карар итәләр. Җомга көн кич белән әбинең беркайчан да бикләнмәгән өенә кереп, киллер (Рафик Таһиров) Җиһангирны атарга әзерләнә. Бибинур, идән астына төшеп, бензин түгә һәм ут төртә. Көчле шартлаудан үзе дә, киллер да һәлак була. Гомер буе ходайның һәр бирмеш көнендә кешеләргә яхшылык эшләп кенә уздырган Бибинурның үлеме дә башка кешегә ярдәм итү, аны коткару белән бәйле була, ул үз гомере исәбенә бүтән кешегә яшәү бүләк итә. Мондый язмышлы кеше мескен була алмый. Кешеләр өчен яшәү начар нәрсә түгел. Иртәме, соңмы моны аңлаячаклар. Бу әсәрдә Бибинурның балалары да чын хакыйкатькә төшенәләр: алар соңлап булса да, аналары янына, аны җирләргә кайталар. Димәк, аның гомере заяга үтмәгән, ул кешеләргә гел кирәк булган. Әсәрнең төп идеясе дә шунда. Әсәрнең күтәренке рухта төгәлләнүе аңа бөтенләй яңа төсмер өсти.

Күргәнебезчә, автор белән режиссёрның иҗади дуслыгы нәтиҗәсендә менә дигән сәхнә әсәре барлыкка килгән. Бу артистларның уенында да күренеп тора.

Гомумән, режиссёр образларның эшләнешенә зур әһәмият биргән. Аларның кайсын гына алма, зур осталык, төгәллек белән иҗат ителүләрен күрәсең. Эпизодик рольләрне башкаручылар да үз эшләрен яратып башкарганнар. Зарима (Луиза Солтанова), икмәк сатып алучы хатын (Сәкинә Минханова) һәм башка образлар да тамашачылар күңелендә ачык булып истә калдылар.

Галикәй – иң уңышлы образларның берсе. Аны Камил Вәлиев җиренә җиткереп, үзенә генә хас юмор белән бик оста башкарды. Ул йомшак күңелле Галикәй образын тулысынча ачып бетерде. Бибинурны кияүгә чыгарга димләп йөргәндә музыкантлар белән килүе, аларның үзенчәлекле, матур көйләре һәм үзенең мәхәббәтен бию аша аңлатуы тамашага нәфислек, үзенә бертөрле ямь өстәде.

Бай бизнесмен Җиһангир ролен башкаручы Рамил Минханов турында иң җылы сүзләр генә җиткерәсе килә. Сөйләме белән дә, үз-үзен тотышы белән дә чын эшкуарларны сурәтли алды ул. Җитмәсә, аның үзенә генә хас ниндидер йомшак интонациясе һәм тамашачы күңелендә симпатия уята алырлык тәэсир итү көче дә бар. Җыеп кына әйткәндә, режиссёрның бай иҗат фантазиясен артистлар рәхәтләнеп кабул иткәннәр, бергәләшеп тамашачы күңеленә үтеп керерлек әсәр тудырганнар.

Сәхнә зур көчкә ия. Тормыштагы күңелсезлекләрдән туеп беткән тамашачы күңелендә матур эз калдырырга сәләтле һәм тәрбияви көчкә ия булган менә шундый әсәрләре белән көчле ул. Тамашачылар исеменнән зур рәхмәт сезгә. Иҗатыгызда һәрчак якты йолдызлар булып калыгыз. Без сездән канәгать!

VK фикерләре