“Яшь аралаш көлү” яки Батулланың тормыш фәлсәфәсе

Рабит Батулла
Тарханова Гүзәлия 6 aprel', 2009 - 15:53

Чаллы Дәүләт драма театрының бу елгы сезонында тамашачы күңелен сөендергән спектакльләрнең берсе – “Яшь аралаш көлү” мелодрамасы булды. Драматург Р. Батулланың шул исемдәге пьесасын театрның баш режиссеры Ф. Ибраһимов сәхнәләштергән. Элегрәк тә Батулланың берничә пьесасын халыкка бүләк иткән режиссер бу юлы да драматургның ни әйтергә теләвен бик яхшы тоемлаган. Спектакль тамашачыга үзенең тормышчан булуы белән дә, артистларның уены белән дә бик ошады.

Р. Батулланың бу әсәре гади генә, әмма киеренке һәм мавыктыргыч сюжет сызыгына корылган. Вакыйгалар үзәгендә яткан конфликт Каракаш һәм Саргөл гаиләсендә, аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре җирлегендә туа. Каракаш (артист Илфат Әскаров) белән Саргөл (артистка Энҗе Шиһапова) яратышып өйләнешкәннәр. Байхан (артист Равил Гыйләҗев) аларны үзенең дуслары дип саный һәм атна саен ял көннәрендә, чакырмыйча-нитмичә, кунакка килергә ярата. Ул, әлбәттә, шәһәрнең бер башыннан икенче башына компьютерда пасьянс уйнау өчен генә йөрми.

Монда аны бу гаиләнең кунакчыллыгы һәм Саргөл тарта. Каракаш һәрвакыттагыча төрле темаларга кереп бәхәсләшергә, тел чарларга ярата. Бер килүендә Байхан Саргөл тирәсендә артыграк сырпалана башлый. Каракаш, дулап, аны куып чыгара. Ир белән хатын арасыннан кара мәче үтеп китә. Ләкин мәхәббәтләре артык көчле булу аркасында, алар бик тиз аңлашалар. Икенче килүендә Байхан Кадрия исемле (артистка Ләйсән Вәлиева) яшь кызны да алып килә. Аңа да бу гаилә бик ошый. Саргөлнең балага узуы билгеле булгач, Каракаш туачак баласына бишек ясаган икән. Ул бишек тирәсендә әвәрә килә. Кадрия беренче мәртәбә аны шул хәлендә күрә. Кыз аның белән сөйләшә башлагач, тормышта әле күп нәрсәләрне белмәвен аңлый. Үзе ишеткән һәр яңалыкка исе китеп, сабыйларча шатлана, Кадрияне ул тирән белеме белән әсир итә.

Ләкин Каракаш белән Байхан арасында килеп чыккан чираттагы бәрелештән соң кунаклар тагын бу өйне ташлап чыгып китәләр.

2008 ел

VK фикерләре