Укытучым

Укытучым
Тарханова Гүзәлия 28 oktyabr', 2010 - 22:46

Еллар узган саен, ямьле балачакка, мәктәп елларына кайтып, үткән сәхифәләрне барлап чыгу үзе бер кызык икән ләбаса. Күпме гомер йомгагы сүтелгән дә күпме сулар аккан, сизмичә дә калынган. Безне укыткан мөгаллимнәребезнең инде байтагы, бу дөнья белән алыш-бирешен өзеп, бакыйлыкка күчкән. Баксаң, әле бар да кичә генә булган төсле. И кадерлеләрем, и газизләрем, соңгы елларда сезнең белән иркенләп сөйләшеп утырырга да вакыт таба алмаганмын икән бит. Күпме рәхмәт сүзләре әйтелмичә калган. Ярый, соң булса да, уң булсын, диләр. Сезгә сөйләргә өлгермәгән сүзләремне кәгазь битенә төшерим әле. Ичмасам, язганнарым сезнең рухыгызга дога булып ирешсен.

Хәзерге заман укытучылары белән чагыштырып карыйм да безне укыткан элекке укытучыларны нигәдер әүлияләргә тиңлисем килә. Алар көне буе мәктәптә булу өстенә, кичләрен клубта концерт-спектакльләр куярга да, фермаларда агитация эшләрен башкарырга да, авылларга барып, ата-аналар белән очрашырга да өлгерәләр иде. Әле җитмәсә, үз хуҗалыклары, күбесенең гаиләләре дә бар. Белмим, ничек бөтенесенә дә өлгергәннәрдер. Менә шуларның барысын да күреп үскәнгәдерме, миндә укытучыларыма карата олы хөрмәт, аларга ничек булса да ярдәм итәргә омтылу теләге көчле иде. Бүген мин үзем дә укытучы. Кайчан, ничек уянды миндә бу теләк, төгәл генә әйтү дә кыен. Хәер, бераз чамалыйм да, бугай. Әйдәгез, барын да тәртип белән генә сөйләп бирим әле.

Berketelgän faylKüläme
Укытучым [31]25.35 KB

VK фикерләре