Ана телебез – рухи терәгебез

Ана телебез – рухи терәгебез
Тарханова Гүзәлия 6 oktyabr', 2017 - 12:26

Милли тәрбиянең нигезен рухи ныклык, какшамас әхлак тәшкил итә. Рухы нык булган әхлаклы милләт беркайчан да исеменә тап төшермәс, тормышта үз халкының лаеклы һәм әһәмиятле урын алып торуын белер. Болар бар да милли үзаңның үсеше белән бәйле. “Милли үзаң – акыл тарафыннан барлыкка китерелгән фикер. Ул фикер нигезендә, конкрет шәхес үзен билгеле бер милләтнең өлеше, дип саный, аны яклый, аның өчен эшли”, – дип язган атаклы психиатр П.И. Ковалевский.

Милли үзаңы үсмәгән яки бик түбән дәрәҗәдә булган кешеләрне еш күрергә туры килә. Алар ни татар, ни башка милләт кешесе түгел. Үзен татар диеп атаса да, ул милләтенең телен, башка үзенчәлекләрен бөтенләй белми. Гомумән, ана телен белмәү теләсә кемне яшәешнең төп кыйммәтләреннән аера. Рус кызына өйләнеп, читтә яшәгән, әмма картаеп беткәч, үз телен ишетергә, үз моңын тыңларга авылга кайтып егылган адәмне күргәнем булды. Гомере бетәсен белгәндер, мөгаен. Кызганыч иде ул. Киң күңелле, милли җанлы авыл кешеләре аны аңлап, кадер-хөрмәт күрсәтеп, соңгы юлга озаттылар. Туган ягында, изге җанлы милләттәшләре янында бу кеше соңлап килгән бәхетен тоеп яшәсә дә, күңелләрдә төер калды.

Милли үзаңның ни дәрәҗәдә көчле үсеш алуын билгеләүче төп критерий – тел, безнең ана телебез. Ана теленә мәхәббәт орлыгы бала тугач та салына. Теле ачыла башлаган сабыеның “әннә”, “әттә” дигән авазларын беренче тапкыр ишеткән ата-ананың ничек сөенүен һәрберебез белә. Димәк, ана телен өйрәнүгә юл ачык. Шулай дәвам итсен иде дә бит, тик яшь ярымы да тулмаган сабыена “мама” дип әйттерергә тырышкан анага да, хәтта әби-бабасына да баланы тизрәк чит милләт мохитенә төртеп кертү кыйммәтрәк шул. Әнә шулай ана теленә битарафлык тәрбияләнә, тора-бара бала каршында аның кыйммәте бөтенләй югала. Шул рәвешле телебезнең киләчәге аяныч хәлгә төшә. Кем гаепле? Әлбәттә, без үзебез. Баланың гаиләдә тәрбияләнергә тиешлеге турында әйтә торган иде Туфан Миңнуллин. Халкыбызның: “Оясында ни күрсә, очканында шул була”, – дигән мәкале дә шуңа ишарә итә. Әйе, татар гаиләсе үз баласын – милләтенең киләчәген – үзе тәрбияләргә тиеш. Мәктәп гаиләнең эшен дәвам итәргә, ягъни татар балаларын ана телендә матур итеп аралашырга, сәләтле балаларны иҗатка тартырга, тарихыбыз, милли әдәби мирасыбыз һәм мәдәниятебез белән тирәнтен таныштырырга, бала рухын баетырга, ныгытырга бурычлы. Гаилә белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә, моның нәтиҗәсе дә яхшы була. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Җиде укучым, мәктәпне төгәлләгәч, югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керделәр. Берсе бүген КФУда аспирант, гыйльми эшләр белән шөгыльләнә. Шуны искәртәсем килә, бу укучылар телебезне тирәнтен өйрәнүче татар сыйныфларында укыдылар.

Ана телендә укыту һәм тәрбия бирү эше хәзерге чорда ни дәрәҗәдә тора соң? Беренче сыйныфка укырга килгән татар фамилияле балаларны шартлы рәвештә ике төркемгә бүлеп була. Беренчесе – ата-анасы тарафыннан туган телдә дә, рус телендә дә камил сөйләшергә өйрәтелгән, авылдагы әби-бабасы белән бәйләнешен югалтмаган балалар. Аларны башлангыч сыйныф укытучылары да бик тиз күреп алалар, чөнки иң тырыш укучылар да нәкъ шулар. Һәр сыйныфта да шундый өч-дүрт бала була. Икенче төркемгә ата-анасы татар булып та, балалары бөтенләй ана телен белмәүчеләр һәм катнаш никахлы гаиләләрдә туып-үскән балалар керә. Мондыйларның ата-аналары балаларын телгә өйрәтүгә битараф, күпчелеге – татар теленең безгә кирәге юк, дип караучылар. Сүз җаеннан шуны әйтәсем килә: бүген татар телен өйрәнүгә каршы төшүче ата-аналарның да күпчелеге шулар. Укытучылар маңкортлар белән эшләүнең ни дәрәҗәдә авыр булуын бик яхшы беләләр.

Мәктәпләрдә балаларны рус һәм татар төркемнәренә бүлеп укыту каралган. Татар төркемнәрендә бала санын тиешле нормага тутыру өчен, исемлеккә телне белүчеләр белән беррәттән аның бер сүзен дә аңламаган татар фамилияле балаларны да кертеп утырталар. Ике төрле тәрбия алган һәм телне белү дәрәҗәләре дә төрле булган бу балаларны җыеп укытуның нәтиҗәсе булмый, чөнки татар төркеме дип саналса да, аралашу рус телендә бара. Ана телен бишек җыры аша канына сеңдереп, бүген, тагын да күбрәк белергә теләп, укытучысы күзенә карап утырган сабыйга игътибар кими, алар читтә калалар, чөнки татар телен бар дип тә белмәгәннәргә “әти”, ”әни” сүзләрен өйрәтергә, телләрен ачтырырга кирәк. Бар игътибар шуларга. Мондый “татар” төркемнәре үзен акламаса да, телне белмәгән, ана телендә аралашмаган бу балалар татар мохитен күреп, татар сүзен ишетеп үссен, дип, баштарак укытучылар мондый төркемнәрне саклап килделәр. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда, укучылар мәҗбүри рәвештә Бердәм республика тесты (БРТ, русчасы – ЕРТ) тапшыра башлагач, бу укучыларны татар төркемендә калдырып булмавы көн кебек ачык иде. Шулай итеп, мәктәпләрдә сыйныф балаларын ике рус төркеменә бүлеп куеп, җиңеләйтелгән программа буенча укыту башланды. Рус баласы татар телен өйрәнүгә әллә ни каршылык күрсәтмәде, ә үз телен дошман күргән руслашкан татарлар белән эшләү һаман җиңеләймәде. Әлбәттә, ана телен яхшы белүче татар баласы да рус төркемендә утырырга мәҗбүр, чөнки 3-4 баладан аерым төркем ясап булмый. Шул рәвешле мәктәпләрдә татар төркемнәре елдан-ел кимеп, ана телебез ятим бала хәлендә кала бирде. Бу хәлдән чыгу юлы бармы соң? Бар, әлбәттә.

Бу очракта Яр Чаллы мәктәпләре турында искә алу кулай булыр. Анда 90 нчы елларда ук туган телен яхшы һәм уртача дәрәҗәдә белүче балаларның барысын да һәр параллельдан җыеп алып, татар телен тирәнтен өйрәнә торган (барлык фәннәр дә саф татарча укытыла торган татар сыйныфлары белән бутамагыз!) сыйныфларда укыта башлаганнар иде. Сыйныфта 20-22 татар укучысы булып, ана теленнән кала барлык фәннәр русча укытыла. Тәрбия эшләре татар телендә алып барыла, тел дәресләре тулысынча татар теле программасы нигезендә укытыла. Укучы балалар тәрбияле һәм белемле булулары белән дә аерылып торалар. Ата-аналар да, балалар да канәгать. Бу тәҗрибәне барлык рус мәктәпләрендә дә кулланышка кертеп булыр иде, дип уйлыйм. Моны уку елы башында ук эшләргә кирәк, чөнки беренче сыйныфны туплап бетергәч, балаларны кабат үз сыйныфыннан аерып чыгару кыен булачак. Шулай итеп, татар гимназияләре белән беррәттән, рус мәктәпләрендә дә ана телен үстерү мөмкинлекләре артыр иде.

Татар гимназияләре гомер-гомергә белем бирү системасында йөзек кашы саналды. Аларга килеп керүгә, сине татар мохите каршы ала. Тиктомалга чабышып йөрүче укучыларны да күрмәссең, биредә ниндидер тантаналы һәм эшлекле атмосфера, кешелекле мөнәсәбәт хакимлек итә. Ипле, сабыр һәм тыйнак балалар белән сөйләшкәндә, милләтебезнең киләчәге бар, дип уйлыйсың, горурлык хисләре кичерәсең. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки милли тәрбия тиешле югарылыкка куелган җирдә һәрчак шулай. Тик соңгы елларда татар гимназияләре дә сизелерлек үзгәреш кичерделәр. Бүген биредә дә укучылар үзара рус телендә аралаша башладылар. Татарча эндәшсәң, үзләре матур итеп җавап бирәләр бирүен. Сөйләшә торгач, алар арасында рус милләтеннән булган балалар барлыгы да ачыклана. Сәбәбе шул: мәктәп директорларына хезмәт хакы бала саныннан түләнә. Укучылар санын тиешле нормага җиткерү өчен, алар микрорайоннан килгән рус балаларын да татар сыйныфына утырталар. Татар теле укытучысы кыен хәлдә кала. Ул үз фәнен укытсынмы, әллә ике-өч рус баласын татарчага өйрәтеп утырсынмы? Татар гимназиясе директорларын мин фидакарь затлар дип беләм, тик бүген аларның хәле җиңел түгел: ничек кенә каршы тормасыннар, ничек кенә көрәшмәсеннәр, моңарчы татарча укытыла торган химия, физика, математика һ.б. шундый фәннәрне рус телендә укытуга күчәргә мәҗбүр иттеләр. Ни өчен икәнлеге билгеле: татар гимназияләрендә укучы балалар бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ, русчасы – ЕГЭ) рус телендә тапшырырга тиеш икән ләбаса. Бу инде бара торган атның башына күсәк белән оруга тиң иде. Димәк, ана телен бетерүгә һаман үзебез үк өлеш кертәбез, тик гимназия директорлары нишләсен соң? Бала язмышы белән уйнарга аларның хакы юк. Химияне татар телендә укып, русча имтихан тапшырса, аның нәтиҗәләре нинди буласы көн кебек ачык. БДИ нәтиҗәләре яхшы булган очракта да, институтта барлык фәннәрне рус телендә укыйсы бар. Анда сине физиканы татарча укытырга әзер торучы татар факультетлары көтеп тормый. Татар мәктәпләре һәм гимназияләренең директорлары, укытучылары гына бу проблеманы хәл итә алмады, ә депутатларыбыз, җәмәгатьчелек, ЕГЭ русча икән, нишли аласың, дип тыныч кына уздырып җибәрделәр. Имтиханны татарча да биреп була икәнлеген расларга гына кирәк иде югыйсә.

 Бу хәлне татар районнары җирлегендәге саф татар авыллары тагын да авыррак кичерделәр. Аларда да гомер-гомергә ана телендә укытылган математика, физика, химия һ.б. шундый фәннәрне рус телендә укытуга күчеп баралар. Бергә укыган дустымның хәбәре мине шаккаттырды. Беренче сыйныфта укучы оныгының, мәктәпкә барырга теләмичә, көн саен күз яшьләренә буылып елавы сөйләде ул. Сәбәбе бик гади: саф татар авылында үскән сабыйларга математиканы русча укыталар икән. Аңламаганга үртәлеп, бала нишләргә белми, укудан күңеле кайткан. Мәктәпкә кергәнче үк укырга-язарга, үз телендә санарга өйрәнгән баланы болай азаплау кемгә кирәк икән? Нишләп туган телебезне сансызлыйбыз соң? Ул балаларның рухын тумас борын гарипләндергәч, безне кем дип атарга? Бу – милләтеңнең тамырына балта чабу дигән сүз һәм җинаятькә тиң нәрсә. Моңарчы авыл яшәгәнгә милләтебез яшәде. Сәбәбе шул ук, ягъни барлык имтиханнарның да рус телендә тапшырылырга тиеш булуында. Ник соң без татар теленең дәүләт теле булуын, шуңа күрә татар балаларының үз ана телләрендә имтихан тапшырырга тулы хокуклы булуын онытабыз? Алай булмый шул, имтиханнар Мәскәүдән төшерелә, диючеләргә җавабым бер: бу сәбәп була алмый. БДИ (ЕГЭ), ягъни чыгарылыш имтиханнары сораулары барлык предметлардан да Мәскәү галимнәре тарафыннан эшләнүен һәм ил күләмендә имтиханнар шуларга таянып тапшырылуын без беләбез. Татарстанда рус телендә укытыла торган мәктәпләрдә имтиханнар тапшыруда проблема юк. Татар телендә белем алучы район һәм шәһәрләрнең татар мәктәпләре өчен бу имтиханнар җәзага тиң. Белмәгәннән түгел. Укучыларыбызның белеме югары дәрәҗәдә булуын гимназияләребез бер генә кат расламады инде. Минемчә, моннан да чыгу юлы бар, булырга тиеш. Һәрбер кагыйдәнең дә, кануннарның чыгарылмалары була. Рус телендә төзелгән БДИ сорауларын, оригиналын үзгәртмичә тәрҗемә итеп, кирәк икән, Мәскәүдә кул куйдыртып, Татарстандагы татар мәктәпләрендә файдаланып булыр иде. Бездә мондый тәҗрибә бар инде, ягъни татар теле дәреслекләренең укытырга яраклымы-юкмы икәнлеген дә Мәскәү тикшерә. Шуннан соң гына алар, федераль исемлеккә кертелеп, Татарстанда бастырылалар. Имтихан сорауларыннан да нәкъ шул рәвешле файдаланып булыр иде. Алда әйткәнемчә, тәрҗемә итеп кенә файдаланасы. Төгәл фәннәрне татарча укыган балага үз телендә имтихан бирү мөмкинлеге дә юкка чыгарылмас иде. Акылың алтын икән, бу мәшәкатьле эшне кем башкарыр соң, диючеләр табылыр. Милләтебезнең телен саклап калу хакына Татарстан галимнәре, укытучылары бу эштән баш тартмаслар иде. Төрле мониторинглар, бердәм республика тестларын һ.б төрле тикшерү эшләрен төзеп утыручы, шуның белән генә шөгыльләнүче күпме оешмабыз бар. Кайсы гына бу эшкә алынудан баш тартыр икән?

Ана телен үстерү – барыбызның да уртак максаты, тик куркып торырга түгел, безгә бирелгән мөмкинлекләрдән файдалана белергә генә кирәк. 90 нчы елларда президентыбыз М.Ш. Шәймиев һәм ул чорда күп көч куеп эшләгән башка ватанпәрвәрләребез Татарстанда яшәүче татарларга гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә ана телебезне үстерүгә юл ачтылар. Мәктәпләрдә татар теле дәүләт теле буларак укытыла башлады. Кайбер вак-төяк аңлашылмаучылыкны исәпкә алмаганда, бу башка милләтләр арасында зур ризасызлык тудырмады. Бүген кайбер мәктәпләрдә төрле ыгы-зыгы китеп чыгарырга тырышучы ата-аналар очрый икән, моңа гаҗәпләнәсе юк. Мондый хәлнең килеп чыгуына 9 нчы сыйныф укучылары тапшырырга тиешле Бердәм республика тестының (БРТ) гамәли кулланышка кертелүе сәбәп булды. Күпчелек укытучылар фикеренчә, мондый тестлар үткәрүнең укучы өчен файдасы юк. Аның билгесе аттестат билгеләренә йогынты ясамый, ә укучы өчен стрессы җитәрлек. БРТ булуына карамастан, укучы нәкъ башка имтиханнардагыча тикшерү аша үтә: каешын чишеп алып, шул ук металл эзләүче тимер рам аша узып, кабинетка кереп утыра. Психикасы ныгып та җитмәгән кайбер балага бик нык тәэсир итә бу. Әйткәнемчә, бу соңгы елларда ата-ана арасында зур ризасызлык китереп чыгарды. Моннан берничә ел элек укучылар мәктәпләрдә татар теленнән имтихан тапшырып килделәр. Бу бала белән турыдан-туры аралашуга корылган, зур әзерлекне таләп итә һәм белемнәрне системага салуга этәрә торган торган максатчан эш иде. Бүген, укыту методикасы тулысынча камилләшеп җитмәгән бер чорда, БРТ үткәрү белән мавыгу кирәк түгел, дип саныйм. 9 нчы сыйныфларда татар теле буенча белемнәрне мәктәп шартларында имтихан рәвешендә тикшерү яхшырак. Имтихан алучылар, ассистентлар бар. Кирәк дип табылса, аларны мәктәпләр үзара алмаша алалар.

Җәмгыятьтәге тискәре күренешләр телебезнең бөеклегенә, аның кыйммәтенә зыян китерә алмый. Дөрес, күпләр бүген инглиз телен укытуга күбрәк әһәмият бирәләр, ләкин чит телләргә өйрәнү, аны кабул итү ана телен яхшы белгәндә җиңелрәк. Ә инде балаларыбыз туган телендә белем дә алса, аларда аналитик фикерләү сәләте дә көчле була. Бу бәхәссез. Татар теленә ихтыяҗ юк, диләр ата-аналар. Ничек булмасын?! Туган телебезне өйрәнү үзебез өчен, беренче чиратта, рухи ихтыяҗыбызны канәгатьләндерү өчен кирәк. Рух ныклыгы – иң әһәмиятлесе. Туган телебез киләчәк буынны үзебез теләгәнчә тәрбияләү өчен кирәк. Без шуны онытмыйк: әдәбиятыбызны белү, тарихыбызны үзебезнең телдә уку, туганнарыбыз, милләттәшләребез белән саф татар телендә иркенләп аралашу – үзе зур бәхет. Бер зыялы милләтәшемнең: “Артык борчыласың. Безнең буын татар мәктәпләрендә белем алды, югары уку йортларында русча укыды, тик беребез дә тормыш арбасыннан төшеп калмады”, – дигән фикерен ишетергә туры килде. Килешәм, татар балалары нинди генә шартларда яшәсәләр дә югалып калмаячаклар, әлбәттә. Теләсә кайсы өлкәдә эшләп, зур уңышлар казанган милләттәшләребез дә җитәрлек. Уйлыйк әле, бу безнең милли аңыбыз тиешле югарылыкта булу белән бәйле түгелме соң? Безнең бурычыбыз – татар мәктәпләрен үстерү (кызганыч, бүген сүз саклап калу турында бара!) һәм барлык фәннәр буенча да ана телендә белем бирә торган, туган телендә белем алган укучы өчен таяну ноктасы булырдай югары уку йортларының гыйльми базаларын ныгыту. Мәртәбәле галимнәребез җитәрлек. Татар баласы үз телендә белем алудан мәхрүм калырга тиеш түгел. Русияне тулысынча руслаштыру турында эш алып барган Мәскәү дә, бик теләсә дә, тел мәсьәләсендә безгә каршы кискен хәрәкәтләр ясамаячак. Моны булдырмау безнең үзебездән тора. Кирәк икән “бер адым алга, ике адым артка” атлыйк, тик максатыбызга ирешергә тырышыйк. Кайберәүләр кебек, “туган телебезне бетерәләр” дип, кайгырган сыман кыланып, тыныч кына читтән карап торсак, безнең бәябез дә сукыр бер тиен. Без бу дөньяда яшибез икән, иң беренче чиратта, намусыбызга каршы бармыйча, әкрен генә үз эшебезне эшлик, татар булуыбызны онытмыйк. Телне, милләтне саклап калу һәр чорның иң катлаулы мәсьәләсе булып саналган. Безнең милләт нинди генә авырлыклар кичерсә дә, үзенең хәйләсенә, акылына таянып эш йөрткән, югалып калмаган, киресенчә, үз файдасы турында кайгырткан. Бер кулы белән бирсә, икенчесе белән ала торган булган. Бүген безгә җиңел түгел. Бу авыр йөкне мәктәпләр җилкәсенә генә салып калдырмыйк. Авылдагы татар мәктәпләре, шәһәрдәге гимназияләребез бетәргә тиеш түгел. Татар баласының канатын сындырмыйк, аңа өметсезлеккә бирелергә юл куймыйк. Һәр баланың имтиханнарны ана телендә тапшыру хокукы бар. Бу дәүләт кануннарында теркәлгән. Имтиханнар турында мин алда әйтеп киткән тәкъдимнәрне тормышка ашыру, һичшиксез, мөмкин.

Язучыларыбызга да тәкъдимем бар. Сез җәмгыятебезнең рухын һәм милләтебезнең киләчәген саклауда һәрвакыт алгы сафларда булдыгыз. Балалар арасында ешрак булсагыз иде. Китапны кулга алып уку бер нәрсә, аның авторы белән күзгә-күз карап аралашу балага бөтенләй икенче төрле тәэсир итә. Казанның 27 нче гимназиясендә бу эш системага салынган. Бүген анда Рәдиф Гаташны белмәгән һәм укымаган баланы табу кыен. Язучыларыбыз, матбугат эшлеклеләребез укучылар белән берлектә үз иҗатларына багышланган конференцияләр уздыралар икән, иманым камил, йөзәрләгән укучы, аларның әсәрләрен укып, чыгыш ясарга әзерләнәчәк. Менә кайда ул аралашу. “Илһам” Бөтенроссия бәйгесен дә камилләштерәсе иде. Үз әдәбиятын сөюче сәләтле балалар өчен бу бәйге иҗади стимул булып тора.

Милләттәшләрем, интернетта язышканда саграк булыйк әле. Ниндидер мәгънәле эш эшләүдән бигрәк, юк-бар сафсата белән мавыгып, бер-берегезнең гайбәтен сатып, тискәре сүзләр сөйләп утырудан тәм табучылар күбәя башлады сыман. Вакытыгыз күп икән, конкрет эш күрсәтегез. Телебезне сакларга тырышкан булып кыланып, таркату эшләре алып баруыгыз – тәрбиясезлек билгесе.

Укытучыларга килгәндә, алар бүген дә үз эшләрен элеккечә дәвам итәләр, дәүләтебезнең, Мәгариф министрлыгының татар телен укытуны саклап калу өчен бар мөмкинлектән дә файдаланачагына ышаналар. Телебезгә кизәнәләр, тик кизәнү сугу түгел әле. Суктырмыйк, салкын акыл белән эш итеп, үзебезне яклау чарасын күрик. Без акыллы һәм көчле милләт!

Гүзәлия Тарханова

Berketelgän faylKüläme
Ана телебез – рухи терәгебез [19]33.51 KB

VK фикерләре