- Татарча
- Tatarça
Нәрсә соң ул гайбәт? Аңлатмалы сүзлектә ул турыда: “Гайбәт – уйдырма фактларга нигезләнгән сүз, хәбәр. Берәүнең кимчелекле ягын гаеп итеп сөйләнгән сүз,” – диелгән. Кемнедер гаепләү, ә тора-бара тагын да арттырып, күпертеп, аның исемен пычратырга теләү иң намуссыз кешеләргә хас сыйфат икәнлеген исбатлап торырга кирәкме икән? Кешене бары тик Аллаһы Тәгалә генә хөкем итә ала.
Мин үзем гомерем буе гайбәт сөйләүче яныннан качарга тырыштым. Шулай тәрбияләделәр. Бу тәрбия иң элек әбиемнән башланды. Үткен һәм гадел карчык иде ул. Башка кешеләр янында уңайсыз хәлдә калдырмыйча, тиешле сүзен турыдан-туры кешенең үзенә әйтеп бирүне ул кулайрак санады. Гайбәтчеләр аның янында башкалар исеме белән авыз чайкамыйлар, чөнки әбиемнең андый нәрсәгә мөнәсәбәтен бик яхшы беләләр. Гадел холкы өчен аны гомер буе усал Сабира дип йөрттеләр. Усал да, явыз да булмады ул, киресенчә, кешеләр белән яхшы мөгамәләдә яшәде. Чиста күңелле кешеләрне, дөрес кешеләр, дип атый иде әбием. Менә шул әбием безне кеше турында начар сөйләүдән тыя килде. Коръәндә гайбәтнең иң зур гөнаһ саналуын без кечкенәдән белеп үстек. Башкалар турында сөйләсәң, теге дөньяда телеңне утлы табада кыздырырлар, ди торган иде ул. Менә шушы сүзләр безне гомер буе кисәтеп торды һәм үзаңыбызда гайбәт сөйләүгә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләде. Мин әбиемә рәхмәтле.
Әнием дә гайбәттән читтә торды. Ул бик тыныч, сабыр һәм ягымлы кеше иде. Байтактан бакый дөньяга күчкән булса да, авылдашлары аны: “Хөмәйрә – безнең сер сандыгыбыз булды, ” – дип искә алалар. Һәркем аның янына килеп, серен я борчу-кайгыларын сөйли, эчен бушата ала иде, ә ул кеше сөйләгәнне түгеп-чәчеп йөрүчеләрдән булмады.
Berketelgän fayl | Küläme |
---|---|
Гайбәтченең гомере кыска була [745] | 48.5 KB |