Чишмә җыры

Чишмә
Тарханова Гүзәлия 9 ğıynwar, 2015 - 23:57

“Чишмә җыры” әсәрен “Яңа татар пьесасы” бәйгесенә атап язган идем. Җиңүче 8 автор исемлегендә үз фамилиямне күргәч, бик сөендем. Барысы 46 эш тапшырылган булган. Бу әсәремне сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәм.

“Яңа татар пьесасы”ның 12 нче томында “Ширзад белән Гөлшад” әсәремне дә бастырганнар. Бусы, Алла теләсә, 13 нче томда чыгачак. Фикерләрегезне язып куйсагыз рәхмәтле булыр идем. Гүзәлия.

 

...Алмазның әбисе, җыр көйләп, өстәл әзерләп йөри. Алмаз кайтып керә дә чиләктән зур чүмеч белән су алып эчә.

Гөлбикә. Ярты чиләк су эчеп бетерерлек ни кылдың тагын?

Алмаз. Чүп җыйдык, әбекәй.

Гөлбикә. Нинди чүп турында сөйлисең, улым?

Алмаз. Туристлардан калган чүпне.

Гөлбикә. Зәңгәр күл буенда ял итүчеләр күбәйгән, дигәннәр иде. Әллә шундамы?

Berketelgän faylKüläme
Чишмә җыры [483]140 KB

VK фикерләре