Кырлай – шигърият мәккәсе

Кырлай – шигърият мәккәсе
Тарханова Гүзәлия 7 sentyabr', 2013 - 20:41
Ресурс турында: 

96 нчы гимназиянең югары квалификацияле укытучысы Нуриева Лилия Рашат кызының “Кырлай – шигърият мәккәсе” исемле презентациясен тәкъдим итәм. Әдәбият дәресләрендә Тукай турында өйрәнгәндә күрсәтү өчен бер дигән материал.

Максат: Тукай яшәгән урыннар белән таныштыру максатыннан Кырлайга     сәяхәт ясау; туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Бөек шагыйребезнең иҗади мирасын халыкка җиткерүдә төп рольләрнең берсен музейлар башкара. Андый музейлар Казанда, Кушлавыч, Яңа Кырлай авылларында бар. Габдулла Тукай “Исемдә калганнар” хикәясендә Кырлай турында: “Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным, ” – дип язган.

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.
Ул авылның, – һич онытмыйм, – һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

VK фикерләре