Р. Хафизованың “Күңел күзе” әсәре буенча сочинение

Күңел күзе
Тарханова Гүзәлия 25 aprel', 2014 - 17:26

10 нчы текст. Күңел күзе (Р. Хафизова)

(1) Ландышлар чәчәк аткан вакытта, Камил әтисе белән урманга барды. (2) Әтисе юлда аңа: “Урман ‒ зур ул, серле ул, күңел күзе белән карасаң гына, бөтен нәрсәне күрерсең”, ‒ диде. (3) Камил көлеп җибәрде: “Кешенең күзе маңгаенда гына була, күңелнең күзе булмый, шаяртасың”, ‒ диде. (4) Әтисе каршы килмәде. (5) “Шулай, тик күңел күзе белән карамасаң, маңгай күзе берни күрми ул. (6) Шуңа күрә борынгылар, маңгай күзе ‒ ботак тишеге, дигәннәр”, ‒ диде.

(7) Урман аларны тын гына каршылады. (8) Биек-биек наратлар селкенми дә утыралар. (9) Камил өскә карады. (10) Агач башлары сизелер-сизелмәс кенә селкенәләр, әйтерсең үзара нәрсә турындадыр сөйләшәләр.

(11) Шулчак бер нәни кошчык, Камилләр янындагы ботакка кунып, ярсып чыркылдарга тотынды. (12) Камил белән әтисе, тын да алмый, кошны күзәттеләр. (13) Ачулы кош аскы ботакка төшеп кунды һәм тагын да усалрак итеп чыркылдарга тотынды. (14) Камилнең әтисе көлемсерәп куйды:

‒ Бу кош безгә моннан китәргә куша бит әле, ачулана. (15) Бәлки, бу агачта аның оясы бардыр...

(16) Камил, ашыгып, әтисенең сүзен бүлде:

‒ Оясында балалары бардыр. (17) Әнә, әти кош җим алып кайткан.

(18) Камилләр башка агач төбенә күчеп утырдылар. (19) Кошларга шул гына кирәк иде дә, шунда ук тынычландылар. (20) Камил анарның ояларын күрергә теләп караса да күрә алмады. (21) Кайтыр юлга чыккач <...> моны ул әтисенә әйтте. (22) Әтисе, аны юатып, аркасыннан сөйде.

(23) ‒ Аның каравы, урманны күңел күзе белән карарга өйрәндең. (24) Ә кош оясын күрергә кирәкми дә, ‒ диде.

 

“Аның каравы, урманны күңел күзе белән карарга өйрәндең. (24) Ә кош оясын күрергә кирәкми дә, ‒ диде.” Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 

Р. Хафизованың “Күңел күзе” әсәре буенча сочинение

 Авторның: “Аның каравы, урманны күңел күзе белән карарга өйрәндең. Ә кош оясын күрергә кирәкми дә, – дигән сүзләре табигатькә һәм андагы барлык җан ияләренә игътибарлы булырга өнди.

Табигатьне саклау проблемасы беркайчан да әһәмиятен югалтмаячак, чөнки ул һәрвакыт яклауга мохтаҗ. Беркем дә бу эштән читтә калырга тиеш түгел. Экосистемада кечкенә генә бөҗәкнең дә, һәрбер кошның яисә җәнлекнең дә үз урыны бар. Аларның бер генә төре югалса да, табигатьтә гармония бозылачак. Бигрәк тә урманнарны саклау кирәк.

14-15 нче җөмләләрдән күренгәнчә, атасы улын табигатькә, андагы кош-кортларга битараф булмаска өйрәтә. Кошлар булмаса, урманны корткычлар юк итәр иде. Хәтта кечкенә генә кошчык та искиткеч күп файда китерә. Аны да аңлый белергә, бигрәк тә бала чыгарган вакытында сак булырга кирәк. Оя корган кошның балалары чыгарга һәм киләчәктә урманны корткычлардан сакларга тиешләр. Димәк, аны куркытырга ярамый. Бу 16-17 нче җөмләләрдән дә күренә. Малай әнә шуны аңлады, “күңел күзе белән карау” дигән сүзнең мәгънәсенә төшенде. Ул киләчәктә дә табигатькә, үзен чолгап алган мохиткә сак караячак.

Димәк, һәркем табигатьнең тынычлыгын саклау, җан ияләренә зыян китермичә яшәү турында уйланырга тиеш. Һәрнәрсәгә күңел күзе белән карарга өйрәнү – безнең төп бурычыбыз. Автор безне шуңа ышандырды.

VK фикерләре