Авыруны дәвалауга караганда, кисәтү яхшырак

Лимон, имбир
Тарханова Гүзәлия 21 noyabr', 2012 - 20:43

Авыруны дәвалауга караганда, кисәтү яхшырак, диләр. Юк кына дару да 400-500, аннан да артыграк торганда, үзең әзерләгәне арзангарак төшә.

Тамак авыртса

Берничә лимонны банкага турап салып, өстенә бал агызабыз һәм берничә кисәк имбир өстибез. 2 ай суыткычта тотканнан соң, ул желе хәленә килә. Аңа бер аш кашыгы җылы су өстәп болгатабыз да дару әзер була. Гыйнвар, февраль айларында куллану өчен, хәзер үк ясап куярга кирәк. Кечкенә балалары булган гаиләләр өчен бигрәк тә кулай, зурлар өчен дә менә дигән дару. (“Шәһри Казан”нан алынды).

Яман шешкә каршы

Нинди продуктлар ашарга?

- Ачытылган сөт ризыклары (кефир, катык һ.б.) ашказаны-эчәклек тракты, гастрит, юан эчәкнең ялкынсынуы кебек авыруларны кисәтә. Аларның ачы бактерияләре эчәклек микрофлорасын тыныч тота икән. Галимнәр әйтүенчә, кефир һәм йогуртта яман шештән саклый торган антиконцероген матдәләр бар.

- Помидор күкрәк, үпкә, ашказаны, эчәклек рагы барлыкка килүен кисәтә.

- Канында Е витамины күп булган хатын-кызлар күкрәк яман шеше белән бик сирәк (юк диярлек дәрәҗәдә) авырыйлар. Зәйтүн маенда бу витаминның күп булуы билгеле.

- Омега-3 майлы кислотасына бай булган сельд, сардина, лосось (сөләйман балыгы) шулай ук күкрәк шешеннән саклый. (“Шәһри Казан”нан алынды).

VK фикерләре