Сәламәтлекне ныгыту һәм дәвалану: суган файдасы, баш авыртуларыннан котылу, организмны чистарту

Сәламәтлекне ныгыту һәм дәвалану
Тарханова Гүзәлия 5 avgust, 2011 - 18:48

(Үзем һәм танышларым кулланганнарын тәкъдим итәм).

1. Суганның сәламәтлек өчен файдасы бик зур.
А) Баш мие эшчәнлеген яхшырта һә картаюдан саклый.
Б) Сугандагы матдәләр хәтерне яхшырта, хис өчен җаваплы күзәнәкләрне активлаштыра, яшәртә.
В) Күкрәк яман шешеннән саклый. (“Мәдәни җомга”ның “Айга кырын карама” рубрикасыннан алынды, 26 нчы сан, 2011 ел).

2. Баш авыртуыннан котылу өчен (кан басымы белән бәйле булмаган авыртулар, мәсәлән, балалар да, зурлар да кайчакта артык күп укудан һәм эшләүдән арыйлар, озак вакытка сузылган мигреньнән интеккәндә дә дәвалый).
0,5 литр җылы суга 3 аш кашыгы тоз салып болгаткач, йон чүпрәкне чылатып һәм сыгып маңгайга ябасың, өстеннән йон шәльяулык бәйлисең дә 15-20 минут тотасың. Көн дә кабатласаң, 8 көн эчендә баш авыртуы бетә.

3. Баш бәрелү аркасында (авариягә эләккән кеше сүзләре) көчле авырту кичергәндә, иртә торгач, ач карынга 1 стаканга салкын суга 1 аш кашыгы бал болгатып эчәргә.

4. Йокысызлыктан котылу өчен, 3 аш кашыгы әрем орлыгын чашкага саласың да аның өстеннән чыгып торырлык итеп көнбагыш мае саласың, 3-5 көн караңгы урында тотасың, болгаткалап торасың. Әзер булгач, 1 шикәрне әзер даруга манып суырасың, шул рәвешле көненә 2-3 шикәр ашарга.

5. Лимфа һәм бавырны чистарту өчен, яшь ылыс энәләрен (мин вак нарат ботакларын җыям, энәләре күп була) җыеп, кастрюльдә кайнатып чыгарам (кастрюльнең эче карала, шуңа күрә гел бер кастрюльне аерым тотам), ул суынгач, 1стакан ылыс суына 1 аш кашыгы бал болгатып эчәм. Ылыс борынгы дәвалау чарасы, антиоксидант буларак та билгеле.

6. Бавыр чистартуның уңайлы ысулы. Моны ял көннәрендә я эштән соң эшләү уңайлы. Көн буе яшелчә ашап торасың. Бавыр турысына грелка куеп ятасың. 1 йотым лимон согы, 1 йотым зәйтүн (оливковое) мае (мин көнбагыш маен кулланам) эчеп куясың. Костырмаса, 3-4 тапкыр шулай кабатлыйсың. 3-4 сәгатьтән бавыр чистара башлый.

7. Бөерне чистарту. 40 бөртек канәфергә 4 стакан су саласың һәм кайнатып чыгарасың. 0,5 стаканлап көн дәвамында эчәсең (икенче көнгә калдырырга да ярый).

8. Бавырны чистарту. 1 аш кашыгы тузганак согына (яфрагы, тамыры иттарткычтан чыгарыла) 1 стакан кайнаган су, 1 чәй кашыгы лимон согы, 2 чәй кашыгы бал салып болгатабыз. Әз-әзләп кенә (0,25 стакан) аш алдыннан эчәбез.

VK фикерләре