Үлемсез мәхәббәт

Үлемсез мәхәббәт
Тарханова Гүзәлия 31 avgust, 2012 - 18:31
Ресурс турында: 

Бу кыйсса өч ел элек Гаграда булган вакыйгага нигезләнеп язылды. Мин бу вакыйганы экскурсовод авызыннан ишеттем. Кызганыч, кызга куелган истәлек тактасын карарга вакытыбыз булмады. Кыз туган шәһәрнең һәм вакыйга үзәгендә булган кешеләрнең исемнәре үзгәртелде.

Ниндидер сихри көч Ләйләне татлы йокысыннан уятты. Баштарак аңышмыйча да торды. Кайда ята соң ул, бу нинди бүлмә? Урам яктан ишетелгән авазлар да сәеррәк тоела. Әнә бер кошның кайгылы ухылдавы ишетелә. Ябалактыр, мөгаен. Тәрәзә янында гына тагын берсе сайрый. Сандугач тавышына да охшаган үзе. Әллә сыерчык микән? Якында гына бертуктаусыз дулкын каккан, су чупылдаган тавышлар килә. Кинәт кыз йокысыннан айнып киткәндәй булды. Бәй, диңгез шаулавы бит бу. Әйе шул, чып-чын диңгез шаулавы. Ничек исеннән чыккан соң әле? Ул бит хәзер Гаграда, диңгезгә терәлеп үк диярлек урнашкан ял йортының бер бүлмәсендә. Кичә төнлә поездда килеп төштеләр алар бирегә. Туапседан башлап, тимер юл Кара диңгез яры буйлап уза икән. Юл буе дулкыннар шаулавын тыңлап килгәннәр иде. Димәк, бүгенге йокысыннан аны диңгез дулкыннары тавышы уяткан булып чыга.

Университетның тарих факультетында белем алучы бер төркем студентка да бәхет елмайды быел. Аларга Абхазиянең иң матур урынында – Гаграда ял итү өчен профсоюз юлламасы тапшырдылар. Соңгы имтиханнары бетүгә үк, тиз-тиз генә җыенып, юлга чыктылар. Ике тәүлек буе поездда килделәр алар, ә кичә, төн уртасы җиткәндә, автобус менә шушы кунакханәгә китерде. Юлда бик талчыктырган булса да, бар да шат, юк кына нәрсәдән дә кызык табып көлешәләр, кыскасы, хисләре ташып тора. Яшьлек яшьлек шул инде. Тәртә арасына керергә теләмәгән аргамакның ярсуына тиң тыелгысыз хисләрен яшереп тә маташмыйлар әнә. Кайберәүләр хәзер үк төнге диңгезне карарга барырга, хәтта су коенып алырга тәкъдим итеп карасалар да, Ләйлә белән Дилә каршы төштеләр. Төркемдәгеләр бу ике кызны, бигрәк тә тыйнак һәм акыллы Ләйләне үз итәләр. “Иртәгә дә өлгерербез, бүген яхшылап урнашыйк, ял итик,” – диде кыз. Каршы төшүче булмады. Пансионаттагы кунакларның да күбесе йоклый иде инде. Яшьләр, башкаларны уятмаска тырышып, номерларына таралыштылар. Бер-берсеннән аерылгысыз Ләйлә белән Дилә дә үз бүлмәләренә урнаштылар. Юл бик арыткан булган икән, башлары мендәргә тиюгә үк, икесе дә тирән йокыга талды.

Berketelgän faylKüläme
Үлемсез мәхәббәт [5]156.5 KB

VK фикерләре