Хәдисләр

Хәдисләр
Гөлназ 26 avgust, 2011 - 17:01

* Дүрт нәрсәне дүрт нәрсә белән беркетегез: иманнарыгызны - намаз, малыгызны - зәкәт, саулыгыгызны - сәдака, гыйлемне - язу белән.

* Дустыңны уртача сөй, бәлки беркөнне ул сиңа дошман булыр, дошманыңны да уртача дошман күр, бәлки беркөнне ул сиңа дус булыр.

* Артык мактаучыларның йөзләренә туфрак сибегез!

* Үзеңә амәнәт ителгән нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт кылма!

* Вөҗданыңны кыйный торган нәрсәне эшләмә, куй!

* Әгәр сине яхшы эшләрең шатландырса һәм бозык эшләрең кайгыга салса, димәк, син мөэмин икәнсең.

* Әгәр эшләр үз кешеләренә тапшырылмаса, кыямәт буласын көтеп тор!

* Дөньяда комсыз булма, сине Аллаһ яратыр, кешеләр кулында булган нәрсәләргә кызыкма, сине халык яратыр.

* Аллаһы Тәгаләгә иң күп шөкер итүче кеше – адәмнәргә шөкер итүче кеше.

* Ахмактан өзел, кисел!

* Хатыннарның бәрәкәтлесе – ире өчен аз мәшәкатьле булганы.

* Хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы - ир хакы, ирләр һәм хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы - ана хакы.

* Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, хасталык килгәнче - сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы - буш вакытыңның, картлык килгәнче - яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче - байлыгыңның.

* Галим, яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче бул! Ләкин бишенчесе булма, һәлак булырсың!

* Кәсепнең иң яхшысы – хыянәтсез булган сәүдә һәм кешенең үз кул көче белән мал табу.

* Кыямәт көнендә гөнаһы иң күп булган кеше – дөньяда вакытта әһәмиятсез сүзне күп сөйләгән кеше.

* Ара бозык тору – кешеләрне һәлак итүче.

* Батырлык кешеләрне көрәшеп егуда түгел, бәлки ачу вакытында үзен тота белүдә.

* Амәнәтле булу – ризыкны, хыянәтле булу фәкыйрьлекне тарта.

* Синдә Аллаһы Тәгалә сөя торган ике сыйфат бар: йомшаклык белән кабаланмау.

* Эшләрнең хәерлесе – уртачасы.

* Хак иясенең сүз сөйләргә хакы бар.

* Кайбер сүзләрдә – сихер, кайбер шигырьләрдә хикмәт бар.

* Бернинди нигезсез кешеләр турында яман уйлаудан сакланыгыз, чөнки начар уй – сүзләрнең иң ялганы. Кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, көнләшмәгез, ачуланышмагыз, бер-берегезне ташламагыз, Аллаһының коллары булган хәлдә бер-берегезгә кардәшләр булыгыз!

* Көнчелектән сакланыгыз, чөнки ут утын яки печәнне ничек яндырса, көнчелек тә изге гамәлләрне шулай ашый.

 

VK фикерләре