Кыярны кышка тозлау

Тозлы кыяр
Тарханова Гүзәлия 5 avgust, 2011 - 21:03

(Кыярларда тап булмаска тиеш, яңа гына җыйганын тозлау яхшырак, озаграк торган очракта салкын суга салып торырга кирәк)

3 литрлы банка төбенә керән яфрагы (микробларны үтерә), имән яфрагы (кыярны каты итеп саклый), карлыган, чия яфрагы, укроп (гел өлгергәнен салырга тырышырга кирәк), 3-4 өлеш сарымсак салына. Уртача яки вак кыярларны тутырабыз да шаулап торган кайнар суны (стерильләштергәннән соң банка да әле кайнар) кыярлар өстенә салабыз да капкачын (ул да стерильләштерелгән) болай гына каплаган көе 7-8 минут тотабыз. (Мин, гадәттә, шул вакытта икенче банканы тутырам). Аннан соң банкадагы суны кастрюльгә кире агызып, 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы салып, кайнатып чыгарабыз.

(Тозлык кайнап чыккан арада кыярлар өстенә 3 аш кашыгы уксус салып куярга онытмаска кирәк, онытсаң, кайнап чыккан тозлыкны салганнан соң да соң түгел). Кайнап чыккан тозлыкны банкага салып, шунда ук капкачын борып ябасың. Астын өскә әйләндереп, өстенә җылы әйбер каплап куясың. Икенче көнне суынган банканы салкынча урынга куярга. ( Мин шәһәр квартирасында саклыйм. Былтыргы эсседә дә берсе дә “атмады”. Иң әһәмиятлесе: стерильләштерү, башка эшкә бүленмичә эшләү, уксусны онытмау кирәк. Авыл җирендә әнигә кыяр тозлаганда уксусны 1 кашык кына сала идем, чөнки суы чишмәнеке. Мондый кыяр каты тора. Саклый алмам дип курыксагыз, нәкъ шушы рецепт буенча кыярны помидор белән 50: 50 итеп аралаштырып тозлагыз).

VK фикерләре