Ә.Фәйзинең “Тукай” романы буенча “Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы” бүлеген анализлау

Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы
Тарханова Гүзәлия 23 mart, 2009 - 19:59

Тема. Ә.Фәйзинең “Тукай” романы буенча “Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы” бүлеген анализлау.

Максат. Бирелгән бүлекне вакыйгаларга бүлеп, алар арасындагы бәйләнешне табарга, гомумиләштерергә өйрәтү.
Логик фикер йөртү, чагыштыру аша нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен үстерү.
Кешенең эчке дөньясына, күңел кичерешләренә бәя бирергә өйрәтү.

Җиһазлау. Дәреслек (56 – 60нчы битләр), Ә.Фәйзи “Кечкенә Апуш” (“Тукай”) романы, Г.Тукайга багышланган альбомдагы мәдрәсәдә уку чорын чагылдырган төрле рәсемнәр.

Дәрес барышы

- Исәнмесез, укучылар. Без бүгенге дәрестә Ә.Фәйзинең “Тукай” романы буенча “Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы” бүлеген өлешчә анализларбыз. Сез өйдә 56 – 60нчы битләрдә бирелгән текстны укып килергә, аңлашылмаган сүзләрне аңлатмалы сүзлектән карап, синонимнарын табарга тиеш идегез.

Әйдәгез, сүзлекне тикшереп үтик. (Тактада бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен аңлаталар).

VK фикерләре