I. Тестлар
1. Фонетика фәне нәрсәне өйрәнә?
а) сүз ясалышын;
б) телнең аваз төзелешен һәм сүз ясалышын;
в) телнең аваз төзелешен.
Шаян дусы хәзер кулбашлары салынган, йөзе кара-сары булып кипкән, күзләре нурсыз, үзе дәртсез бер казакъ хатынына әверелгән иде. (Г. Ибраһимов)
Сулы көянтә-чиләкләр иңнәрне баса, ләкин авыл хәбәрләре сөйләнеп бетми торып, беркемнең дә кузгаласы килми. (Г. Ибраһимов).
1. Сүзнең тарихи килеп чыгышын телнең нинди бүлеге өйрәнә?
а) синтаксис;
б) морфология;
в) этимология.
1. Хәзер – хәзер, ботка – ботка, торма– торма, уйда мин – уй да мин, бит– бит, үпкә – үпкә, алда – алда, пар ат– парад, зур аю – зураю. Бу сүзләр арасында нинди аерма, нинди уртаклык бар?
1. Җөмләгә синтаксик анализ ясагыз.
Белергә кирәк ки, халык җырлары
Халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә раушан көзгеседер.
(Г.Тукай).
1. Нечкә сузыклы сүзләр кергән рәтне күрсәтегез.
1) әни, кадерле, кадәр, хисап
2) кыйммәт, сурәт, гадәт, каләм
3) җиләк, тимер, тәрәзә, китап
4) сәнәк, чиләк, тәмләткеч, көнбагыш
Saytnıñ latin grafikasındağı versiyäse yañartıla. Älege waqıtta ul test rejimında eşli.
күбрәк